- Үзәк җылылык пунктларыннан сузылган торбалар биш-җиде ел хезмәт күрсәтә. Шуннан соң алар чери башлый. Сафтан чыккан торбаларны алмаштырганда ишегаллары актарыла, җылы су белән тәэмин итү дә вакытлыча туктатыла. Күпфатирлы йортның үзенең җылыту пункты булуы мондый мәсьәләләрдән коткара. Торбалардан үзәк җылылык чыганагыннан кудырылган җылы суның температурасы төшәргә өлгерми, ягъни энергия югалмый, - ди «Генерирующая компания» ачык акционерлык җәмгыяте директоры Рәүзил Хуҗин.
«Казан энергосервис үзәге» муниципаль унитар предприятиесе директоры Евгений Чекашов әйткәнчә, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне бу яңалык куркытмаска тиеш.
- Моннан 25-30 ел элек җылылык пункты өчен зур бина кирәк иде. Хәзерге югары технологияләр җылылык пунктларын йортның подвалына яки техник бүлмәсенә урнаштыру мөмкинлеге дә бирә, - ди Евгений Чекашов.
Әгәр йорт бик зур һәм анда фатирлар саны күп икән, мондый торакларга бер генә түгел, ә ике җылылык казаны урнаштырыла. Бу һәр фатирда җылы су белән тәэмин итү тиешле дәрәҗәдә булсын өчен эшләнелә.
Күпфатирлы йортларда үз җылылык пунктларын булдыру программасы кысаларында, Казанда быел 1125 йортка, 374 мәктәпкә, балалар бакчасына һәм медицина учреждениесенә үз җылылык пунктларын урнаштыру планлаштырыла.
Комментарийлар