16+

Укытучы апам иптәшләрем алдында ким-хур итте

Тау битенә ничек барып, ничек чана-чаңгы шуганны мин хәтерләмим, ләкин кайтырга дип тезелеп баскач, укытучы апабыз: «Барыгызга да бишле, Ләйсәнгә дүртле куям, ул кыланып шуды», диде. 

Кыш җитеп авыл тыкрыкларына, тау итәкләренә, елга буйларына киртләч-киртләч кар көртләре өелә башлауга, минем күңел түрендә балачактан калган бер истәлек, хәтирә яңара.

Туган авылым Таузарнын башлангыч мәктәбендә 9 бөртек бала укыдык без. Кышкы матур көннәрнең берсендә укытучы апабыз «Бүген физкультура дәресендә тау шуарга Рәбига апа тавына (Рәбигә апа безнең күрше әбисе булып, минем бөтен балачак шуңа кереп-чыгып йөреп узды) барабыз», диде. Минем куанычымның чиге-чамасы булмады, бу бит минем өем янындагы, мин тәгәрәп уйнап үскән тау! 

Тау битенә ничек барып, ничек чана-чаңгы шуганны мин хәтерләмим, ләкин кайтырга дип тезелеп баскач, укытучы апабыз: «Барыгызга да бишле, Ләйсәнгә дүртле куям, ул кыланып шуды», диде. 

Белде микән укытучы апам шуны сүзе белән мине иптәшләрем алдында ким-хур иткәнен? Әллә белә торып шулай эшләдеме икән?

Карадуган урта мәктәбенә төшеп укый башлагач, мин күп еллар мәктәп данын яклап чаңгы ярышларына йөрдем. Районда үткән ярышларда катнаштым, гүзәл табигатьле Чепья урманнарын гиздем, Арчада үткән зона ярышларында катнашып грамоталар алдым. Безне ярышларга әзерләүче остазыбыз Наздеков Геннадий Николаевич иде. Димәк мин, Рәбига апа тавында да бүтән иптәшләремнән остарак шуганмын!

Хөрмәтле укытучы ханымнар, туташлар! Хезмәтегез алдында түбәнчелек белән башымны иеп, шуны гына әйтәсем килә «Бала күңеле ак кәгазь, шул кәгазьгә бер кара тап төшерүдән сакланыгыз!».

Ләйсән Әхмәтшина,

Арбаш авылы

"Хезмәт"
 
Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укытучы бер дэ гаеп суз эйтмэгэн бит.

    Мөһим

    loading