16+

Тәмәкегә көн бетә

21 ноябрь - Халыкара тәмәкедән баш тарту көне буларак билгеләп үтелде. Әлеге акциягә 1977 елда Американың онкология җәмгыяте нигез салган.

Тәмәкегә көн бетә

21 ноябрь - Халыкара тәмәкедән баш тарту көне буларак билгеләп үтелде. Әлеге акциягә 1977 елда Американың онкология җәмгыяте нигез салган.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта Республика медицина профилактикасы үзәгенең бүлек мөдире Ольга Неделько: «Тәмәке тартучы кеше үзен генә түгел, ә сулап чыгарган һавасы белән гаиләсен, якыннарын да агулый. Тәмәке - үпкә, йөрәк авыруларының төп сәбәпчесе, рак чыганагы», - дип кисәтте. Балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий сөйләгәнчә, Россиядә 44 миллион тирәсе кеше тәмәке тарта. Ел саен 400 меңгә якын ватандашыбыз тәмәке тарту сәбәпле килеп чыккан авырулардан үлә. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Татарстанда ир-атларның - 59, ә хатын-кызларның 23 проценты тәмәке тарта.
Быелның 1 июленнән тәмәке тартуга каршы 15 нче Федераль законның күпчелек маддәләре гамәлгә керде. Сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләрендә, җәмәгать урыннарында, ВУЗларда һәм спорт корылмаларында, шулай ук аларның территорияләрендә тәмәке тарту тыела. Хокук саклау органнары ноябрьдән штраф та сала башлады. Рөхсәтсез урында тәмәке тарткан өчен, гражданнар 500-1500 сум штрафка тартыла. Әгәр бина бүлмәләрендә, коридорда тәмәке тарту урыннары ясалса һәм анда тәмәке тарту күзәтелсә, мондый учреждениеләргә 50 мең сум штраф түләттерелә. 2014 елның 1 июленнән кибетләрдә тәмәке продукциясен иң күренә торган урыннарга куеп сату тыела. Шулай ук тәмәке тарту күренешле фильмнар, роликлар күрсәтү дә чикләнә. Таләп үтәлмәсә, 50-200 мең сум штраф.
«Россиядәге тәмәке тартучылар яман гадәтләрен берьюлы ташласалар, илебездәге халыкның гомер озынлыгы 8 елга артыр иде. Хәзергә без гомер озынлыгы күрсәткечендә Африканың һәм Латин Америкасының иң арттагы илләре белән бер чамада», - ди Степан Криницкий.
Казан дәүләт медицина академиясе профессоры Анатолий Карпов: «Кеше тәмәке тартуның зыянлы булуына үзенең акылы белән төшенергә тиеш. Акылын үзгәртми икән, юлның ахыры - һәлакәт», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading