16+

Теш табибына электрон дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин

Совет районында, Космонавтлар урамында урнашкан стоматология хастаханәсенә бардым. Баксаң, анда теш ямату өчен талон алырга кирәк икән. Шунсыз дәваламыйлар. Тешең нык авыртса да, беренчел ярдәм генә күрсәтәләр дә, ахырчага дәвалату өчен барыбер талон алырга туры килә. Икенче көнне сәгать иртәнге җидедә килдем, хастаханә сигездән генә эшли башласа да, талоннар беткән...

Совет районында, Космонавтлар урамында урнашкан стоматология хастаханәсенә бардым. Баксаң, анда теш ямату өчен талон алырга кирәк икән. Шунсыз дәваламыйлар. Тешең нык авыртса да, беренчел ярдәм генә күрсәтәләр дә, ахырчага дәвалату өчен барыбер талон алырга туры килә. Икенче көнне сәгать иртәнге җидедә килдем, хастаханә сигездән генә эшли башласа да, талоннар беткән иде инде. Өченче көнне таңгы биштә үк бардым. Ни хикмәт, тагын өлгермәдем. Хирургка кеше аз, ә терапевтларга су буе чират, дүрттән үк килеп, чиратка басалар икән. Ни хикмәт соң бу, теш яматам дип, төн йокысын калдырырга тиешме кешеләр?

Айрат Хәбиров, Казан.

Әлеге темага редакциягә хатлар еш килде. Совет районындагы гына түгел, Казанның башка стоматология хастаханәләрендә дә шундыйрак хәл күзәтелә. Бу җәй көне табибларның ялда булуы белән дә бәйледер, күрәсең. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин исә 1 сентябрьдән стоматологка электрон чиратка язылырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә. Теш дәвалау табибына электрон дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин булачак.

Фото: aif.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading