16+

Җылы сүзне кызганмыйк

Тормыш шаукымыннан арынып, дөнья артыннан куудан туктап, тирә-ягыбызга әйләнеп карасак, язмыш, табигать тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең шактый күп булуын күрер идек. Татарстанда 320 мең 788 инвалид бар, шуларның 15 меңгә якыны - балалар.

Җылы сүзне кызганмыйк

Тормыш шаукымыннан арынып, дөнья артыннан куудан туктап, тирә-ягыбызга әйләнеп карасак, язмыш, табигать тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең шактый күп булуын күрер идек. Татарстанда 320 мең 788 инвалид бар, шуларның 15 меңгә якыны - балалар.

Татарстанда патологияле яралгыны ана карынында ук ачыклау өчен медицина тикшеренүләре уздыра торган алты үзәк эшләп килә. Заманча технологияләр белән җиһазландырылган әлеге үзәккә балага узган хатын‑кыз көмәне 14 атналык булганчы ук килергә тиеш. Табиблар тикшеренүләр уздырганнан соң 2380 очракта туачак балаларның физик яктан сәламәт булмавы ачыкланган. Мондый очракта, булачак әниләргә табиблар кирәкле консультацияләр бирә ала. Моннан тыш, генетик авыруларны ачыклау максатыннан, бала тугач та кан анализы алалар. Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин хәбәр иткәнчә, 27 проценты нерв системасы эшчәнлеге бозылудан, 24 проценты исә психик авырулардан, 18 проценты үсешне тоткарлаучы тайпылышлардан интегә. Дүртенче урында − күз авырулары.

Мондый «гадәти» булмаган балалары туган аналар үзләре дә югалып калырга мөмкин. Шуңа да табиблар аларга психологик ярдәм күрсәтә, консультацияләр уздыра, бала тудыру йортыннан чыккач та психологик ярдәм күрсәтү туктатылмый. Кайчагында, әлеге авырлыклардан куркып, әниләр балаларыннан баш тарта. Статистика мәгълүматлары буенча, гаиләдә авыру бала туса, 40 процент очракта әтиләр дә гаиләләрен ташлап китә. Әмма бу мәсьәләне чишү юлы түгел икәнлеген генә олыларның күбесе аңламый. Табигать тарафыннан кыерсытылган нарасыйларны ташлап калдырырга түгел, ә аларны тормышка җайлашырга, үзләрен кимсенгән итеп тоймаска өйрәтергә, шулай тәрбияләргә кирәк. Закон да физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне яклый. Мондый балалар, башкалар белән бергә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә йөрергә хокуклы.

Ни кызганыч, медицина ничек кенә алга китмәсен, әмма инвалидлар саны кимеми. Быел Медицина социаль экспертизасы баш бюросына 55 меңнән артык кеше мөрәҗәгате теркәлгән. Ә 16,4 меңе исә әлеге оешмага беренче тапкыр гына мөрәҗәгать иткән, шуларның 14 770е инвалид дип танылган.

Бер физик кимчелеге булган зат, гадәттә, икенче бер өлкәдә искиткеч сәләтле була. Кемдер шигырьләр, әсәрләр яза, икенче берәүләр рәсем ясый, тегә, чигә, бәйли. Танылган язучы Фәнис абый Яруллинны гына алыйк. Аның үзеннән соң күпме мирасы калды, үл татар халкына күпме әдәби әсәрләр, шигырьләр, җырлар бүләк итте. Ә аның кебек затлар безнең арада искиткеч күп! Алар һич кенә дә тик тормый. Мисал өчен, быел ун ай эчендә генә дә гражданнарны социаль яклау оешмаларына 3,6 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1,7 меңе эш урыннары белән тәэмин ителгән. Россия буенча исә эшкә урнаштырылган инвалидлар саны 14 меңнән чак кына артып китә. Бу цифрлар безнең республикада физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә мөнәсәбәтнең уңай булуы һәм аларга ярдәм күрсәтелүгә тагын бер мисал.

Тагын шуны да әйтеп узарга кирәк, Татарстанда 14 физик мөмкинлеге чикләнгән кеше быел үз эшләрен ачып җибәргән. Алар кием‑салым тегү ательелары, чәчтараш кебек халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрен сайлаган. Дәүләт мондый кешеләргә 117 мең сум тирәсе акчалата ярдәм күрсәтә.

Инвалидлар өчен оешмаларда эш урыннары махсус җиһазландырыла. Быел гына да Алабуга шәһәренең ике оешмасында шундый 14 урын булдырылган. Дөрес, әлеге эш урыннарын җиһазлау өчен дәүләт тарафыннан матди ярдәм күрсәтелә һәм бюджеттан 40 миллионнан артык акча бүлеп бирелә.

Татарстанда «Уңайлы мохит» программасының эшләве дә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен зур ярдәм. Әлеге программа кысаларында, республикада 1700 дән артык подъезд, мәдәният учреждениеләренең 82 проценты, сәламәтлек өлкәсенә кагылган учреждениеләрнең 76 проценты, социаль яклау оешмалары урнашкан биналарның 53 проценты җайлаштырылган.

Болар барысы да уңай күренешләр, билгеле. Урамга һава суларга чыкканда лифтларда, баскычлардан төшкәндә-менгәндә, урамда йөргәндә, җәмәгать урыннарында нинди авырлыклар кичергәннәрен, нинди каршылыкларга очрауларын алар үзләре һәм инвалидларның якыннары гына белә. Әмма бернинди җайлаштырылган бина да, бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар да кешелеклелекне, уңай мөнәсәбәтне, күңел киңлеген, йөрәк җылысын алыштыра алмый. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булсак, үзебезнең җылы сүзләребезне кызганмасак иде. Җылы сүз - җан азагы, ди татар халкы. Иң мөһиме - йөрәк җылысы!

Фото: sntat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading