16+

Җәяү йөрергә мәҗбүрбез

Утыз меңләп кеше яшәгән «Тынычлык» бистәбездә җәй эчендә бик матур мәдәният йорты бинасы салынды. Тиздән ул ачылып, халкыбызга мәдәният хезмәте күрсәтелә башлар дип ышанып калабыз. Шул мәдәният йортында китапханә һәм полиция терәк пункты да урнашкан. Аларның бер урында туплануы халык өчен аеруча уңай. Барлык торак йортларга су һәм газ кертелгән,...

Санап узган көнкүреш биналары һәм асфальт юллар һавадан төшмәде, билгеле. Бу зур уңайлыкларны булдыруда Тынычлык бистәсенең хөрмәтле рәисе армый-талмый хезмәт куя дисәк, һич тә арттыру булмас. Рәисебез Венера ханымга ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Кагарманов һәм Казан шәһәр Думасы депутаты Надир Хәйруллин бәяләп бетергесез ярдәм итәләр.
«Бер мичкә балга бер кашык дегет», - диләр бит әле. Ирешелгән уңышлар белән янәшә, вак-төяк җитешсезлекләр дә юк түгел шул. Никадәр тырышып йөрсәк тә, бүгенге көнгә кадәр 69а автобус маршруты җайга салынмаган, ә ул Тынычлык бистәсе халкы өчен бик кирәк. Социаль яклау, почта бүлекчәсе, прокуратура, Пенсия фонды, эш белән тәэмин итү бүлеге «Горки» бистәсендә урнашкан бит. Шулай ук автобусның 23 нче маршрутына дүрт тукталыш өстәп, Рубежная һәм Новосельская урамнарыннан уздыру да яхшы булыр иде. 23 нче маршрутның әлеге соңгы тукталышыннан 4 нче Рубежная урамына кадәр 1,5 чакрым ара. Көзге яңгырда, карлы буранда, язгы ташуда мәктәп балалары, бигрәк тә кече сыйныф укучылары һәм карт-корылар шул араны тәпиләп узарга тиеш. Күп урамнарда ут та юк әле. Аэропортка тизйөрешле электричкалар йөри башлады. Үзәк вокзалдан 25-30 км ераклыкта урнашкан Тынычлык бистәсендә - Яңа Дәүләки күпере янында тукталыш ясасалар, безнең өчен зур бүләк булыр иде.
Рәисебез Венера ханым һәм югарыда әйтеп үтелгән депутатлар ярдәмендә бу әллә ни зур булмаган хыялларыбыз да тормышка ашар дигән теләктә калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading