16+

Ут сабак бирмәде

Узган атнада Казан үзәгендә, Пушкин урамы, 5 нче йортта янгын булган иде. Шөкер, ут, матди зыяннан кала, зуррак фаҗига китермәде, үлүчеләр юк. Җомга көнне янгын булган урынга без дә бардык.

Ут сабак бирмәде

Узган атнада Казан үзәгендә, Пушкин урамы, 5 нче йортта янгын булган иде. Шөкер, ут, матди зыяннан кала, зуррак фаҗига китермәде, үлүчеләр юк. Җомга көнне янгын булган урынга без дә бардык.

Йорт, юл ягыннан караганда, берни булмаган кебек: корым да утырмаган, түбә дә үз урынында. Ә менә ишегалдына узсаң, кап-кара тәрәзә рамнарын күрәсең.

Надежда Мазилина белән сөйләшеп киттек. Янгын аларның подъездыннан чыкмаса да, уттан шактый зыян күргән алар. Фатирларының түбәсендә дә, бер як диварында да зур тишек. Йорт янгыннан соң корымга капланган.

- Фаҗигадән соң безне «Татарстан» кунакханәсенә урнаштырганнар иде. Ләкин аннан чыктык инде. Номерларны алдан броньлап куйганнар, киләсе кешеләр бар, дип, Казанның икенче башына озаттылар. Хәзер кемдер туганнарына, кемдер дусларына таралышып бетте, - ди ике бала анасы Надежда.

Павел Борисов исә бу йортта үзе яшәми, шәһәр үзәгендәге фатирда икенче группа инвалид әнисе яши. Көчкә атлап йөрүче карчык янгын башланганда да фатирда берүзе булган. Ярый әле күршеләре әбине үзләре белән урамга алып чыгарга өлгерә.

- Янгын турында күршеләр шалтыратып хәбәр итте, эштә идек әле ул вакытта. Көтмәгәндә башка төшкән бәла инде бу. Безгә иң мөһиме - түбәбезне япсыннар, хәзер кар китәчәк, ә тишек түбә белән бер ремонт эшен башлап булмый әле, - ди Павел, түшәмдәге тишеккә төртеп күрсәтеп. - Шактый кеше яңарак кына бик матур ремонт ясаган иде, тормышлар җайланып киткән кебек кенә иде... Ярар, мин әниемне үз өемә алып кайттым. Ә бит кайберәүләрнең яшәргә урыннары да юк. Янгыннан суыткыч, кер юу машинасы калды, ләкин аларны кабызып карарга куркабыз әле. Әнинең бөтен кышкы киемнәре дә ут астында калган.

Ут дүртенче подъезддагы бер фатирдан чыккан. Янгын сүндерүчеләргә иң комачаулаган әйбер исә - ишегалдында торган машиналар. Шулар аркасында янгын сүндерүчеләр үтә алмыйча, ут икенче подъездга да үрләгән.

- Иртә-кич ишегалды машина белән шыплап тулган. Кайвакыт үзебезгә җәяү йөрергә дә урын калмый. Без пычрак су ерып йөрибез, ә машиналар корыда тора. Шул машиналар аркасында, янгын сүндерүчеләр ишегалдына кереп утны тиз генә сүндерә алмады, - дип сукрана Флера ханым Мигалчева.

Йорт ишегалдында хәзер дә машиналар берсе өстенә берсе тыгылышып тора. Өйрәнмәсә дә өйрәнми икән кеше үз ялгышында...

Алисә Сабирова.

Казан шәһәре башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимерханов әйтүенчә, Пушкин урамындагы 5 нче йортта янгын бер фатирда ремонт эшләре барышында саклык таләпләре тупас бозылганлыктан килеп чыккан. Шушы фатирдан таралган янгын унҗиде фатирга зур зыян салган, биш фатир тулысынча янган.

- Кызганыч, зыян күргән бер генә фатир да иминиятләштерелмәгән булган, - диде Фердинант Тимерханов.

Хәзер йортта тәүлек буена төзекләндерү эшләре бара. Беренче өч подъездга электр тоташтырылган инде. Җылылык җибәрелгән, газ челтәре торгызыла. Янгыннан соң вакытлы тору урынына күчерелгән 73 кешедән унтугызы гына калган. Күбесе үз фатирларына кайткан.

- Йортның түбәсе, подъездлары шәһәр бюджеты хисабына төзекләндереләчәк. Ремонт эшләре исемлегенә бюджет хисабыннан фатир эчләрен төзекләндерү керми, - диде шәһәр башкарма комитетының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.

- Шәһәр бюджеты зыян күргән фатирларны ремонтлауны финансларга тиеш түгел һәм моңа мөмкинлек тә юк, - ди шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

Дамир Бәдриев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading