16+

Узган ел ничә якташыбыз әсирлектән коткарылган?

2023 елда Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская адресына 5 750 мөрәҗәгать килгән.

Узган ел ничә якташыбыз әсирлектән коткарылган?

2023 елда Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская адресына 5 750 мөрәҗәгать килгән.

Шуларның 1 621е – кеше хокуклары бозылу турында ГЛОНАСС +112   хәбәрләре. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм федераль порталының кире элемтә платформасы аша  60 167 хәбәр килгән. 104 меңнән артыгы «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән. Аларның 80 проценты хәл ителгән.

-    Илебез өчен бу катлаулы вакытта гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм торгызу - аерым әһәмияткә ия. Без хәл итүдә катнашкан мәсьәләләрнең шактые  хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең хокукларын яклау белән бәйле иде. Безнең адреска 2 818 мөрәҗәгать һәм хәбәр килде, алар - хәрбиләргә яраланган өчен акча түләү, контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләүләр, яраланганнан соң хәрби-табиб комиссиясен узуда ярдәм итү, тиешле медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук хәрбиләрне эзләү яки аларны Украина әсирләре белән алмаштыру мәсьәләләренә кагылышлы иде. Узган ел федераль омбудсмен ярдәме белән, сигез якташыбызны әсирләр алмашу исемлегенә кертергә һәм туган илләренә кайтарырга мөмкин булды. Бүгенге көндә аларның саны республикабызның тагын биш кешесе белән тулыланды, - дип белдерде Сәрия Сабурская Дәүләт Советы утырышында 2023 елгы эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясаганда.

Ел дәвамында гражданнарның социаль хокукларын яклауга зур игътибар бирелгән. Узган  елда торак хокукларына кагылышлы проблемалар буенча 570 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аерым алганда ятим балаларны торак белән тәэмин итү проблемалары буенча мөрәҗәгатьләр күп булган. Шулай ук, 2022 ел белән чагыштырганда, узган ел медицина ярдәме алу һәм табибларга язылу белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны арткан.

-    Республиканың тугыз муниципаль берәмлегендә бала тудыру бүлекчәләрен ябуга зары да бездә борчылу  уятты, - дип, докладчы әлеге районарны атады: Биектау, Теләче, Аксубай, Әтнә, Әлки, Балтач, Чүпрәле, Лаеш, Тәтеш бала тудыру йортлары бүлекчәләре.

Хисап елында сыйфатлы гомуми белем алу мәсьәләләре дә актуаль булып кала биргән.
-    Кызганычка, хокук яклау практикасы физик мөмкинлекләре  чикле  балаларның гомуми белем бирү оешмаларында укытуны оештыру проблемалары белән очрашуын дәвам итүне күрсәтә, - диде Сабурская.

Фото: http://tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading