16+

Яшьләр иҗтимагый палатасы яңа составта җыелышты

Узган атнада Дәүләт Советының кече залында Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының яңа составта беренче утырышы узды. Утырышта уннан артык мәсьәлә каралды.

Яшьләр иҗтимагый палатасы яңа составта җыелышты

Узган атнада Дәүләт Советының кече залында Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының яңа составта беренче утырышы узды. Утырышта уннан артык мәсьәлә каралды.

Көн кадагындагы беренче мәсьәлә - Татарстанда яшьләргә һәм аларның инициативаларына дәүләт ярдәме күрсәтү турында булды. Бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин сөйләде.

Сәрия Сираҗиева чыгышында яшьләр өчен оештырылган семинарлар, конференцияләргә басым ясады. Аның сүзләренчә, республикадагы эшмәкәрләрнең 40 процентка якынын яшьләр тәшкил итә. Шуңа яшь эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү мөһим, диде министр урынбасары. Шулай ук ул яшьләргә Татарстанның 2030 елга кадәр булган стратегик план төзелүе хакында да сөйләде. Утырылыштагы һәр кеше планга кагылышлы фикерләрен сайтка кереп калдыра алды. Әлеге статегик планга нигезләнеп, министрлыкта «Татарстан стратегиясе - минем стратегия» бәйгесе башланган. Конкурска 20 гыйнварда старт бирелгән. Ул 28 мартка кадәр дәвам итәчәк. 16-35 яшьлек теләгән һәр кеше республика үсешенә кагылышлы идеяләрен Икътисад министрлыгына юллый ала.

Рөстәм Гарифуллин исә Быел республика районнарында яшьләр сәяси оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру, яшүсмерләр клубында төзекләндерү эшләен уздыру ниятләре турында сөйләде.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырыла торган чараларны оештыруда күп яшьләр инициатива белдергән. Бу елны бәйрәм чараларын үткәрү өчен бөтен ил буенча 80 меңгә якын волонтер катнашачак. «Татарстан республикасының иреклеләр үсеш үзәге» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Анна Синеглазова белдергәнчә, узган ел беренче тапкыр «Билгесез солдат көне» билгеләп үтелгән. Быел әлеге үзәк юбилей хөрмәтенә 12 проектны тормышка ашырырга планлаштыра. «Җиңү сирене» һәм «Хәтер дивары» акцияләренә аерым басым ясады спикер. «Җиңү сирене» акциясе кысаларында 1 май көнне сирень куаклары аллеясы утырту планлаштырыла, икенче чара - 9 май көнне Ватан сугышы белән бәйле фотосурәтләр, хатлар, истәлекләрне «Хәтер диварына» урнаштырудан гыйбарәт булачак. Иң яхшы волонтерлар Мәскәүдә уздырылган Җиңү парадында катнашачак.

Моннан тыш, утырылышта яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау мәсьәләсе дә күтәрелде. Яшьләр иҗтимагый палатасының мәгариф, мәдәният һәм патриотик тәрбия комиссиясе җитәкчесе Тимур Кадыйров яшьләр оешмаларында айга бер тапкыр булса да хокук саклау органнары вәкилләре белән «түгәрәк өстәл»ләр оештыру тәкъдиме белән чыкты.

Тиздән Ксения Владимирова тәкъдиме буенча, яшьләгә алкоголь продукцияләре һәм тонусны күтәрә торган аз күләмле алкоголь эчемлекләрен сату мәсьәләсе буенча эшләүче эшче төркем булдырылачак.

Утырышта катнашкан Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова беренче утырышның бик оешкан төстә баруын искәртте. Яшьләрне алга таба да шушы юнәлештә эшләргә чакырды.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading