16+

Заманалар үзгәрсә дә, Вакыйф Нуруллинның әсәрләре бүген дә актуаль

Язучы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Вакыйф Нуруллин исемен быелгы Тукай бүләгенә кандидатлар исемлегендә күреп, аның әсәрләрен укучылар да куангандыр. Әлеге бүләккә аның узган ел дөнья күргән «Сайланма әсәрләр»енең беренче томы тәкъдим ителде. Анда язучының «Күпер чыкканда», «Әгәр син булмасаң», «Аккан су юлын табар» дигән повестьлары урын алган. Вакыйф...

Заманалар үзгәрсә дә, Вакыйф Нуруллинның әсәрләре бүген дә актуаль

Язучы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Вакыйф Нуруллин исемен быелгы Тукай бүләгенә кандидатлар исемлегендә күреп, аның әсәрләрен укучылар да куангандыр. Әлеге бүләккә аның узган ел дөнья күргән «Сайланма әсәрләр»енең беренче томы тәкъдим ителде. Анда язучының «Күпер чыкканда», «Әгәр син булмасаң», «Аккан су юлын табар» дигән повестьлары урын алган. Вакыйф...

Комиссия әгъзалары арасында да Вакыйф Нуруллин әсәрләре белән таныш кешеләр булса, ул игътибардан читтә калмас, дип ышанасы килә. Узган ел әдип үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткәндә, Президент та аңа, озак еллар татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен, Рәхмәт хаты юллаган иде.

1974 елда телевидениедә күрсәтелгән «Күпер чык­канда» спектаклен (режиссеры - Марсель Сәлимҗанов) караганнан соң, әсәр авыл халкының теленнән төшмәде. Аның китабын китапханәләрдән эзләп табып укыдылар. Телевидениедән кабат күрсәтүләрен сорап, хатлар язалар. Әмма фондка яздырмау сәбәп­ле, аны кабатлый алмыйлар. Кешеләргә яхшылык эшләү, гаделлек, гаилә мөнәсәбәтләре турында ул. Вакыйф Нуруллинның һәр әсәреннән телевизион спектакль эшләрлек, һәркем өчен гыйбрәтле язмышлар анда. Заманалар үзгәрсә дә, аның язган повестьлары бүген дә актуаль, киләчәктә дә шулай булачак. Алар беркайчан да искерми торган саф, керсез мәхәббәт турында. Һәркайсы - яшьләрне тәрбияли торган әсәрләр. Аларны инде күптәннән мәктәп программасына кертергә вакыт югыйсә. Шулай да тәҗрибәле педагог­лар әдәбият дәресләрендә һәрвакыт Вакыйф Нуруллин әсәрләрен өйрә­түне үзләренең бурычы дип саный. Аларны барыбер укыталар. Язучының әсәрләре барысы да тормыштан алынган гади хезмәт кешеләре, үзе аралашкан, очрашкан кеше­ләр. Аның әсәрләре уйландыра, укучы белән ике арада күпер сала.

«Аккан су юлын табар» повесте Кукмара районында эшләгән, алда барган колхоз рәисе турында. Аның яхшы эшләгәнен күрә алмыйлар, партиядән дә чыгаралар. Җитәкче эшсез кала. Ул чактагы Өлкә комитет җитәкчесе Табеев райком секретарена аңа артта калган колхозны бирергә куша. Колхоз рәисе аны өч ел эчендә алдынгылар рәтенә чыгара. Әлеге китабын укыганнан соң, аннан: «Син колхоз рәисе булып эшләдеңме әллә?» - дип сораучылар да була. Язучы, аны язганда, авыл хуҗалыгы турында күп укый, бөтен нечкәлекләрен өйрәнә.

Вакыйф Нуруллин озак еллар китап нәшриятында һәм милли музейда хезмәт куя. Шуңа күрә дә хезмәттәшләренең язучыны Тукай бүләгенә тәкъдим итүләре очраклы түгел.
Вакыйф абыйның матур стиль белән язылган әсәрләрен укый башлагач, алардан аерыласы килми, алар бер сулышта укыла. Шул чакта аның каһарманнары белән бергә яшисең, шул вакыйгалар эчендә кайныйсың. Алар белән бергә шатланасың, бергә борчыласың. Каһарманнары - кызыклы, югары әхлак­лы кешеләр. Ул аларның эчке дөньяларын оста итеп сурәтли. Аның әсәрләрендә безнең замандашлар. Бүгенге көндә күпләргә җитмәгән патриотик һәм әхлак тәрбиясе аның әсәрләрендә кызыл җеп булып су­зылып бара.

Вакыйф Нуруллинның әсәрләре башка телләргә дә тәрҗемә ителгән. Шуңа күрә аны һәр җирдә яратып укыйлар. Әгәр Вакыйф Нуруллинга Тукай исемендәге бүләк бирелсә, бөек шагыйребезнең рухы да шат булыр иде. Ул аңа күптән лаек.

Вакыйф Нуруллин Тукай премиясенә ике томда «Сайланма әсәрләр»е өчен тәкъдим ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading