16+

Туган илгә мәхәббәт экологиядән башлана

Бүген Казан Дәүләт энергетика университетында "Россия экологиясе" федераль проекты кысаларында студентларга һәм мәктәп укучыларына ачык дәрес үткәрелде. 2015 елдан бүгенге көнгә кадәр әлеге дәресләр калдыкларны эшкәртүгә һәм энергияне сакчыл куллануга юнәлтелгән.

Туган илгә мәхәббәт экологиядән башлана

Бүген Казан Дәүләт энергетика университетында "Россия экологиясе" федераль проекты кысаларында студентларга һәм мәктәп укучыларына ачык дәрес үткәрелде. 2015 елдан бүгенге көнгә кадәр әлеге дәресләр калдыкларны эшкәртүгә һәм энергияне сакчыл куллануга юнәлтелгән.

Укучылар өчен ачык дәрес үткәрү өчен Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә килгән иде. Ул энергетиканың республика өчен иң мөхим өлкәләрнең берсе икәненә басым ясады.

Республика энергетика өлкәсендә артты калса, сәнәгать юнәлешендә дә күп кенә тармаклар артта кала дигән сүз. Энергетика алга китсә, безнең икътисад та үсештә булачак, башкалар белән конкурентлыкка да керә алачакбыз. Әлегә Татарстан Россиядә башкаларга үрнәк булып тора, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Казан энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов Фәрит Мөхәммәтшин кулларыннан дәүләт бүләген кабул итте. Аңа Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, уку процессын үстерү һәм камилләштерү, фәнни эзләнүләр өлкәсендә актив эшчәнлеге, югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә зур өлеш керткәне өчен, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүдә мактаулы хезмәткәре исеме бирелде.

Энергетиканы үстерү буенча университет төрле проектлар өстендә эшли. Әлеге проектларны тормышка ашыруда уку йортына предприятияләр, акционерлык оешмалар ярдәм итә. Вуз откан грантларның да проектларны үстерүдә өлеше зур.

Татарстан энергияне сакчыл куллану буенча дәресләр үткәрелүче беренче регион. Әлеге пилот проект Россиянең башка өлкәләренә үрнәк булып торачак.

Бүген ачык дәрестә барган тема бик мөхим иде. Мин "яшел энергия" проекты турында сөйләдем. Аның максаты - альтернатив энергия чыганакларын эзләү. Мисал итеп, калдыклардан энергия ясаучы Япония тәҗрибәсен китердем. Татарстан да бу юнәлештә үз урынын табыр, дип ышанам. Якын киләчәктә республика калдыкларны җитештерү тармагында кулланучыларның берсе булачак. Моның өчен ким дигәндә биш ел кирәк, - диде "Россия экологиясе" федераль партия проекты аппараты җитәкчесе Роман Романов.

Әлегә мәктәпләрдә экология дәресләре мәҗбүри түгел. Тиздән бу фән дә мәктәп программасына кертеләчәгенә ышана җитәкче.

- Туган илгә мәхәббәт экологиядән башлана. Әйләнә-тирәне сакларга балаларга мәктәп яшеннән үк өйрәтергә кирәк. Бүген без укучыларның күзләрендә кызыксыну күрдек, бәлки киләчәктә алар "яшел энергия", "чиста энергия" юнәлешендә эшләп китәр. Ә бүгенге дәрес аларга этәргеч бирер, - диде Роман Романов.

Дәрестән тыш җитәкчеләр һәм укучылар вузның яңа тулай торагын, уку корпусларын карап чыкты, "Энергияне сакчыл куллану өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәге" белән танышты. Соңгысында ил буйлап төзелеп килүче йорт макетлары, "акыллы" өйләр, кояш батареяләре кебек энергияне экономияли торган биналарны очратып була.

Фотолар: gossov.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading