16+

Тукай урамы кабат ачык

Казанның Тукай урамы юлы эш режимында транспорт хәрәкәте өчен ачылды.

Тукай урамы кабат ачык

Казанның Тукай урамы юлы эш режимында транспорт хәрәкәте өчен ачылды.

«Биредә төзекләндерү тәмамланмады әле, - диде мэр Илсур Метшин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. - Хәзергә асфальтның аскы катламы гына түшәлде. Соңгы катламны җәю киләсе язда башкарылачак. Трамвай линиясе юл өслеге белән бер тигезлектә, бу да проблемалы мәсьәлә».
Тукай урамында транспорт чаралары тизлеген арттыру тыелган. Бу урамнан трамвай хәрәкәте соң җибәреләчәк.
Башкалада 11 урында юл-транспорт чишелеше төзелеше бара. Шуларның 7сендә эш режимында хәрәкәт җибәрелгән. Казанның зур боҗра юлын төзү эшләре дәвам итә. Лена - Декабристлар урамнары киселешендәге тоннель рәвешендәге юл-транспорт чишелешенә йомгаклау сынавы үткәрелде. Зур боҗра юлның бер участогы саналган тоннельның биеклеге - 5, ә киңлеге 24,5 метр.
Химиклар урамы юлын, ТЭЦ урамыннан «Форвард» спорт комплексына кадәрге арада, капиталь төзекләндерү тәмамланды. 2013 елга кадәр юллар төзү һәм төзекләндерү буенча республика программасына Казандагы 63 урам кертелгән иде. Аларның 52сендә юллар эш режимында ачылды, 6 участокта эшләр бара.
Казанда ремонт исемлегендәге калган 5 урам юлы киләсе язда төзекләндереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading