16+

Торакка чиратка тизрәк басыгыз, чөнки олыгаерга мөмкинсез...

Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков туры эфирда яшьләрне торак белән тәэмин итү программалары турында сөйләде.

Торакка чиратка тизрәк басыгыз, чөнки олыгаерга мөмкинсез...

Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков туры эфирда яшьләрне торак белән тәэмин итү программалары турында сөйләде.

Бүгенге көндә республикада 3 152 яшь гаилә торакка чират тора. Бу – төрле дәүләт программалары буенча исәпкә басучылар. Яшьләр өчен фатир мәсьәләсе, гомумән, иң өстенлеклеләр арасында, ди Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. Министр кая гына барса да, беренче чиратта, торак шартларын яхшырту мөмкинлекләре турында сүз башлыйлар икән. 

Бүген, муниципаль берәмлеккә карап, яшьләргә үз куышын 2-5 ел көтәргә туры килә, ди министр. Шуңа күрә торакка мохтаҗ яшь парларга, озакка сузмаска – гаилә коргач ук, документларын туплап, чиратка басарга киңәш ителә. Чөнки торак алганчы, кеше 35 яшьне узып, яшьләр категориясенннән инде чыгарга мөмкин.

Ринат Садыйков сүзләренчә, республикада яшьләр өчен 4 программа – торак шартларын яхшыртуның 4 механизмы гамәлдә. Шуларның беренчесе һәм иң күләмлесе – “Яшь гаилә” федераль программасы. Аның кысаларында торак бәясенең 30-35 проценты күләмендә субсидия алу мөмкин. Бу акчаны гаилә яңа торак алуга да, икенчел базардагы фатир алуга да тота ала, шулай ук социаль яки коммерцияле ипотека буенча түләүнең бер өлешен капларга мөмкин.

Шулай ук республикада 2,5 ел элек Татарстан торак фонды белән берлектә “Яшь гаилә” программасы гамәлгә кертелгән. “Социаль ипотека” программасыннан аермалы буларак, ул яшь кешенең бюджет оешмасында эшләвен шарт итеп куймый. 

“Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту” республика кануны да яшь гаиләләргә торак алуга субсидия бирүне күздә тота. Ул республикада 2008 елдан бирле эшли, 5 меңнән артык гаиләгә шул рәвешле тораклы булган. Бюджеттан фатир бәясенең 60 процентка кадәрге күләмендә акча бүленә, әмма бу субсидияне алдагы 15 ел эчендә өлешләп кайтарырга кирәк. Моның гади ипотекадан аермасы шунда ки, бүлеп бирелгән суммага процентлар өстәлми.

Дүртенче программа яшьләр хәрәкәтләре активистларына кагыла. Ел саен яшьләр сәясәте лидерлары, махсус конкурста катнашып, социаль ипотека программасы буенча фатир алу мөмкинлегеннән файдалана ала. Ел саен шул рәвешле 50 гә якын фатир бирелә 

Яшь гаилә тораклы булу өчен теркәлү урыны буенча башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Дүрт программада катнашуның да иң төп шарты – торакка мохтаҗлык, ягъни бер гаилә әгъзасына 18 квадрат метр туры килмәү. Гаилә әгъзаларының яше 18-35 яшьтә булуы шулай ук мөһим. Документларның тулы пакеты турында мәгълүматны министрлык сайтыннан табарга мөмкин. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading