16+

Халык нәрсә сораса, дәүләт шуны эшли

«Волга» эксперт клубының чираттагы утырышында «Социаль дәүләт һәм социаль йөкләмәләр» темасына фикер алышу булды.

Халык нәрсә сораса, дәүләт шуны эшли

«Волга» эксперт клубының чираттагы утырышында «Социаль дәүләт һәм социаль йөкләмәләр» темасына фикер алышу булды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләгәнчә, республикада 44 программа гамәлгә ашырыла. Илкүләм һәм республика программалары "барысы да социаль эчтәлекле, барысы да кешеләр өчен" дип искәртте ул.
- Балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният учреждениеләре төзелә һәм төзекләндерелә. Коммерциячел булмаган өлкәнең дә үсеше көтелә, чөнки иҗтимагый оешмалар дәүләт белән берлектә башлангычларны гамәлгә ашыру турында кызыксына. Бүген без гомер озынлыгын озайту, халыкның авырулардан үлемнәрен киметү турында сөйлибез. Бу дәүләтнең халәте күрсәткечләренең берсе. Районнарда китапханәләр һәм клублар барлыкка килә, сәламәтлек саклау тармагы үстерелә, парклар һәм скверлар төзелә. "Безнең ишегалды" программасы нигезендә күп эшләр башкарыла. Хәзер аларны эчтәлек ягыннан баету сорала, - диде Ләйлә Фазлыева.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйткәнчә, социаль йөкләмәләр һәр дәүләтнең төп һәм фундаменталь нигезе. 
- Пенсияләр, хезмәт хаклары, бушлай дәвалану һәм белем алу мөмкинлекләре тудыру - бу дәүләтнең бурычы. Россия бүген үзенең мөстәкыйльлеген яклый, шунлыктан оборона чыгымнарын арттырырга мәҗбүр. Ләкин, хәзерге сәяси шартларда да икътисадның үсешен күрәбез. Тиздән киләсе 3 елга бюджет төзергә керешәбез. Бюджетта социаль чыгымнар беренче чиратка куела, аннан соң гына оборона чыгымнары карала, - диде Айрат Фәррахов.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин катлаулы сәяси хәлләргә, санкцияләргә, транспорт логистикасындагы үзгәрешләргә карамастан, дәүләт тарафыннан социаль йөкләмәләрнең үтәлүен әйтте.
- Узган ел хезмәт хаклары 7 процентка артты. Хәзер эшсезлек һәм кадрлар кытлыгы мәсьәләсе кискен түгел. Икътисад кануннары буенча шушы тотрыклы хәл хезмәт хаклары үсешенә уңай этәргеч ясый, - диде Максим Топилин.

Сораштырулар вакытында Татарстан халкының 66 проценты сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшчәнлегеннән канәгать булуын әйткән. Республикада соңгы алты елда гына да 988 сәламәтлек саклау учреждениесе төзекләндерелгән.
- Цифрлаштыру сәламәтлек саклау тармагын әле тагын да яхшыртачак. Халык нәрсә сораса, дәүләт социаль программалар аша шуны гамәлгә ашыра, - дип әйтеп куйды Айрат Фәррахов.

Яшьләр эшләре буенча министрлыкның иҗтимагый советы әгъзасы, блогер Алинә Гыймалтдинова бала пасобиеләренең, күп балалы гаиләләргә ярдәмнең гаилә өчен сизелерлек чыганак булуы турында рәхмәт хисләрендә сөйләде. Берничә ел элек кенә дә әле пособиеләр сабыйларга 3 яшькә кадәр генә бирелгән булса, бүген инде 18 яшькә кадәр пособие түләү каралган. 

Ләйлә Фазлыева фикер алышуга йомгак ясап, Татарстанда илкүләм программаларның һәм социаль йөкләмәләрнең гамәлгә ашырылып баруын, бу юнәлештә эшләрнең дәвам итәчәген әйтте.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading