16+

Үзгәрешләр, үзгәрешләр...

«Пенсия системасы өлкәсендә реформа ясау нәрсәгә кирәк? Рәмилә Гыйльметдинова, Казан».

Үзгәрешләр, үзгәрешләр...

«Пенсия системасы өлкәсендә реформа ясау нәрсәгә кирәк? Рәмилә Гыйльметдинова, Казан».

Пенсия өлкәсендәге үзгәрешләр Россия пенсия системасындагы хәл ителмәгән мәсьәләләрне чишәр һәм киләчәктә халыкны социаль яктан җитәрлек дәрәҗәдәге пенсия белән тәэмин итәр өчен кирәк.
Билгеле булганча, пенсия системасындагы төп үзгәрешләр 2002 елда булган иде. Аның нигезенә иминиятләштерү принциплары салынды, пенсия хокукларын формалаштыру һәм исәпләү системасы үзгәртелде, мәҗбүри пенсия иминиятләштерүнең тупланма компоненты кертелде. 2010 елның 1 гыйнварыннан исә валоризация үткәрелде, ягъни олы яшьтәге гражданнарның 1991 елга кадәр формалашкан пенсия хокуклары яңадан бәяләнде. Ә бердәм социаль салым турыдан-туры Россия Пенсия фондына һәм башка бюджеттан тыш социаль фондларга җибәрелә торган иминият кертемнәре белән алмашынды.
Әмма пенсия системасында төп мәсьәләләр әле бүгенгәчә хәл ителеп бетмәгән.
Беренчедән, хезмәт пенсияләренең күләмен киләчәктә социаль яктан җитәрлек дәрәҗәдә саклап калу өчен иминият чыганаклары җитәрлек түгел. Мәсәлән, бүгенге көндә хезмәт хакын картлык буенча хезмәт пенсиясе белән алмаштыру коэффициенты 36,2 процентка тигез. Пенсия кагыйдәләре элеккечә сакланып калган очракта, 2030 елда ул 25 процентка, ә 2040 елда исә тагын да түбәнрәккә төшеп бетәчәк.
Икенчедән, пенсия системасында финанс яктан тигезсезлек күзәтелә, моның сәбәпләре арасында иминият кертемнәрен түләүчеләрнең саны кимү дә һәм пенсия алучыларның артуы да тора. Мәсәлән, бүгенге көндә эшләүчеләр пенсионерларга караганда 1,6 тапкырга күбрәк. Әмма инде 2028 елга ук эшләүчеләрнең һәм пенсионерларның саны тигезләшәчәк. Әлеге очракта Пенсия фондының бюджет дефициты 2030 елга 3 триллион сумнан да артып китәчәк, бу хәзерге вакыттан 3 тапкырга күбрәк дигән сүз (2012 елда 1,075 триллион сум).
Өченчедән, вакытыннан алда пенсиягә чыгучыларны финанслау чыганагы да билгеләнмәгән. Мәсәлән, хәзерге вакытта һәр өченче граждан пенсиягә вакытыннан алда чыга. Гадирәк итеп әйтсәк, иминиятләштерүчеләр 3 эшләүче өчен дә пенсия системасына бер үк тариф белән түлиләр, ләкин ул өч кешенең берсе пенсиягә 5 яки хәтта 10 елга да алданрак чыга ала (зарарлы урыннарда эшләүчеләр). Алдан пенсиягә чыгучыларның хуҗалары алар өчен бернинди дә өстәмә финанс чыгымнары тотмый һ.б.
Кыскасы, якын киләчәктә пенсия системасында үзгәрешләр булмаса, җитешсезлекләрне төзәтмәсәк, гражданнарны тиешле дәрәҗәдәге пенсияләр белән тәэмин итү мөмкин булмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading