16+

Телефон корбаннары

Алкоголизм, наркомания, комарлы уеннарга бәйлелек... Әлеге рәтне хәзер номофобия дәвам итә. Дөньяда яңа авыру эпидемиясе башланды, дип исәпли психиатрлар. Ул номофобия дип атала, ягъни телефонсыз калудан курку. Аны бүген XXI гасыр чумасы диләр һәм хәтта алколголизм һәм наркомания кебек авырулар белән дә чагыштыралар. Бүгенге көндә табиблар һәм психологлар номофобия белән...

Бу авыруның корбаннарын хәзерге вакытта теләсә кайда очратырга була: автобус һәм метрода дисеңме, кафеда, сәүдә үзәгендә, урамда һ.б. Мондый кешеләр телефоннан беркайчан да аерылмый: ваннада да, ашаганда да. Алар зомбилар шикелле: кемдер бертуктаусыз языша, икенчеләре уен уйный, почтасын карый яки сәгатьләр буе сөйләшә. Номофобиянең билгеләре кеше телефонын таба алмаса аеруча да кискенләшә. Кулда телефон юк икән, кеше паникага, депрессиягә бирелә, бик тиз кызып китә һәм үзен бик киеренке тота башлый. Болар нәтиҗәсендә баш әйләнергә, пульс ешаерга һәм кул-аяклар калтырый башларга да мөмкин. Мондый вакытта кеше хәтта үзенең нишләгәнен дә белми. Бу исә ахыр чиктә психикада гына түгел, ә физик сәламәтлектә дә чагылыш таба. Үзебезне искә төшереп карыйк: берәр көнне телефонны ялгыш кына өйдә онытып калдырсак, ике кулсыз калган кебек булабыз бит. Көне буе эч пошып йөри һәм телефон янә кулга кергәч кенә, күңел тынычлана.
Табиблар да, психологлар да номофобиядән котылу юлын эзли. Әлегә исә моның бер ысулын тәкъдим итәләр. Атнага бер генә көн булса да телефон турында бөтенләй онытып торыгыз.
Техника ягыннан алга китү яхшы әйбер булса да, кызганыч ки, моның өчен күп вакытта сәламәтлек белән түлисе була шул...
Мобиль телефоннары булган халыкның 66 проценты номофобиядән интегә
Түбәндәге билгеләр номофобия булуны күрсәтеп тора:
- телефоннан хәтта бер минутка гына булса да аерыла алмау;
- еш кына телефонның батареясе бетәргә мөмкин дип борчылу;
бертуктаусыз sms-хатларны, электрон почтаны тикшереп тору һ.б.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading