16+

"Тимер эше үз эченә алып кереп китә, ясаган саен илһамланасың"

Азу ярган сәвит сәясәтеннән соң, динебез баш калкыткан еллар кемнең дә хәтерендәдер. Диндар төркемгә иң беренчеләрдән килеп кушылган өлкәннәрдән яшьләрнең дә калышмавы, мәдрәсә тутырып, белем алырга килүләре нур өстенә нур иде! 

"Тимер эше үз эченә алып кереп китә, ясаган саен илһамланасың"

Азу ярган сәвит сәясәтеннән соң, динебез баш калкыткан еллар кемнең дә хәтерендәдер. Диндар төркемгә иң беренчеләрдән килеп кушылган өлкәннәрдән яшьләрнең дә калышмавы, мәдрәсә тутырып, белем алырга килүләре нур өстенә нур иде! 

Апас районының Коштавыл авылында төпләнеп яшәүче Ислам Гыймадиев та әнә шундыйлардан!.. 

Туган җирендә имамлык иткән ирнең ике кулында үз кәсебе – тимердән капка-коймалар, чардуган, беседкалар, атынгычлар ясый. Гөл чүлмәге, аяк киеме куярга бизәкле эшләнмәләр, дисеңме, кыскасы, нинди гозерең бар, кирәксә тимердән төймә уярга сәләтле осталарның берсе ул Ислам әфәнде. Биләүдә чагында аңа Раят дип исем кушканнар. Әти-әнисе тигезлегендә үсеп, көннәрдән-бер көнне исемен үзгәрткән. Дуслары арасында шуклыгы, шаянлыгы әллә ни ташып тормаса да, бала чагыннан аңа бер сыйфат хас – артык тыйнак ул, әдәпле!.. Сүзнең ул гомумән кирәген генә сөйләшә, колагына гайбәт эленсә җәһәт кенә читкәрәк китә – гадел! Ярдәм кирәккәндә соңгысын да кызганмый – юмарт!

Ут төсенә кереп кызган тимер белән кайнашкан чагына туры килдем. Кызарып пешкәч тимер дә тез чүккән!.. Хуҗа кешенең кулында горур тимер түгел, сытык тимер диярсең, бөгелә дә, киерелә дә... Эшеннән бүленсә дә, эш кораллары чәчелеп яткан җирдән ерак китми генә сөйләштек. 

– Авыл кешесенең эштән бушаган чагы сирәк инде, – дип куйды әңгәмәдәшем. – Ярар бераз хәл алыйм, ял итим дисәң, кулыңа икенче эш килеп керә дә, көнең үтә дә китә! Бүгенге эшне икенче көнгә калдырырга яратмыйм. Көнендә эшләнергә тиеш. Һәр көнне үз эше көтеп тора бит, – ди ул.

Ислам – тирә-яктагы кәсепчеләр арасында иң арзанга эшләүче һөнәрче. Бәяләре кесә күтәрерлек. Дөрес, соңгы елларда тимер бәяләре арту сәбәпле ул да әзрәк күтәргән. Мәгәр атынгычлары – 16-20 мең, беседкасы 21 мең сумга кадәр. Ә чардуганнары 7 меңнән алып 16 мең сум тирәсе. Бәяне әлбәттә эшләнмәнең бизәкләре күтәрә. Башка осталар кулында ясалган гади чардуганнарның бәясе дә 16 меңнән башланганга да Ислам утарында тимер җыры өзелми бугай. Җәйге чорда – урак өсте, гозер белән килүчеләр бермә-бер күбәя. Ярый әле хәрби хезмәттән кайткан улы Исмәгыйль булыша. Көндез егет М-12 юл төзелешендә эшләсә, ярты төнгәчә остаханәдә кайнаша. Уртанчы кызы Сөмбел башкалада укый. 

– Дәресләреннән бушаган арада ул да эшләргә тырыша әле. Үз көнен үзе күрергә өйрәнүнең зыяны юк, тормыш итәселәре бар. Кыз баланың бәхете ирдән, кем кулына эләгә бит әле. Төпчегебез Габдерәүф Тәтештә укый, кайткан арада әнисенә ярдәм итеп, терлекләр арасында кайнаша. Өйләнгәндә үк хатыным Алсуга: “Эшләтмим, өй мәшәкатеннән артыгын белмәссең”, – дип вәгъдә биргән идем, сүземдә тордым, – ди Ислам әфәнде. 
Авыл эчендәге дини вәзгыять тә аның өстендә. 

– Әле менә зиратларны чистартасы бар. Каеннарын кистеләр дә, өрәңге агачы котырды. Өлкән буын үпкәли дә: “Өрәңгеләрне без утырттык, су сибеп үстердек”, – диләр. Су сипмәсәң дә тыяр хәл юк, атлап йөрерлек түгел, кисмәсәң чытырманлык итә зиратны, – ди Ислам. – Кайбер авылларда күрәм мәчет янына да, авыл башына да садака өчен аерым савытлар беркеткәннәр. Мин ул эшне тыйдым. Авыл халкы бик юмарт, җомга саен мәчеткә садакасы белән килә. Гаетләрдә бигрәк тә. Тиенне тиенгә кушып җыйсаң җитә! Авылыбыз чыккан егәрле шәхесләр дә онытмыйлар. Авылдагы коеларны, зират капкаларын яңартырга да булыштылар. Үз кулым белән эшлим, алар җиһазларын сатып ялырга ярдәм итәләр. Авылны шулай итеп бергәләп күтәргәндә генә күзгә күренерлек күмәкле эшләрне үтәп була, – ди ул. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading