16+

«Яңа Тура» инвесторлары агроүзәк төзи

«Яңа Тура» технополисы инвесторлары аның кысаларында Татарстанда яңа проект гамәлгә ашырырга җыеналар. Сүз 100-150 га мәйданны биләячәк агроүзәк турында бара.

«Яңа Тура» инвесторлары агроүзәк төзи

«Яңа Тура» технополисы инвесторлары аның кысаларында Татарстанда яңа проект гамәлгә ашырырга җыеналар. Сүз 100-150 га мәйданны биләячәк агроүзәк турында бара.

Brack Capital Russia һәм FGN Capital компанияләре Татарстан территориясендәге логистик агроүзәк төзелеше буенча проектны 2014 елда гамәлгә ашырырга исәплиләр. Агроүзәк Россиядә күмәртәләп сата торган беренче эре авыл хуҗалыгы базары булачак. Бу турыда FGN Capitalның Директорлар советы рәисе Александр Халдей хәбәр итә. Проект 4,5 миллиардка бәяләнә. Проект белән Испания компаниясе Mercobarna идарә итәр дип көтелә. Татарстанда төзеләчәк агроүзәк Барселонаның киң танылу алган Mercobarna авыл хуҗалыгы ярминкәсе үрнәгендә барлыкка киләчәк тә инде.
Mercobarna - Европада авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чәчәкләр сата торган иң эре күмәртәләп сату базары булып тора. Ул 10 миллионга якын кулланучыны продуктлар белән тәэмин итә. Барселонадагы базарның мәйданы 90 га. Товар әйләнеше 2,5 млн тонна продукциядән дә артып китә.
Бүген исә проектны әзерләү эше бара, комплексны кулланылышка 2014 елда тапшырырга җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading