16+

Яшьләрне кайгыртып...

«Бердәм Россия» сәяси партиясе төбәк бүлегенең 14 нче праймеризы бу атнада Чаллы шәһәрендә үтте. Әлеге мәйданчыкның төп темалары яшьләргә ярдәм итү һәм төбәкнең инвестиция җәлеп итүчәнлеген күтәрү булды.

Яшьләрне кайгыртып...

«Бердәм Россия» сәяси партиясе төбәк бүлегенең 14 нче праймеризы бу атнада Чаллы шәһәрендә үтте. Әлеге мәйданчыкның төп темалары яшьләргә ярдәм итү һәм төбәкнең инвестиция җәлеп итүчәнлеген күтәрү булды.

Праймеризда катнашучылар үзләренең программаларын тәкъдим иттеләр, Татарстан һәм Чаллы өчен актуаль булган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Алар арасында торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, торак кебек мөһим мәсьәләләр бар иде, дип хәбәр ителә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге сайтында. Чаллыда үткән праймеризда мәйданчыкның модераторы булып ТР Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина чыгыш ясады. Эшли торган талантлы яшьләр өчен «социаль лифт» булдыру мәсьәләләре турында «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, төбәк политсовет әгъзасы Андрей Швеёв һәм башка кандидатлар үз фикерләрен әйтте. 14 нче праймеризда шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсенә, аның кадрлар белән тәэмин ителешенә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Исегезгә төшереп үтәбез, партия эчендә якынча тавыш бирү чаралары 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Праймеризлар өчен барлыгы 18 мәйданчык оештыру планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading