16+

Уяу бул!

Быелның өч аенда алдакчы-мошенниклар Казан халкының 12 миллион сум тирәсе акчасын үзләштергән. Бу - талап түгел, ә кешеләр үз куллары белән чыгарып тоттырган, банк картасыннан яки телефоннан күчергән акчалар.

Уяу бул!

Быелның өч аенда алдакчы-мошенниклар Казан халкының 12 миллион сум тирәсе акчасын үзләштергән. Бу - талап түгел, ә кешеләр үз куллары белән чыгарып тоттырган, банк картасыннан яки телефоннан күчергән акчалар.

- Башкалада быелның өч аенда алдап-йолдап акча алуның 689 очрагы теркәлде, шуның 443е - кәрәзле телефон һәм интернет челтәре аша, - диде матбугат конференциясендә Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе «Московский» полиция бүлегенең мөлкәти җинаятьләрне ачу бүлеге җитәкчесе Айдар Кначуков.

Күптән түгел Казанның Мәскәү районында яшәүче 91 яшьлек әби таныш булмаган кешегә 42 мең сум чыгарып биргән. «Оныгың юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты. Полициядән алып калу өчен тиз генә акча тапшырырга кирәк», - дип шалтыратканнар аңа. Монысы мошенниклар куллана торган иң «популяр» алым. Айдар Кначуков сөйләгәнчә, башта бер кеше, бик дулкынланган тавыш белән, «фаҗига» турында хәбәр итә икән. Шуннан соң ныклы тавышта сүзне «полиция хезмәткәре» дәвам итә, булышырга ышандыра. Балаңны яки оныгыңны бәладән йолып калу өчен ни генә эшләмәссең?! Мошенниклар әнә шулай кешеләрнең күңел кылларында оятсызларча уйный.

Безне 70 процент очракта Татарстаннан читтәге төбәкләрдән шалтыратып алдыйлар икән.

- Банк картагыз томаланып калды, аны ачу өчен фәлән телефонга шалтыратыгыз, дигән SMS хәбәр килсә, ул номерны һич кенә дә җыя күрмәгез. Кайсы банк белән эш йөртсәгез, шул банктагы үзегез белгән телефонга гына шалтыратыгыз, - дип кисәтте Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең мошенниклыкка кагылышлы җинаятьләрне ачу бүлеге җитәкчесе Илдар Вафин.

Интернет-кибетләрдән товар китерткәндә дә сак булырга кирәк.

- Бер көнлек сайтларда бик арзан бәяләрдә товар исемлеге куела. Тартмага гап-гади елга комы яки макулатура тутырып җибәрелгән фактлар бар. Почтада акча түләгәнче башта тартманы ачып, товарны тикшерегез. Почта чыгымын түләргә тиешле булса, түләрсез. Бу, һәрхәлдә, 30-40 мең сум түләп, өйгә ком тутырылган тартма күтәреп кайтып китү түгел. Кабатлап әйтәм, тартманы өйгә кайткач түгел, ә почтада яки кибеттә ачып карагыз, - дип киңәш итте Айдар Кначуков.

Казанның Мәскәү районында яшәүче 75 яшьлек ханым быелның 29 мартында полиция бүлегенә гариза керткән. Әлеге хатынга урамда бер ир-ат арзан бәядән кием сатып алырга тәкъдим иткән. Теге ир: «Туганым каты авырый, кыйммәтле дарулар кирәк. Бөтен акчаларымны дарулар алырга тотып бетердем инде», - дип мескенләнеп сөйләгән. Хатын моны кызганып, фатирына алып кайткан.

- Соңыннан банкка чыкканнар. Беренче һәм икенче банкта җитәрлек кадәр акча булмаган. Өченче банкта шул Мәскәү районында яшәүче хатын Сызрань шәһәре мошеннигына 1 миллион 140 мең сум акчасын үз куллары белән тапшырган. Әлеге мошенник апрель аенда полиция тарафыннан тоткарланды, - дип, гыйбрәтле хәлне сөйләп бетерде Айдар Кначуков.

Казан федераль университетының дефектология һәм клиник психология кафедрасы доценты Инна Кротова әйткәнчә, өлкән буын вәкилләре мошенниклар коткысына аеруча бирешүчән.
- Өлкәннәр әдәп-әхлак тәрбиясендә үскәннәр. Алар ялганны белмиләр, һәр сүзгә ышаналар. Өлкән кешеләр игътибарга һәм аралашуга мохтаҗ. Сөйләшкән кеше белән чишелеп, сөйләшеп китәләр. Өлкәннәрнең хәлләрен даими белешеп тору мәслихәт. Бүгенге җәмгыятьтә, әлбәттә, бүрегә әйләнергә кирәкми, ләкин уяу булу зарур, - диде Инна Кротова.

Исегездә тотыгыз

  • Өегезгә яки фатирыгызга таныш булмаган кешеләрне кертмәгез.
  • Социаль һәм ашыгыч хезмәтләр вәкилләре мөрәҗәгать итсә, документларын карагыз. Учреждениеләренә шалтыратып сорагыз. Социаль органнар хезмәткәрләре фатирларга йөреп акча алмаштырмый.
  • Акчага бозымны бетерәм, дип әйтүчеләргә ышанмагыз.
  • Туганыгыз автоһәлакәткә яки полициягә эләкте, дип шалтыратсалар, каушап калмагыз. Туганыгызның телефонын җыегыз, әгәр җавап бирмәсә, полициядән вакыйганы белешегез. Мин - полиция хезмәткәре, адвокат, юрист, дип таныштырган чит кешеләргә акча чыгарып тоттырмагыз, акча күчермәгез.
  • Интернет аша товар сатканда яки алганда банк картасына бәйле булмаган телефон номерыгызны языгыз. Сатып алучыга банк картагызның номерын, кодын һәм башка документлар мәгълүматларын бирмәгез. «Мобиль банк» яки «онлайн» банк аша акча күчергәндә, алучы кешенең банк картасы саны гына кирәк. Акча күчкәнлекне раслар өчен бернинди код та кирәкми.
  • Билгесез абоненттан-адресаттан теге яки бу интернет чыганакка күрсәтелгән хәбәр килсә, әлеге «күрсәткеч» артыннан иярмәгез. Телефоныгызга вируслы программа үтеп керергә мөмкин. Номерыгыз банк картагызга бәйле булган очракта, барлык акчагызны «чистартулары» ихтимал;
  • Банк картагыз томаланып калды, дип хәбәр бирсәләр, фәкать банк картагызга язылган «кайнар элемтә» телефонына гына шалтыратыгыз. Банк картасын көйләү бары тик банк учреждениесендә һәм шәхесне раслый торган документларны күрсәткәннән соң гына башкарыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading