16+

"Төрле халыкларның дус-тату булып яшәвенә бик шатмын!"

Кабан күле яр буенда “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проектының өченче дәресе гөрләп үтте. Казанлыларга Себер татарларының биюләре белән танышып кайттык.  “Хәрәкәттә бәрәкәт” проекты 2021нче елда барлыкка килә. Быел ул 15нче июньдә башланып китте.

"Төрле халыкларның дус-тату булып яшәвенә бик шатмын!"

Кабан күле яр буенда “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проектының өченче дәресе гөрләп үтте. Казанлыларга Себер татарларының биюләре белән танышып кайттык.  “Хәрәкәттә бәрәкәт” проекты 2021нче елда барлыкка килә. Быел ул 15нче июньдә башланып китте.

Узган ике атнада Казанлылар татар халкының, Урал татарларының бию үзенчәлекләре белән танышса, өченче очрашу вакытында исә Себер татарларының милли “тыпырдаулар”ын үзләштерделәр. Нәкъ шул үзенчәлекләре белән аерылып тора да икән аларның биюләре.  

Себер татарларының фольклор бию үрнәкләренә багышланган “Аяк-уен” программасы кысаларында тамашачылар арасында интерактив уен уздырылды, анда катнашучылар Себер татарларының халык авыз иҗаты, бию көйләре, милли кием үзенчәлекләре һәм бию уеннары белән таныша алды. Шулай ук биючеләрнең перформансы да бу программада мөһим урын алып торды. 

29 июньдә узган дәрестә казанлылардан тыш, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклары да шактый иде. Безнең шәһәр, милли үзенчәлекләр белән танышырга Екатеринбург, Омск, Краснодар якларыннан да килүчеләр булган, хәтта Төркмәнстан егете дә яңа бию төре белән танышты. 
Екатеринбург шәһәреннән Андрей Казанга дүртенче тапкыр сәяхәт кыла икән. “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проектына үтеп-барышлый гына эләгүенә карамастан, бу чарадан канәгать калды. 

— Казан – минем өчен хыял иде. Күптәннән биредә яшәргә теләдем. Улым Усман Казанда яшәгәч, әкренләп мин дә аның янына күченергә теләк белдердем. Хәзер инде Казанда үземә йорт алып, биредә яшәү турындагы хыялымны чынга ашырдым. “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты миңа бик ошады. Гел биеп, җырлап, шигырьләр генә сөйлисе килеп торды. Төрле халыкларның дус-тату булып яшәвенә бик шатмын! - дип сөйләде Омск шәһәреннән күченеп килгән Зәкия. 

Узган елны Казанның төрле урыннарында үткәрелгән чара, быел бер урында, Кабан күле буена килеп төпләнде. Әлеге пункт 2023 елдагы “Хәрәкәттә-бәрәкәт”нең беренче үзенчәлеге булып торса, икенчесе – атна саен төрле төбәкләрдәге татарларның биюләрен өйрәнү. Мәсәлән, икенче атнага Башкортстанның “Самауырлы ритайым” проекты Казанга килеп, казанлыларны башкорт татарларының бию үзенчәлекләре белән таныштырачак. 

Тере музыка өчен гитарачы, бәрмә уен кораллары остасы Айдар Абдрәхимов, курайчы, баянчы, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин һәм ятаган, домбра кыллы музыка коралларында уйнаучы вокалист Айдар Низамов җаваплы иде. Чара вакытындагы биючеләр рәтендә Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, “Нардуган” җыр һәм бию ансамленең солисты Фәнис Хәйруллин иде. Чараны Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова алып барды. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары – Лилия Гәрәева. 

— Кешеләрнең кызыксынуын, актив катнашуын, күтәренке кәефләрен күргәч, безгә дә күңелле, җиңел булып китә. Оялып торучылар белән дә төрле юллар аша элемтә табарга тырышабыз, - диде Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова.
— Себер татар биюләре — “бию” генә түгел, “аяк уены” да әле, чөнки һәр чыгышта “тыпырдау”га  аерым игътибар бирелә, - диде “Нардуган” җыр һәм бию ансамленең солисты Фәнис Хәйруллин.

“Хәрәкәттә-бәрәкәт” проектының өченче дәресе ахырында иң актив казанлылар, башка шәһәр кунаклары истәлекле бүләкләр иясе булды. Аларга значок тапшырдылар. 

Гомумән, “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проектын Казан Мэриясе Парклары һәм скверлары дирекциясе белән берлектә оештыра. 
Исегезгә төшерәбез, төрле төбәк татараларының халык бию үзенчәлекләре белән һәр пәнҗешәмбе сәгать 18:00да бушлай танышып була. Очрашу урыны – Кабан күле яр буенда. 

Адилә Илалова
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading