16+

Ялган акчалар төрмәгә илтә

Республикада соңгы вакытта базарларда, даруханәләрдә, сәүдә үзәкләрендә, кибетләрдә һәм автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә ялган 500, 1000, 5000 сумлыклар белән түләргә омтылу очраклары күбәеп киткән.

Ялган акчалар төрмәгә илтә

Республикада соңгы вакытта базарларда, даруханәләрдә, сәүдә үзәкләрендә, кибетләрдә һәм автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә ялган 500, 1000, 5000 сумлыклар белән түләргә омтылу очраклары күбәеп киткән.

- Быелның тугыз аенда 600 берәмлек ялган сумнар, долларлар һәм евро алынды. Шуларның 436сы - биш меңлекләр. Ялган акчалар күбесенчә Төньяк Кавказ һәм Урта Азия якларыннан килеп эләгә. Урамда таныш булмаган кеше 5000 сум акчасын ваклатырга сораса, кызганып, акчасын вакламагыз.

Фатир яки автомобиль сатканда аласы акчаны башта ук һичшиксез банкта тикшертегез. Чит илдә сәяхәт вакытында урамда арзан бәядән тәкъдим ителүенә кызыгып, теләсә кемнән валюта сатып алмагыз. Ялган акча алуыгыз һәм закон каршында бик авыр хәлдә калуыгыз ихтимал, - дип искәртте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин.

Быелның 12 гыйнварында полициягә Урта Азия кешеләренең Казанда ялган биш меңлекләр таратырга җыенулары турында хәбәр кергән. Алар Мәскәүдән Чувашия Республикасы аша килгән. Татарстан һәм Чувашия полиция хезмәткәрләренең уртак тырышлыгында ялган акча таратучылар тотылган. Чаллы һәм Мәскәү шәһәрләрендә эш йөрткән тагын бер җинаятьчел төркем әле 9 сентябрьдә генә кулга алынган. Ялган акчалар таратучылар төркеме белән Яшел Үзән шәһәрендә туган 26 яшьлек хатын-кыз идарә иткән. Яшел Үзәндә бер ир-ат ялган 500 сумлыклар ясаганы өчен төрмәдә утырган булган инде. Тәүбәгә килмәгән, иреккә чыккач, 1000 сумлыклар ясап таратырга маташканы өчен үзенә янә казна йортына «путевка» тоттыр­ганнар.

- Ялган сум яки чит ил валютасы ясаган, тараткан, йөрткән кеше 5 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә, моның өстенә бер миллион сум штраф салына. Хәзер компьютер техникасы җитәрлек. Ләкин яшьләр, шаярып кына булса да, ялган акча ясамасыннар. Бу төр гамәлләр өчен кеше 16 яшьтән үк җинаять җаваплылыгына тартыла, - дип кисәтте Ринат Акчурин.

Ялган акча билгеләре: ул ике кәгазьне ябыштырып ясала, шунлыктан гадәти акчадан калынрак. 1000 яки 5000 саннары энә белән тишкәләп язылганлыктан, кәгазьдә әлеге урын кытыршы булып кала. Ялган акчада рәсемнәр төгәл һәм чиста булмый, буявы тарала һәм кәгазьдән куба, серия саннары бер үк төрле була.

Ялган сум яки чит ил валютасы ясаган, тараткан, йөрткән кеше 5 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә, моның өстенә бер миллион сум штраф салына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading