16+

Тимер юлда «терминатор» булып кыланма

Адәм баласы сабый чагыннан ук теләсә-нәрсәне тотып, кабып карый. Инде үсеп, акыл кергәннән соңында да кешеләр бу гадәтеннән туктамый. Тик, мондый кызыксынучанлык еш кына фаҗига белән тәмамлана.

Тимер юлда «терминатор» булып кыланма

Адәм баласы сабый чагыннан ук теләсә-нәрсәне тотып, кабып карый. Инде үсеп, акыл кергәннән соңында да кешеләр бу гадәтеннән туктамый. Тик, мондый кызыксынучанлык еш кына фаҗига белән тәмамлана.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Горький тимер юлының баш инженеры урынбасары Евгений Ананьин әйткәнчә, быел тимер юлның Казан төбәгендә 25 кеше зыян күргән- шулардан 19 кешенең гомере үк өзелгән. Тимер юлда үлгәннәрнең дүртесе-балалар.

Горький тимер юлы дирекциясе тырышлыгында узган ел Заструг-Сосновка, Ямное-Заструг, Зөя (Свияжск) станцияләрендә җәяүлеләр юл кичүләре төзелгән. Казан шәһәре белән берлектә Новартолар, Адмиралтия бистәсе, Левченко, 797нче километр, 795нче километр, Иске Аракчино, ЖБК-2, 804нче километр, Көнчыгыш парк, Вахитов, Әмәт, Лагерная, Дәрвишләр тукталыш платформаларына килә торган юллар, Копылов урамындагы баскыч-сукмак төзекләндерелгән. Лагерная белән Әмәт станцияләрендәге җәяүлеләр юл кичүләрен төзекләндерү быелгы планлага кертелгән. Восстание станциясендә, Дәрвишләр-Киндери участогында җәяүлеләр юл кичүләре төзелә.

— Ни кызганыч, мөмкинлекләр тудырылган килеш тә, кайбер кешеләр тимер юллардан йөрүләрен дәвам итә, янәшәсендәге җир өсте яки җир асты кичүләреннән файдаланмый. Исерек хәлдә тимер юллар өстендә йөрү аеруча хәвефле, - дип искәртте Евгений Ананьин.
Яшел Үзән станциясендә 16 мартта ике үсмер малай вагон-цистерна өстенә менгән. Беренче малайны электр тогы суккан, икенчесе-тән пешүләре алган, егылып төшкәндә баш мие селкенгән. Алар икесе дә Яшел Үзән шәһәренең 4нче мәктәбе укучылары булган.

Әмәт-Дәрвишләр участогында поезд машинисты тимер юл читендә басып торган кешене күреп алып, тавыш сигналлары бирә. Тик теге кеше читкә тайпылмый, нәтиҗәсе-бәрдерү. Машинист никадәр генә тырышса да, поезд составын туктата алмый. Кискен туктату ярамый да: 800 кешеле поезд яки төрле эчтәлектәге йөк вагоннары юлдан мәтәлергә һәм тагын да зуррак фаҗига тудырырга мөмкин. Бу участокта бәрдерелгән кеше Вахитов районындагы 80нче гимназия укучысы булган, - дип искә төшерде Евгений Ананьин.

Исегездә тотыгыз:
 Тимер юл аша теләсә-кайсы урыннан чыкмагыз, телефоннан сөйләшмәгез һәм музыка тыңламагыз, кулчатыр тотып бармагыз;
 Тимер юлда ачык кичүдән чыкканда як-якка карагыз: бер поезд узып киткәч, каршы яктан икенчесе килмәгәнлегенә инаныгыз;
 Тимер юл өстеннән атламагыз, тимер юлда һәм тимер юл читендә уйнамагыз;
 Пассажир яки товар вагоннары, цистерналар өстенә менү катгый тыела, чөнки бу адым үлемгә китерә;
 Вагонга ябышып бару, үзеңне фото-видеога төшерү хәвефле. Хәтта, сәгатенә 60 километр тизлек белән барган поезд вагоныннан тимер юлга егылып төшү дә үлем белән тәмамланачак.
 Поезд тәмам туктап беткәч кенә вагонга керергә яки чыгарга ярый;
 Вагоннар астына бервакытта да кермәгез, поезд кузгалса, чыгып өлгермәячәксез.
 Тимер юлларда иминлек кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар каралган. Балиг булмаганнарга штраф аларның ата-аналарына салына.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading