16+

Туристлык комплекслары шәһәрчекне хәтерләтер

Россиядә эчке һәм чит илләргә чыгу туристлыгын үстерү буенча 2011-2018 елларга исәпләнелгән федераль максатчан программа гамәлгә ашырыла.

Туристлык комплекслары шәһәрчекне хәтерләтер

Россиядә эчке һәм чит илләргә чыгу туристлыгын үстерү буенча 2011-2018 елларга исәпләнелгән федераль максатчан программа гамәлгә ашырыла.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Сергей Иванов: «Дәүләт-шәхси хезмәттәшлек нигезендә Татарстанда туристлык тармагын колачлы үстерү планлаштырыла», - дип хәбәр итте. Программада автотуристлык пунктлары һәм туристлык-ял комплекслары төзү каралган. Автотуристлык пунктының федераль трассаларга якын җирдә урнашуы зарур. Анда кемпинг, мотель, АЗС, автосервис, спорт бинасы булырга тиеш. Транспорт чараларында ил буйлап сәяхәт итүчеләр әлеге автотуристлык пунктларында 1-2 көн тукталыш ясаячак. Туристлык-ял комплекслары исә, ял базасын, кунакханәләрне, шифаханәләрне, балык күлен, мото-вело прокатны, атларда сәяхәтне, спорт-күңел ачу комплексын һәм башка туристлык хезмәтләрен берләштергән шәһәрчекне хәтерләтәчәк.
Министрлык җир кишәрлекләре һәм финанс мөмкинлекләре булган кешеләрне шушы проектларны гамәлгә ашыруда катнашырга чакыра. «Башкарылган эшләрнең 30 процентын - федераль, ә 5 процентын республика бюджеты түли. Хөкүмәт автотуристлык пунктын яки туристлык-ял комплексын газ, су, электр, канализация, юл белән тәэмин итүне, шулай ук елга-күл ярларын ныгытуны үз өстенә ала. Татарстанда туристлык корылмалары төзелешендә катнашырга телиләр икән, Россия төбәкләре һәм чит илләр инвесторлары да рәхим итсеннәр!» - диде Сергей Евгеньевич. Республикада туристлык тармагында эшчәнлек җәелдерергә теләгән, фикер-тәкъдимнәре булган кешеләрнең http://mdmst.tatarstan.ru интернет сайты яки 8 (843) 222-81-12 телефоны аша Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгына мөрәҗәгать итүе сорала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading