16+

Унбиш уенчыкның унбере зыянлы

Һәр әти-әни баласын уенчык белән сөендерергә ярата. Аларның да бит хәзер ниндиләре генә юк. Мине ал, мине ал, дип әллә кайдан ук кызыктырып торалар. Әмма балаларга уенчык алганчы, әле мең кат уйларга, тикшерергә кирәк икән, чөнки хәзерге вакытта кибетләрдәге унбиш уенчыкның унбере сәламәтлек өчен зыянлы.

Бу турыда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе оештырган матбугат конференциясендә сөйләделәр. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова әйтүе буенча, кызганычка, бүгенге көндә Татарстан базарында зыянсыз уенчык сайлап алу җиңел түгел, чөнки аларның 80 процентка якыны читтән керә. Нигездә, Кытайдан һәм Мәскәү, Чабаксар, Ростов-на-Дону кебек Россия шәһәрләреннән.
Очрашу алдыннан, белгечләр Казан кибетләреннән алынган 15 балалар уенчыгын тикшереп караган. Нәтиҗәдә, 11 уенчыкның сәламәтлек өчен зыянлы икәне ачыкланган. Ул уенчыклар Испаниядә, Мәскәүдә, Чуашстанда һәм Ленинград өлкәсендә җитештерелгән булган.
Уенчык сатып алганда, аны иснәп карарга кирәк, ди белгечләр. Аннан начар ис килә икән, алмавыгыз хәерле. Уенчыкның буявы йокса да, ул сыйфатсыз дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading