16+

Вьетнам базарына яңа урын табылды

Кичә Казан башкарма комитеты вәкилләре белән Вьетнам базары җитәкчелеге очрашып, Журналистлар урамындагы 31 нче йортта урнашкан күпфункцияле склад бинасын сату өчен җайлаштырып, шунда сатуны дәвам итү мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

- Товар янды. Бу - кредитлар һәм банк каршындагы бурычлар дигән сүз. Шуңа күрә бик тиз арада сатучыларга товарларын сатып, акча эшләү өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк, - диде башкарма комитетның икътисад үсеше буенча җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов.

Базар территориясендә вакытлыча сату рәтләре кору вариантын да тәкъдим иттеләр. «Витарус» җәмгыяте җитәкчесе Дао Тхи Кой әлеге вариантның кыш көне өчен ярашлы булмавын, сатуны Журналистлар урамындагы бинада башлап җибәрү кулайрак буласын әйтте.

Бина рәсми рәвештә эксплуатациягә тапшырылмаса да, подрядчы андагы барлык эшләрне дә төгәлләгән.

Фото: kazan.mk.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading