16+

Урман сылуын «рәнҗеткәннәрне» 300 меңгә кадәр штраф көтә

Казанның зур сәүдә үзәкләре чыршыларны ноябрь ахырында ук бизәп куйды. Ә менә чыршы базарлары әле ачылырга гына тора.

Урман сылуын «рәнҗеткәннәрне» 300 меңгә кадәр штраф көтә

Казанның зур сәүдә үзәкләре чыршыларны ноябрь ахырында ук бизәп куйды. Ә менә чыршы базарлары әле ачылырга гына тора.

Яшел Үзән урман хуҗалыгы чыршыларны кисү эшенә 20 ләреннән соң гына тотынырга уйлый. Хуҗалык җитәкчесе Идрис Хәмитов сүзләренчә, алар, Яңа ел бәйрәменә дип, ел саен махсус питомникларда меңәр төп чыршы үстерә. Ел саен әлеге хуҗалыкта якынча 800-900 данә чыршы киселә.

- Урман гүзәлен өйгә алып кайтыр өчен, аның үскәнен алты-җиде ел көтәргә кирәк. Быел 2009 елда утыртылган чыршыларны кисәчәкбез. Күпләр, чын чыршыны кисеп алырга кызганыч, ди. Без бит аларны махсус үстерәбез. Бу эшне оештырмасак, законсыз рәвештә кисеп алучылар артачак, - ди ул.

Чыршыны үстерү өчен шактый тир түгәргә кирәк икән. Иң элек урманчылар көздән алып март аена кадәр урманга барып, күркәләр җыя. Аннары аларны киптерәләр. Бу процесс ике этаптан тора.

- Йөз килограмм күркәдән бер килограмм орлык чыга. Бер гектар җиргә кырык килограмм орлык утыртыла, бу 1,8 миллион төп булачак чыршы дигән сүз, - ди Идрис Хәмитов.

Орлыкларны эшкәртеп, табигый шартларга ияләшә торсын өчен, кар белән күмәләр. Май башында инде аларны туфракка чәчәләр. Ике-өч атнадан үсентеләр тишелеп чыга. Ике елдан аларны питомникның икенче бүлегенә күчереп утырталар. Анда якынча ике ел үскәч, бер өлешен "Яңа ел питомнигына", икенче бер өлешен урманга утырталар. Урманчыларның сүзләренчә, элек алар Яңа елга егермешәр-утызар мең төп чыршы әзерли торган булган. Хәзер сорау кимегән. Чыршыларның бәяләренә килгәндә, алар 250 сумнан башлап тора.

Интернетта да чын чыршы сатыла дигән игъланнар шактый. Шуларның берсенә без дә шалтыратып карадык. Пермьнән кайтарылган чыршыларны саталар. 1-1,5 метрлы чыршылар 500 сум тора. Озынлыгына карап, бәясе дә арта. Өйгә китереп биргән өчен 300 сум өстәп түлисе була. Үзебезнең чыршыларны сатмыйсызмы дигән сорауга, сезгә чыршының кайда үскәнлеге барыбер түгелмени, дип җавап бирделәр. Юк, дигәч, Пермьнекеләр матуррак, дип ышандырырга тырыштылар.

Атна башында "эшлекле дүшәмбе" утырышында Казан мэры Илсур Метшин, Яңа ел бәйрәме үткәрелә торган урыннарда чын чыршылар утырту гадәтен булдырдык, дип белдергән иде.
- Кайбер чыршыларга инде биш ел булып китте, - диде ул. - Минем фикеремчә, бу бик гуманлы һәм дөрес гамәл. Ике атна барачак бәйрәм өчен агач кисәргә кирәкми.

Илсур Метшин мәктәп ишегалларында чын чыршылар утыртырга кирәклегенә дә басым ясады.

Сүз уңаеннан, Яңа ел чыршыларын законсыз кисүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр; вазифаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр; юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading