- Токымлы эт булгач, балаларын сатам, аннан да күпмедер акча керә. Минем икесе дә ана этләр. Ата эт янына йөртәм, эт асраучылар арасында шундый кагыйдә бар: эт икедән артык бала китерсә, аның берсен ата эт хуҗасына бирәсең. Икәү булса - юк. Эт баласын бирәсең килмәсә, 15 мең сум акчасын калдырасың. Эт баласын саткан акчаны санасаң, этләр үз-үзләрен аклый булып чыга. Аннары бит алар мине аудан да буш кайтармыйлар. Тиен, поши, бурсык, сусар аулыйбыз. Елга бер тапкыр 800әр сум түләп прививка ясатам. Авырып кына китмәсеннәр. Этләр иң еш авырый торган авыру - пироплазмоз. Аларга урман бете кадалып, бавыры тарала башлый, шуннан үлеп тә китәргә мөмкин. Аны булдырмас өчен махсус препаратлар алып сиптереп торам, - дип сөйләде безгә Барса белән Юта хуҗасы.
Эткә прическа кирәк
Сүз күлмәктән киткән иде бит әле, хәзер күлмәк белән генә дә шаккатырып булмый анысы, йорт хайваннары өчен кафелар, матурлык салоннары ачалар, хәтта махсус ислемайлар да чыгаралар. Этләргә прическа ясаучылар да күп икән Казанда. Шуларның берсе - Лилия Гаянова. Кем әйтмешли, белми үлеп киткән булыр идем, эт парикмахерларын грумер дип атыйлар ди.
- Мин грумингка Мәскәүдә укыдым. Белгечлегем буенча ветеринар-табиб. Эшем бик ошый. Соңгы вакытта безгә сорау да артты. Хәзер кешеләр йорт хайваннарына бөтенләй башкача карый. Иптәш кенә түгел, гаилә әгъзаларына әверелде алар. Токымлы этләр асрау да үзенә күрә бер мода. Миңа күбесенчә йоркширский терьер токымлы этләрне алып киләләр. Берәр күргәзмәгә барасы булсалар, йоннарын модельле итеп кисеп бирәм. Гадәттә, күргәзмә өчен һәр токымның үз кисү рәвеше була. Өйдә генә торганда эткә нинди дә прическа ясарга була. Аларына хуҗаларының фантазиясе генә җитсен. Миңа хәтта гап-гади этләрне дә алып килгәннәре бар. Токымлы этнеке кебек итеп кисеп җибәрсәң, аларны берәр кыйммәтле эт дип тә уйларга була. Халык та безнең хезмәтнең никадәр җайлы булуын аңлады. Бердән, фатирларында эт яки мәче йоны җыелмый, аннары йоннары кыркылган хайваннар эссене дә ансатрак кичерә, төрле кандалалар да кадалып аптыратмый, - ди ул.
Лилия әле аларны юа да, колакларын да чистарта, тырнакларын да кисә. Әлеге хезмәтләр өчен 1000-1500 сум ала икән.
Комментарийлар