16+

Яшь аккордеончылар Казанга җыелды

И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә Россиянең төрле төбәкләреннән яшь музыкантлар килде.

Яшь аккордеончылар Казанга җыелды

И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә Россиянең төрле төбәкләреннән яшь музыкантлар килде.

Алар баян һәм аккордеонда уйнаучыларның I Халыкара фестивалендә катнашты. Аларның чыгышын Франция һәм Россия укытучылары, шул исәптән, Казан дәүләт консерваториясе педагоглары бәяләде. Жюри әгъзалары конкурста чыгыш ясаган 10 яшьтән алып 18гә хәтле яшьләр арасыннан иң осталарын аерып алды. Биредә катнашучылар ялгыз һәм ансамбльләр төрендә бәяләнде. Беренче дәрәҗәдәге дипломга, ялгыз башкару буенча Пермь һәм Йошкар-Оладан килгән укытучылар белән бергә, Әлмәт музыка көллияте укучысы Реналь Лотфуллин ия булды. Ансамбльләр төрендә Чаллыдан «Ретро-аккордеон», Әлмәттән «Ялкын» ансамбльләре һәм Казан музыка көллияте триосы лаек дип табылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading