16+

"Янабыз, тизрәк өйдән чыгыгыз!" – дип кычкырдым..."

Балтач районы Кариле авылында яшәүче Гафиуллиннар гаиләсе сәгатьләр эчендә өйсез һәм мунчасыз кала. 16 апрель кичендә чыккан янгын аркасында 4 балалы гаилә өсләрендә ни бар шуның белән урамга чыгып чаба. 

"Янабыз, тизрәк өйдән чыгыгыз!" – дип кычкырдым..."

Балтач районы Кариле авылында яшәүче Гафиуллиннар гаиләсе сәгатьләр эчендә өйсез һәм мунчасыз кала. 16 апрель кичендә чыккан янгын аркасында 4 балалы гаилә өсләрендә ни бар шуның белән урамга чыгып чаба. 

— Кичтән мунча кереп чыктык, ул өйдән 2-3 метр чамасы ераклыкта урнашкан, - дип сөйли Айгөл Гафиуллина. - Ике кызымны юынып чыгарга җибәрдем. Балалар чаба-чаба кайткан, «шарт-шорт» килгән тавышлар ишетелә, мунча төтен белән тулган, диләр. Шул вакыт эчендә мунча дөрләп яна башлады. Аннан иске мунчага да күчте. Балаларга: «Янабыз, тизрәк өйдән чыгыгыз!»–  дип кычкырдым. Безнең дүрт балабыз бар, олысы 8 нче сыйныфта укый. Кечесенә 3 яшь, сәламәтлеге чикле булганга, ирем аның белән өйдә утыра. Үзем кафеда эшлим. Чарасызлыктан нишләргә дә белмәдек, мунчадан ут өйгә үрмәләде. Янгын электр чыбыгыннан чыккан, дип фаразлана. 

Айгөл әйтүенчә, йортның стеналары сакланып калган. Әмма өй яшәрлек түгел. Аны яңартырга, ремонт ясарга кирәк. Әлегә алар үз әниләрендә яшәп торалар. Әмма биредә энесенең гаиләсе, әти-әнисе, олы яшьтәге әбиләре. Бар теләкләре – йортларын кабат торгызу. Йортлары иминиятләштерелмәгән булган.

— Авыл халкы да, тир-яктагы авыллар да нык ярдәм итә. Бөтенесенә зур рәхмәт. Кием-салым алып килделәр, шундый авыр вакытта ярдәм кулы сузучыларга игелекләре үзләренә савап булып кайтсын иде, - дип тели Айгөл. 

Гафиуллиннарга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап счетлары:

Айгөл Фәрит кызы исемендәге Саклык банкы номеры: 4279 3806 8003 9858.
Элемтә өчен телефон номеры: 89 86 93 41 242. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading