Татарстан Диния нәзарәте, мәчетләрдә вәгазьләр бары тик татар телендә генә укылырга тиеш, дигән карар кабул итте.
Татарстанның барлык имамнары бертавыштан ризалык белдерде. «Мәчет туган тел, дин теле буларак татар телен саклау эшенә үз өлешен кертергә тиеш. Рус телле мөселманнар татарча өйрәнсеннәр, моның өчен кыенлыклар юк», - диде республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Һәрбер яңалык шикелле, бу хәбәр дә халык арасында төрле фикерләр уятты, бәхәсләр кузгатты.
- Бездән еш кына, бу карарга ничек килдегез, ул сезгә (безгә) ни бирә, дип сорыйлар, - диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия ислам институты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин. - Әйе, бу бик кирәкле, мөһим һәм бик вакытлы карар.
Республикабыздагы 85 процент татарлар үзләрен мөселман дип саный. Дөрес, аларның күбесе шәригать кануннары буенча яшәми, ләкин җомга намазын калдырмаска тырыша. Шуңа күрә дә бу көнне мәчетләребез тулы була. Туган телебезнең хәле шактый авыр булганны белгәнгә күрә, без, дин әһелләре дә, аны саклап калуга үз өлешебезне кертергә булдык. Моңа берәү дә каршы килмәс дип уйлыйбыз. Мәчеткә йөрүче башка төрки халыкларның да иреген кысмый бу карар, чөнки аларның күбесе татар телен аңлый. Киләчәктә имамнарга татар телен белү мәҗбүри булачак. Әлеге карар Татарстан өчен генә. Республикабыздан читтәге регионнар аңа буйсынмый. Ләкин бездән үрнәк алып, алар да җомга вәгазьләрен туган телебездә сөйли башларлар, дип өметләнәбез.
- Хөрмәт иткән кешенең, халыкның телен өйрәнеп була ул, - дип дәвам итте фикерне Яшел Үзән шәһәре һәм районы имам мөхтәсибе Габделхәмид Зиннәтуллин. - Мин Боһарада укыганда, остазларыбыз үзбәкләр, таҗиклар иде. Алар безгә дин гыйлемен үз телләрендә өйрәттеләр. Без дә «белмибез» дип тормадык, өйрәндек. Чөнки остазларыбызның гыйлеменә соклана, аларга охшарга тырыша идек. Мин үзебезнең шәһәр мәчетендә 36 ел имам булып торам. Шәһәребез шактый урыслашкан булып саналса да, вәгазьне гел татар телендә генә сөйләдем. Без - бай мираслы, китаплы халык. Бөек галимнәребез үз әсәрләрен гарәп хәрефләре белән булса да, татар телендә язганнар. Киләчәктә ул китапларны укучы яшьләребезне бүгеннән үстерергә тиеш без. Әлеге карарның нигезендә дә шул максат ята дип уйлыйм.
Халык арасында, бу карар белән мәчеткә йөрү иреген кысалар, дигән сүзләр дә ишетелгән иде. Тик бу алай түгел.
- Туган телеңне белмәсәң, мәчеткә килмә дип тыю түгел бу. Белмәсәң - өйрән, дип киңәш бирү генә, - дигән фикердә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. - Кайбер мәчетләрнең үзләрендә дә татар телен өйрәтү курслары эшли. Әйтик, «Әниләр» мәчетендә. Анда татарлар белән бергә башка милләт вәкилләре дә теләп йөриләр. Яшьләр бу карарны хуплады. Белмәүчеләр туган телне өйрәнүгә җай чыкканга сөенделәр. Әниең белән аның үз телендә сөйләшү берәүгә дә комачауламый. Юкка гына ана теле дип аталмый ул туган тел.
Тарихта тел, дин мәсьәләсен мондый ысул белән чишәргә омтылу беренче тапкыр гына түгел. ХIX гасырда муллалар үз хисапларына татар халкын рус теленә өйрәтергә тиеш булган. Муллаларның рус телен белмәве 1891 елда руханиларга мәҗбүри имтихан кертү юлы белән хәл ителә. Элек муллалар русча белмәгән, хәзер татарча белмиләр...
Әгәр дә Татарстан Диния нәзарәтенең әлеге карары туган телебезне исән-имин саклап калу эшенең беренче адымы гына булып, аның артыннан икенче, өченче адымнар да ясалса, киләчәгебез өметле булыр төсле.
Фото: Raskraski.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар