16+

Волейболчылар арта

Казанны спорттан башка күз алдына китерү мөмкин түгелдер бүген. Хәзер ул - чын мәгънәсендә, Россиянең спорт башкаласы. Алдагы елларда да безне дөньякүләм әһәмияткә ия булган әле бик күп төрле спорт вакыйгалары көтә.

Волейболчылар арта

Казанны спорттан башка күз алдына китерү мөмкин түгелдер бүген. Хәзер ул - чын мәгънәсендә, Россиянең спорт башкаласы. Алдагы елларда да безне дөньякүләм әһәмияткә ия булган әле бик күп төрле спорт вакыйгалары көтә.

Белүебезчә, Казанда фехтование буенча дөнья чемпионаты, 2015 елда спортның су төрләре буенча, ә 2018 елда исә футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Казан бүген шундый спорт брендына ия икән, монда, әлбәттә, спортчылар һәм спорт чаралары турында сөйләгән, аларны күрсәткән, шулай ук республиканың әлеге юнәлештәге эшчәнлеген яктырткан спорт журналистларының да өлешләре бар. ТР Дәүләт Советында спортны яктыртып баручы журналистлар белән булган очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе, республиканың Волейбол Федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип билгеләп үтте. Очрашуда район һәм шәһәрләрдән, шулай ук федераль массакүләм мәгълүмат чараларыннан килгән журналистлар катнашты.
Республиканың Волейбол Федерациясе президенты буларак, әлеге спорт төренә Фәрит Мөхәммәтшин аерым тукталды. Ул бүгенге көндә республикада волейбол белән бәйле 100дән артык чара үткәрелүен әйтте: балалар һәм яшүсмерләр волейболы бар, студентлар, ветераннар, авылда яшәүчеләр волейболы, профессиональ, пляж волейболлары һ.б. оештырыла. Әлеге уен төре чагыштырмача зур чыгымнар да таләп итми. Моның өчен спорт залы гына кирәк, ә җәй көне исә урамдагы бер мәйданчык та җитә, аңа исә ике багана утыртып куярга һәм ятьмә генә тарттырырга кирәк. «Болар барысы да мөмкин эш. Өстәвенә, соңгы елларда волейбол белән шөгыльләнергә теләүчеләр арта бара», - дип билгеләп үтте Парламент җитәкчесе. Ә спортны яктыртып баручы журналистларның максаты исә волейбол турында күбрәк язу, билгеле спортчыларны ешрак яктырту, халыкны спортка тарту. Фәрит Мөхәммәтшин спортны яктыртканда артта калмаска кирәклекне, республика бренды белән бергә атлау мөһимлеген аерым ассызыклады.
Әлеге форматтагы очрашу ТР Дәүләт Советы бинасында әле беренче тапкыр гына үткәрелде. Мондый аралашуларны алга таба традициягә кертергә ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading