16+

Үз диңгезебез дә ярый

Элек җәй җитү белән, халык чит илләргә ашкынса, быел туристларның күбесе Кара диңгез буен сайлый икән. Соңгы вакытта Сочи, Лазаревское, Геленджик, Анапага баручылар арткан. Кояшлы Абхазия елдан-ел популярлаша. Юллама да әллә ни кыйммәт түгел, комлыклары да чиста, дип сөйли туристлар. Санкт-Петербургның диңгезе булмаса да, истәлекле урыннары белән танышу өчен барып...

Үз диңгезебез дә ярый

Элек җәй җитү белән, халык чит илләргә ашкынса, быел туристларның күбесе Кара диңгез буен сайлый икән. Соңгы вакытта Сочи, Лазаревское, Геленджик, Анапага баручылар арткан. Кояшлы Абхазия елдан-ел популярлаша. Юллама да әллә ни кыйммәт түгел, комлыклары да чиста, дип сөйли туристлар. Санкт-Петербургның диңгезе булмаса да, истәлекле урыннары белән танышу өчен барып...

Элек җәй җитү белән, халык чит илләргә ашкынса, быел туристларның күбесе Кара диңгез буен сайлый икән.
Соңгы вакытта Сочи, Лазаревское, Геленджик, Анапага баручылар арткан. Кояшлы Абхазия елдан-ел популярлаша. Юллама да әллә ни кыйммәт түгел, комлыклары да чиста, дип сөйли туристлар. Санкт-Петербургның диңгезе булмаса да, истәлекле урыннары белән танышу өчен барып кайтучылар шактый. Тозлы күл (Соль-Илецк) юлына да тузан кундырмыйлар.
Ә инде чит илгә баручылар, нигездә, Төркия һәм Мисырны сайлый.
- Бу очракта турагентстволар аша барырга кирәк, - дип киңәш бирә дөнья буйлап сәяхәт итүче Екатерина Петренко. - Мәсәлән, Төркиянең Мармарис шәһәрендә урнашкан биш йолдызлы отельгә бер атнага ике кешелек юллама - 40 мең сум. Үз юлың белән барганда 60 мең сум чыгарга мөмкин. Ә Мисырда яхшы отель, диңгезгә дә бик якын урнашкан булса, ике кешелек юллама 75 мең сумнан башлана. Үз юлың белән бару шулай ук кыйммәт. Юллама доллар һәм еврога бәйле булгач, аларның бәяләре көн дә алмашып тора. Ә инде Азия илләренә барырга уйласагыз, дүрт-биш ай алдан интернет челтәрен кулланып, отель өчен Trivago.ru сайтын, авиабилет сайлау өчен ozon.travel сайтын куллана аласыз. Чагыштырып утыруга вакыт күп китсә дә, сәяхәт ике тапкырга арзан чыгачак. Беренчедән, Азиягә виза кирәкми, икенчедән, анда ризык бик очсыз.
- Икътисади кризис аркасында, туризм өлкәсенә быелгы кыш аеруча авыр­га туры килде, эш урыннары да кыскартылды. Төркия һәм Мисыр ­Россиянең туристлар санын киметмәс өчен ташламалар ясый башласа да, чит илгә сәяхәт итү ике тапкыр кыйммәтләнде. Шуңа күрә туроператорлар 30 процентка кадәр клиентларын югалтты. Таиланд, Греция һәм Испания дә элеккеге сыман кызыксыну тудырмый. Төркия, Мисырга баручылар да арзан кунакханә эзли, - дип сөйләде туризм буенча менеджер Динә Хисамова.
- Чит илгә чыкканда сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз! Яхшы «страховка» өчен 6-7 доллар күп түгел. Юридик ярдәм дә шул бәягә кергән. Чит илләрдәге базарларда экскурсия тәкъдим итүчеләрдән баш тартыгыз. Алар сезнең сәламәтлегегез өчен җавап бирмәячәк, - дип кисәтә Татарстанның Туризм комитеты рәисе Сергей Иванов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading