Ипотека ставкалары тагын арта, шуның белән халыкта фатирлы булу өмете дә сүнә бара.
Белгәнегезчә, Үзәк банк төп ставканы 8,5 проценттан 12 процентка кадәр күтәрде. Бу исә турыдан-туры ипотека ставкасына тәэсир итә. Бу шартларда торак базарыннан нәрсә көтәргә? Хәзер алырга кирәкме ипотеканы, әллә сабыр итәргәме? Белгечләрдән шул хакта сораштык.
Икенчел торак алучылар кимиячәк
Татарстан риелторлары гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев фикеренчә, ипотека ставкасының күтәрелүе аеруча икенчел торак базарына тәэсир итәчәк. Моны ул әлеге төр торакка ташламалы дәүләт программалары булмау белән аңлата.
- Бу атнада банклар яңа ставкаларны игълан итәргә тиеш. Ул уртача 15 процентны тәшкил итәр дигән фараз бар. Хәзер ипотека ставкасы 11 процент тирәсе. Мондый ставкалар икенчел торак сатылышының тамырына балта чабачак. Сатып алучыларның саны кимендә кырык процентка кимер дип уйлыйм, – ди ул.
Беренчел торак алучыларның саны исә киресенчә артырга тиеш дип фаразлый, икенчел торак алу мөмкинлеге булмагач, шул вариантны карый башлаячаклар, ди.
- Ихтыяҗ арткач, гадәттә, бәяләр күтәрелә башлый. Бу да яңа төзелә торган йортларның хакы артуга китермәсме?
- Бәяләр артыр дип уйламыйм, әмма төшмәячәк тә.
- Ипотека алырга уйлаган кешеләргә нәрсә киңәш итәсез?
- Торак мәсьәләсе ул шундый нәрсә, анда беркайчан да көтәргә кирәкми. Уйладың икән, алырга кирәк. Инвестиция максатыннан алсаң, беренчел торактан карау дөрес. Шул ук вакытта икенчел торакка ихтыяҗ кимесә, бәяне сатулашып алу мөмкинлеге булачак.
«Позитив Консалтинг» бизнес-планнар эшләү үзәге җитәкчесе Ирек Галләмов, ипотека ставкалары арту сәбәпле, торак алу мөмкинлеге кимегәч, дәүләт тарафыннан яңа ташламалы программалар барлыкка килер дигән өметтә.
- Бәлки, йорт төзүчеләр үзләре үк ниндидер ташламалар ясар. Әмма барысы да төзелеш материаллары бәяләренә барып терәлә. Төзелешнең үз бәясе арткач, фатир хаклары да арта. Ә арзанрак чыксын өчен, сыйфаты ягыннан калышкан материаллар белән дә эшләргә мөмкинннәр, – ди ул.
Бәя артачак та, төшәчәк тә
Даими әңгәмәдәшебез – риелтор Ләйсән Гыйләҗиева ипотека ставкасы инде артты дип хәбәр итте.
- Бу атна башыннан яңа ставкалар белән эшли башладык. Хәзер ипотека ставкасы – уртача 12,7-14 процент. Әлегә кадәр булган 11-12 процент белән чагыштырганда, әлбәттә, сизелә. Шуның белән торак базарына да тәэсире зур булачак, – ди ул.
Ләйсән дә яңа төзелә торган йортларга ихтыяҗ артуын фаразлый, чөнки анда алда әйткәнебезчә, ташламалы программалар эшли. Ә аларның ставкасы төп ставка үзгәрешенә бәйле түгел. (Исегезгә төшерәбез: ташламалы ипотека – 8, гаилә ипотекасы – 6 процент.
– Бу беренчел торакка бәяләр артуга китерергә мөмкин. Ничек булып бетәсен әлегә әйтеп булмый. Ә икенчел торакның хакы, ихтыяҗ кимегәч, төшә башлар дип өметләнәбез. Баштагы ике-өч айда әле сатып алучылар яңа ставкаларга ияләшә генә, билгеле бер карарга килергә шикләнәләр. Шуңа да баштагы берничә айда ниндидер үзгәреш булыр кебек түгел, – ди ул.
Шушы көннәрдә торак базарында активлык күзәтелүен дә билгеләп үтте риелтор. Ипотека кредитын банк хуплаган кешеләр бу арада фатир сайлау белән мәшгуль, ди.
Түләү күпме булачак?
“Жилфонд” компаниясе директоры Александр Чернокульский "Российская газета" өчен махсус рәвештә процент ставкаларын арттырганда ипотека буенча айлык түләүләрнең ничек үзгәрүен исәпләп чыгарган.
- Башлангыч ставка 10 процент булганда 10, 15, 20, 25, 30 елга кредитка бер миллион алсак, түләүләр ничек булачак?
Башта ул ставканы 1 процентка арттырганда түләү ничек буласын мисал итеп китергән. Шулай итеп, 10 процент ставка белән 10 елга заемщик аена 13215 сум түли, 15 елга – 10746 сум, 20 елга – 9650, 25 елга – 9087 һәм 30 елга – аена 8776 сум. Ставканы 11 процентка кадәр арттырганда, 10 елга түләү 13775 сумга кадәр арта, ә 30 елга – 9523 сумга. 15 процент ставка белән 10 ел дәвамында айлык түләү 16133 сум һәм 30 ел дәвамында – 12644 сум дигәнне аңлата. Ипотека 10 елга 18 процент ставка белән еллык түләү 18019 сум тәшкил итәчәк, ә 30 елга – 15071 сум.
Димәк, еллык 10 нан 11 процентка күчкәндә (1 генә процент!), кредит буенча түләү 8 процентка артачак.
Ташламалы ипотека төрләре
1. Гаилә ипотекасы
Кемнәргә бирелә: балалы гаиләләргә
Процент: 6 % (Ерак Көнчыгыш өчен – 5%).
Таләпләр:
- әти-әни дә, бала да Россия гражданы булырга тиеш;
- гаиләдәге бала 2018 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр туган булырга тиеш.
Беренчел кертем: 15 проценттан.
Кредитның максималь суммасы: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен –12 миллион сум. Башка төбәкләргә – 6 миллион сум.
2. Ташламалы ипотека
Кемнәргә бирелә: илнең балигъ булган гражданнарына, гаилә хәле һәм баласы булу-булмауга карамыйча.
Процент: 8%
Таләпләр: Россия гражданы булу.
Беренчел кертем: 15 проценттан.
Кредитның максималь суммасы: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен –12 миллион сум. Башка төбәкләргә – 6 миллион сум.
Программа 2024 елның 1 июленә кадәр эшли.
3. Ерак Көнчыгыш ипотекасы
Кемнәргә бирелә: 35 яшькә кадәрге ирле-хатын.
18 яшькә кадәрге баласы булган ялгыз әни яки әти.
Ерак Көнчыгышта җир иясе.
хезмәт ресурслары мобильлеген арттыру программасында ктанашучылар
стажы 5 ел һәм аннан да күп булган педагоглар һәм медицина оешмасы хезмәткәрләре.
Украина, Луганск һәм Донецкидан күчәргә мәҗбүр булучылар.
Процент: 2%.
Таләпләр: Россия гражданы булу.
Беренчел керетм: 15 процент.
Кредитның максимальсуммасы: 6 миллион.
Программа 2030 елның ахырына кадәр эшли.
4. Авыл ипотекасы
Кемнәргә бирелә: балигъ булган барлык гражданнар.
Процент: 0,1% тан 3%кә кадәр.
таләпләр: Россия гражданы булу.
Беренчел кертем: 10 процент.
Кредитның максималь суммасы:
- Ленинград өлкәсе, Ерак Көнчыгыш һәм Ямал-Ненецк автоном округы – 5 миллион.
- башка төбәкләргә – 3 миллион.
Программа Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург та эшләми.
5. ИТ-ипотека
Кемнәргә бирелә: Россия Цифрлаштыру министрлыгында аккредитаөияләнгән ИТ компания хезмәткәрләре.
Процент: 5%.
Таләпләр: ИТ компанииядә эш стажы кимендә 3 ай. Хезмәт хакы –70-150 мең сум. Ташламалы ставканы саклар өчен ИТ компаниядә кимендә 5 ел эшләргә
Беренчел кертем: 5%.
Кредитның максималь суммасы:
- халкы 1 миллион һәм аннан да күбрәк булган төбәкләргә 18 миллион
- халкы 1 миллионнанк имрәк булган төбәкләргә – 9 миллион сум.
Комментарийлар