16+

Төзесәң – гомерлек булсын

Шәһәрләр зур тизлек белән үсеш ала, аның борынгы тарихи өлешендә яңа зәвыксыз биналар сафка баса, ә менә шәһәр мирасы әкренләп юкка чыга.

Төзесәң – гомерлек булсын

Шәһәрләр зур тизлек белән үсеш ала, аның борынгы тарихи өлешендә яңа зәвыксыз биналар сафка баса, ә менә шәһәр мирасы әкренләп юкка чыга.

Казан Кремленең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Франческо Бандарин һәм Рон Ван Оерс язган «Тарихи шәһәр ландшафты. Урбанизм чорында мирас белән идарә итү» исемле китапның рус теленә тәрҗемә ителгән басмасы белән таныштыру чарасында сүз шуның турында барды. Презентациядә ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, хезмәт авторларының берсе - Франческо Бандарин, ЮНЕСКО генераль директорының махсус киңәшчесе Мөнир Бушенаки катнашты.
Әлеге хезмәт шәһәр мохитен саклап калу, аның заманча мәгънәсе өлкәсендә киңкырлы тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне тәкъдим итә, шулай ук классик теорияләрдән шәһәр белән идарә итүнең концептуаль алымына күчүне тасвирлый. М.Шәймиев сәламләү чыгышында әлеге хезмәтне инглиз теленнән русчага тәрҗемә итүнең һәм басманың нәшер ителүенең әһәмиятле булуына басым ясады. Ул авторларга, китапның тышлыгында Казандагы Апанаевлар йорты фотосурәтен урнаштыруга рөхсәт бирелүе өчен рәхмәтен белдерде.
Ф.Бандарин чыгышында кайбер шәһәрләрнең, зур тизлек белән үсеш алуы аркасында, шәһәр мирасының корбанга әверелүен билгеләп үтте. «Икътисад үсеше артыннан куып, мираска игътибар аксый», - ди ул. Бандарин шәһәрнең борынгы тарихи өлешендә яңа зәвыксыз биналар сафка бастырылган шәһәрләргә мисаллар китереп узды. Аның фикеренчә, һәр шәһәрнең тарихи өлешендә яңа биналар төзү эшендә зур осталык сорала.
«Тарихи шәһәр ландшафты. Урбанизм чорында мирас белән идарә итү» китабы бер мең данә тираж белән чыккан. Китап архитекторлар, проектлаучылар, ландшафт дизайнерлары, сәясәт эшлеклеләре, мөгаллимнәр, студентлар өчен кызыклы һәм файдалы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading