16+

“Тере мәет икәнемне аңладым”

Мәгънәсез һәм бары бер максат белән яшәү: наркотик табу, аны сатып алу һәм куллану... Әлеге афәткә бәйле булган, әмма үзендә көч табып, аны кулланудан туктаган кешеләр үзләренең үткән юлны әнә шулай сурәтли.

“Тере мәет икәнемне аңладым”

Мәгънәсез һәм бары бер максат белән яшәү: наркотик табу, аны сатып алу һәм куллану... Әлеге афәткә бәйле булган, әмма үзендә көч табып, аны кулланудан туктаган кешеләр үзләренең үткән юлны әнә шулай сурәтли.

26 июньдә Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелде.

 “Элекке наркоман” дигән сүз юк
Язмабыз геройлары (исемнәре үзгәртелгән) – әле яңа гына савыгу юлына баскан кешеләр. Алар гадәти тормышларына кире кайта алачакларына ышана һәм аларның тарихы кем өчендер гыйбрәт булыр дип өметләнә.

Денис 20 ел наркотикларга бәйле булган. Барысы да спиртлы эчемлекләр белән мавыгудан башланган. Алкогольне беренче тапкыр 13 яшендә татып караган. Аннары атнага бер тапкыр дуслары белән җыелышып кәеф-сафа корганнар. 

– Әтием дә эчә иде, мин дә аның юлы аша киттем. Чын ир-ат тәрбиясе күрмәдем. Үзем өчен генә яшәдем, мәктәпкә барырга теләмәсәм, бармый идем. Әни көне-төне эштә булды, без үз ихтыярыбызга куелган. Игьтибар җитмәүдәндер 16 яшьтә беренче тапкыр наркотикка үрелдем. Әллә ни ошамады. Аннары бишенче, алтынчы укол... Тормышым “җиңеләйде”. Янәсе, син “күкләргә менәсең”, наркотик барлык проблемаларны хәл итә кебек тоелды: авыр булган вакытта “капкач астына кереп торасың”. Бернәрсә күрмисең, ишетмисең. Әмма бердәнбер көнне яшәү белән үлем арасында калдым. Әни мине үлгән дип тә уйлаган. Реанимациядә генә аңыма китерделәр, – ди ир үзе белән булган хәлләрне искә алып.

Дениска – 36 яшь. Берничә тапкыр наркотик кулланудан тукталырга тырышып караган, әмма бәйлелектән арына алмыйча бәргәләнгән. Уку йортын тәмамлаган, гаилә корган, улы туган. Шул вакыт аралыгында берничә тапкыр начар гадәтенә кире кайткан, ташлаган, янә “сынган”...

– Хәзер миңа җиңел түгел: аңым һаман да газап чигә. Кайвакыт мин ниндидер проблема эзләп табам, шуны сәбәп итеп, наркотик кулланырга җай эзлим. Ләкин бар көчемне куеп тукталырга тырышам. «Чиста» булган айларда беркайчан да ирекле булмавымны аңладым. Беркөнне үземнең тере мәет икәнемне аңладым, ни үле түгел, ни тере. Күзләремдә нур югалды. Наркотик кулланудан дусларым үлә башлады, боларга карап, айный башладым. Баламны үземнең үстерәсем, аның уңышларын күреп сөенәсем килә. Туганнарым миңа ярдәм итә. Бу бәйлелектән котылу юлын эзләргә, шуңа омтылырга телим. “Элекке наркоман” дигән сүз юк, шунысы хак. “Мин наркотиклардан арындым”, – дигән кешеләргә ышанмагыз. Ул афәт һәрчак синең янәшәңдә, сине сагалап йөри. Ялгыш адым, син янә шул "баз"га төшеп китәчәксең, – дип кисәтә Денис. Хәзер ул көн дә психолог белән аралаша, реабилитациягә йөри. Аңына кереп оялаган “наркотик кирәк” дигән уйдан мәңгегә аерыласы килә. 

“Клиникага ябып куябыз, дип янадылар”
Русланга 28 яшь. Әти-әнисе – укытучылар. Җиде ел спайс тарта, ә бервакыт – әнисенең юбилее көнне чак кына якты дөнья белән хушлашмаган.
– Акчага кытлык кичермәдем. Гаиләдә бердәнбер бала булганга, иң яхшы кием, иң кәттә машина миндә иде. Әти-әнием бер генә теләгемә дә каршы килмәде. Дуслар белән кәеф-сафа кору, сыра эчү һәм спайс тарту – ул вакытта барысы да гадәти кебек тоелды. Ә инде икенче курста наркотиклардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмадым. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты: акча бар, нигә шуннан кулланмаска? Рәхәтлектә яшәдем. Үземне текә егет кебек хис иттем! Ни өчен үзеңне “дөнья рәхәтлегеннән” мәхрүм итәргә, янәсе. Әти-әнием бу чирем турында белеп алгач, клиникага ябып куябыз, дип янады. Курыкмадым. Бервакыт әниемнең юбилее уңаеннан мин дә бәйрәм итәргә булдым. Ике доза кулланганмын да, чак кына теге дөньяга китмәгәнмен. Айныттылар. Бераздан әнием Питрәч районындагы Рус Казысы авылындагы чиркәү каршындагы реабилитация үзәгенә алып килде. Монда калдым.

Наркотикларга бәйлелектән дәвалангач, кайберәүләр алкогольгә яки башка матдәләргә күчә, ди егет.

– Наркотиклардан гына түгел, алкоголь, тәмәкедән дә баш тарттым. Чөнки алар бер-берсе белән бәйле. Спиртлы эчемлек куллансам, әфьюн тартасы килә башлый. Яшьләргә шуны әйтәсем килә: “Мә, тартып кара, яки татып кара, бу сиңа ләззәт китерәчәк”, – дигән сүзләргә ышанмагыз. Югары уку йортларында акчалы егет-кызлар тирәсендә һәрчак ялгыш адымга кертеп җибәрүчеләр табылып кына тора ул. Менә шул чакта аңга килү, тукталып калу зур ихтыяр көче сорый, – дип киңәшләрен бирә Руслан.

“Бер сеанс наркоманиядән дәваламый”
2023 ел башыннан хокук сакчылары наркотик белән бәйле 2,6 мең җинаять эше кузгаткан. Аларның күбесе наркотиклар сату белән бәйле, ди Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең бүлек начальнигы, полиция майоры Әнвәр Кәримов.

– Быел 230 килограммнан артык төрле наркотиклар алынды, – ди хокук сакчысы. – Таралган наркотиклар арасында синтетик матдәләр һаман да иң еш очрый торганы булып кала бирә. Хәзерге вакытта алар күп очракта кешедән-кешегә түгел, интернет челтәре аша тарала. Быел наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре синтетик наркотиклар җитештерү буенча дүрт эре нарколабораториянең эшчәнлеген туктатты. Биш ай эчендә полиция хезмәткәрләре наркотиклар сату буенча 24 каналны япты. Татарстан Россиянең башка субъектларына тыелган матдәләр китерү өчен транзит төбәк булып тора. Республикага наркотиклар Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан һәм Ленинград өлкәсеннән кайтарыла. Табыш артыннан куып, җинаятьчеләр әллә нинди хәйләләргә дә бара. Әйтик, төрле фонд, төркемнәр артына качып, наркотиклар җитештереп сатучы төркемнәр дә бар. 
2023 елда наркоҗинаятьләр өчен 770 кеше җаваплылыкка тартылган. Күбесе – 25-40 яшьлекләр.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгеч-наркологы, республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Резеда Хаева сүзләренчә, Казанда наркотик бәйлелектән арындыру буенча нинди генә дәвалау үзәкләре эшләми. 

– Ләкин сак булырга чакырам, бер тапкыр үткәрелгән сеанс барышында наркоманиядән дәвалап булмый. Андый ялганга ышана күрмәгез. Бәйлелектән дәвалану процессы бик катлаулы, бер көн эчендә генә ул афәттән котылып булмаячак. Биредә психологиягә кагылышлы комплекслы тикшеренүләр булырга тиеш, аны бары белгечләр хәл итә, – ди табиб.
Резеда Хәева балалар һәм үсмерләр кыек юлга кереп китмәсен өчен, беренче чиратта, әти-әниләрнең уяу булуы кирәк, дип саный.

Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading