16+

Тулай торак шулпасы

1 Универсиада авылындагы шартлар. Балаларын башкалага укырга озатучы - әти-әниләргә дә ярдәм-белешмә булсын дип, без бүген Казан тулай торакларына юл алдык.

Тулай торак шулпасы

1 Универсиада авылындагы шартлар. Балаларын башкалага укырга озатучы - әти-әниләргә дә ярдәм-белешмә булсын дип, без бүген Казан тулай торакларына юл алдык.

Алтын читлекме, ирекме?
2010 елдан КФУ студентлары Россиянең иң яхшы студентлар кампусы дип саналган Универсиада авылында да яши башлады.
Универсиада авылын, катгый кагыйдәләре өчен, студентлар телендә «Алтын читлек» дип йөртәләр. Үземә дә әлеге кампуста өч ел яшәргә насыйп булды. Шуңа андагы тормыш белән яхшы таныш мин. Әле төзелеп кенә беткән яңа биналар, кибет киштәләреннән кичә генә чыккан җиһазлар, евроремонт - болар барысы да җәннәткә тиң шартлар. Кешеләр ничә ел Казанда торып та мондагыдай шәп «фатир»ларда яши алмый, ә безгә укырга кергән өчен генә дә җәннәт оясы эләкте.
Эйфория беренче радио­хәбәрдән соң тиз таралды (монда бүлмә саен радиорубка куелган). Вахтер бүлмәдә нәрсә эшләргә ярый, нәрсә эшләргә ярамаганлыгын санап чыккач, үзебезне чыннан да «алтын читлек»тә дип хис итә башладык. Шул байлыкны Универсиада уеннарына кадәр «өф» итеп саклап ятарга туры килде. Сакламый кая барасың, җиһазда бер генә тырналган яки сыдырылган эз күренсә дә, студент кесәсеннән чыга бит ул.
Студент тормышы ул бертуктаусыз китап укып яту гына түгел, ял да итәргә кирәк. Универсиада авылында ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Укудан соң велосипедта, роликларда йөри аласың, кыш көне шугалак эшли. Яшьләр спорт белән шөгыльләнә, кичләрен күбесе йөгерергә чыга. Студентлар үз көче белән ясаган спорт мәйданчыгы да бар. Яз, җәй авыл төнгә кадәр гөрли, кемдер гитарага кушылып җырлый, кемдер урамда бушка wi-fi ярдәмендә кинофильмнар карый, аралаша.
Универсиада авылы уңайлы шартлар яратучылар өчен булса, студентлар шәһәрчеге - ирек сөючеләр куышы. Гадел Кутуй, Кызыл Позиция, Пушкин урамнарында урнашкан тулай торакларда яшәгән студентлар әле дә ул елларны сагынып искә ала. Ул тулай торакларда тотарга да курка торган кыйммәтле җиһазлар юк, барысы да, ким дигәндә, 20 еллык, Сәвит заманыннан калган әйберләр. Борыныңны чөеп, мин кем дип йөрмәсәң, монда да яшәмәслек түгел.
Студентлар шәһәрчегендә яшәү бәясе аена 80 сум булса, Универсиада авылында - 180 сум. Вуз администрациясе аңлатуынча, Универсиада авылында һәр кешегә 8-9 квадрат метр мәйдан туры килә, ә бу Россия вузлары тулай тораклары өчен билгеләнгән нормативтан, ягъни 6 квадрат метрдан күбрәк. Шуңа күрә бәяләрдә дә аерма бар.
КФУның барлык тулай торакларында да энергия күп сарыф итә торган җиһазлардан файдаланган өчен өстәмә түләүләр дә каралган. Студентлар электр чәйнеге һәм суыткыч өчен 72 сум, компьютер - 115 сум, ноутбук - 37 сум, микродулкынлы мич - 30 сум, үтүк - 11 сум, телевизор өчен 9 сум түләргә тиеш була.
Студентлар шәһәрчегенең бер үзгә ягын да онытмаска кирәк - җәен бүлмәләр мунча кебек эссе булса, кыш көне салкында яшәргә туры килә. Шуңа күрә үзегез белән җылыткыч та кыстырып килергә онытмагыз. Аны кулланган өчен студент кесәсеннән тагын 484 сум 80 тиен чыгачак.

Көнгә - ун сум
Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) карамагында җиде тулай торак бар, анда бюджет хисабына укучы башка шәһәрләрдән килгән студентлар һәм ташламалы категория­гә керүче яшьләр (ятимнәр, инвалидлар һ.б.) яши. Түләүле уку бүлегендә белем алучы студентлар өчен дә тулай торакта урыннар каралган. Монда яшәү бәясе - аена 296 сум 46 тиен.
Көненә 10 сум - бу әллә ни кыйммәт бәя түгел. Моңа урын-җирне юу, саклау камералары һәм каравылчы хезмәте дә керә, - дип аңлаталар тулай торак администрациясендә.
Студентлар электр энергиясе өчен дә аерым түли. Һәр электр приборын кулланган өчен аерым бәя каралган.
Вуз тулай торакларын идеаль хәлдә дип таныштырса да, студентларның яшәү шартларына үз карашы.
- Бүлмәдә дүрт кеше торабыз, бик дус-тату яшибез. Әлбәттә, җитешсезлекләр дә бар. Санузелны дүрт ел эчендә бер тапкыр да ремонтламадылар. Кунаклар чакырырга да оят! Бер блокка уртак аш бүлмәсе. Кайбер студентлар үз артыннан җыештырмый, шуңа күрә ул еш кына чүп оясына әверелә. Барысы да үзебездән тора, студент үзен тиешенчә тотса, яшәгән җир дә чиста-пөхтә булыр иде, - дип сөйләде КАИның беренче тулай торагында яшәгән Айсылу Мостафина.

«Бездә тиздән өй туе!»
Казан энергетика университетында электр энергиясе өчен өстәмә чыгымнар тулай торакта яшәү хакына кергән. Студентлар һәм аспирантлар өчен тулай торак бәясе аена 300-400 сумга төшә. Уку йортының ике торагы да тулы. Тулай торакның берсе 1983 елда төзелгән. Икенчесе яңарак, анда студентлар 2010 елда гына яши башлаган. Тулай тораклар уку йортыннан 5-10 минутлык арада урнашкан. Беренче тулай торакта китапханә бар, икенче тулай торакта буфет һәм спорт залы эшли.
Кечерәк бүлмәләрдә 2-3 кеше, ә зур бүлмәдә 4-5 кеше яши.
Беренче курслар өчен тулай торакта 652 урын каралган. Бүген университет тагын бер тулай торак төзи. Якын киләчәктә өй туе ясарбыз, дип белдерделәр университет администрациясендә.
Энергоуниверситетта укыганда гына түгел, тулай торакта яшәгәндә дә балл-рейтинг системасы хөкем сөрә. Университет тормышында актив катнашкан студентлар сессиясен дә автоматка яба, тулай торакта да иркенләп яши ала. Ә койрыклары булган студентларга тулай торак бөтенләй тәтеми.

«Күбрәк авыл балалары яши»
Аграр университетта күбрәк авыл балалары белем ала, шуңа да вуз тулай торакта яшәү чыгымнарын арттырмаска тырыша. Быел тулай торакта яшәү бәясе - 310 сум. Аңа тулай торакта яшәгән өчен - 55 сум һәм өстәмә коммуналь хезмәтләр өчен 255 сум керә.
Университетның алты тулай торагы бар. Шуларның дүртесе Ферма-2дәге уку корпусы янында урнашкан. Ике тулай торак шәһәр үзәгендә. Һәр факультетка, бюджетка ничә кеше кергәненә карап, тулай торакта яшәү урыны бүленә. Барлык урыннарның 15 проценты беренче курсларга бүлеп бирелә. Өлкәнрәк курсларны гаилә хәленә, укуда өлгергәнлегенә, студентлар активында катнашуына карап урнаштыралар. Бер бүлмәдә 2-3 кеше яши. Кунаклар бары кичке алтыга кадәр генә керә ала.

Югары курслар фатир арендалый
Казан милли тикшеренү технология университетының биш тулай торагы бар. Кагыйдә буларак, аларга башта беренче курс студентларын урнаштыралар. Тулай торактан бүлмә кирәк булган очракта, студент кабул итү комиссиясенә документларын тапшырганда ук гариза яза. Калган урыннар югары курслар арасында бүленә. Ләкин икенче курс­тан да олырак булган студентлар өчен монда урын юк, күбесе фатир арендалый. Тулай торакта яшәү өчен уку елы башында ук түләп куясың. Ул елына 3500 сум тәшкил итә. Кунаклар иртәнге сәгать 9.00 дан кичке 10.00га кадәр керә ала. Монда да энергетика университетындагы кебек балл сис­темасы хөкем сөрә.
- Тиешле баллар җыйсаң, тулай торакта аттестация үтәсең, аның өчен ел әйләнәсендә эшләргә кирәк. Кызлар өчен минималь балл - 80, егетләр өчен - 90. Мин шаяннар һәм тапкырлар клубында, спорт ярышларында катнаштым, бер санитар көнне дә калдырмадым, кухняны юдым. Шулай итеп, барлык балларым 100гә тулды инде, - диде бишенче тулай торакта яшәүче Эдуард Степанов.
Тулай торакта тәртип бозучыларны шунда ук куып чыгаралар яки штраф баллары бирәләр. Урын булмау сәбәпле, өч кешелек бүлмәләрдә дүрт кеше яшәгән очраклар да бар икән.

Тәртип бозучылар бүлмәләре белән тиз саубуллаша
Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында уку йорты бинасыннан ерак булмаган өч тулай торак бар. Читтән килгән укучыларга монда 840 урын әзерләнә. Студентлар аена 150-170 сум түли. Суыткычы һәм микродулкынлы миче булганнарга яшәү бәясе бермә-бер арта. Университет үзе архитектура, төзелеш өлкәсе белән бәйле булгангамы, тулай тораклары да бик яхшы хәлдә. Берничә ел элек биналарга евроремонт ясалган. Блокта ике санузел, бер кухня һәм душ бар. Һәр блокта егермешәр кеше яши. Шартлар яхшырак булган саен, торакта кагыйдәләр дә кискенрәк була.
- Ничек кумасыннар, кудылар! Биш ел буе тулай торакта яшәгән дәвердә әллә ничә кешенең бүлмәсе белән саубуллашуының шаһиты булдым. Вахтердан качып бүлмәгә балконнан керсәң, исерек килеш дуласаң, икенче көнне үк комендант куып та чыгара. Тулай торакта торганыма бер дә үкенмим. Бик күп дуслар таптым, монда яшәү бик күңелле иде. Минемчә, һәр студент тулай торакта торырга тиеш, - ди институтның чыгарылыш курсы студенты Айдар Вәлиев.

Интерн һәм ординаторларга аерым бәя
Казан медицина университетының тулай торакларында яшәү 240 сумга төшә. Университетның дүрт тулай торагы бар. Интерн һәм ординаторлар аена - 507, чит ил студентлары 750 сум түли. Яшәү урыннары иң беренче ятимнәр, инвалид студентлар, күп балалы гаиләләрдән булган студентлар өчен бирелә. Икесе дә КДМУда укып, гаилә корган, бала тапкан студентларга, яшәү шартлары яхшырганчы, тулай торакта яшәү мөмкинлеге бар. Ятимнәр тулай торак өчен бөтенләй түләми. Яшәү бәясе, стипендия бәясенең 5 процентыннан да артмый. Уку йортының беренче тулай торагы 160 булачак медикны сыйдыра. Кунаклар кичке 16.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында гына керә ала.


2 Студентлар шәһәрчегендәге бүлмә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading