Танышым инде бер еллап эш таба алмый. Хәер, берничә җиргә урнашып карады каравын. Тик эшне эшләүдә бер хикмәт, яратып эшләүдә ун хикмәт, диләрме әле, күңеленә берсе дә ошамый. Кайсында җитәкчесе кырыс, кайсында хезмәт хакы түбән, кайсында авыр күтәрергә кирәк, яллары юк. Кыскасы, кыз да булсын, буаз да булсын дия-дия, танышым...
Бездәге эшсезләрнең 20 проценты 18дән 29 яшькә чаклы яшь кешеләр икән. Ә менә Росстат мәгълүматлары буенча соңгы елларда Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе Россия буенча иң түбәне булып санала. Ул бары 3,3 процентны тәшкил итә. Күпме бу, азмы? Чагыштыру өчен иң югары күрсәткечне мисалга китерергә була. Эшсезлек дәрәҗәсе Төньяк Кавказ федераль округында 10, 8 процентка җитә. Башны юләргә салып, мин дә эш эзләп карадым әле. Ни хикмәт, югары белемем, эш тәҗрибәм юк дип әйтсәм дә, эш табарга була икән.
Эшне кайдан табарга? Беренче чиратта, күпләр газетадагы игъланнарга игътибар итә, интернетта казына башлый. Монда төп башына утыртып калдыра торган белдерүләр дә шактый шул. Әнә шул капкынга эләгеп, чын-чынлап эш эзләүче шактый вакытын әрәм итә дә. Игъландагы номер буенча шалтыратам.
- Без шәһәр үзәгендә урнашканбыз. Паспортыгызны алып килегез. Әңгәмә булачак.
Кызык өчен генә эш эзләсәм дә, дулкынландыра. Белгән догаларны укый-укый, рәсмирәк кыяфәттә киенеп-ясанып, дипломымны алып, шәһәр үзәгенә юл тотам. Тик... офиста утыручы яшь кенә кызга синең дипломың кирәк түгел икән бит, паспортыңны сорый да:
- Булачак пенсиягезне башта дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчертәбез дә, аннары теләгән сорауларыгызны бирә аласыз, - дип кыстый башлый. Нишлисең, беләсе килә бит инде нинди эш тәкъдим итәчәкләрен, шәһәр үзәгенә кадәр килеп тә, буш кул белән кайтып китәсе килми, паспортны бирми чара калмый. Ул исә, үзенә тагын бер клиент таптым дип шатланып, сиңа берничә телефон номеры суза, бу эш тәкъдим итүчеләр белән элемтәгә керү номерлары икән. Шалтырата башлагач, берсе - Мәскәү номеры, икенчесе Калининградныкы булуы ачыклана, менә сиңа эш...
Күп игъланнар челтәрле маркетингка барып тоташа. Монда эш тәкъдим итүчеләрнең ниләр сөйләп кызыктырганнары турында «ШК»ның алдагы саннарында язган да идем инде. Кыскасы, тагын бер капкын.
Эзләнә торгач, берничә эш таптым. Берсе - телефонда оператор, икенчесе - яңа ачылган медицина үзәгендә регистратурада утыручы хезмәткәр, өченчесе - офиста сәркатип, дүртенчесе - укытучы (педагог белемем булмаса да, махсус курслар узарга була икән), идән юучы, кибетчеләр турында әйтеп тә тормыйм инде. Яңа ачылган шәхси балалар бакчасына исә бигрәк тә кыстап чакырдылар. Ике телдә дә яхшы сөйләшкән хезмәткәрләргә кытлык икән аларда. Хезмәт хаклары 6-15 мең тирәсе. Кыскасы, эш җитәрлек. Авито.ру сайтын ачсаң гына да 18 меңнән артык вакансия тәкъдим итәләр.
Ә танышым һаман эшсез, сәбәбе нидә икән соң дип уйлана башладым. Әйтик, шул ук Авитога сатарга машина куйдың ди. Башта бик кыйбат бәягә тәкъдим иттең, алучы булмады, акрынлап бәяне төшердең, шалтырата башладылар, минимумга кадәр төшергәч, алучы да табылды. Эш белән дә шулайрак түгелме соң? Таләпләрне бераз киметеп, бәлки, аз хезмәт хакына да риза булып эшли башларгадыр? Аннары эш урыныңда үзеңне күрсәтеп үсәргә, камилләшергә мөмкинлек булгач, хезмәт хакы үзеннән-үзе күтәреләчәк ләбаса.
Эштән оялмаска кирәк. Идән юучы, официант, завод хезмәткәре, пешекче - болар да һөнәр ияләре. Алар да ярыйсы гына акча эшли ала. Ни дисәң дә, эшсез кешегә караганда, күкәй сала торган тавык яхшырак, диләрме әле? Күршебездә яшәүче Айрат - югары белемле юрист. Тик нигәдер таксист булып эшкә урнашты.
- Ике машина сатып алып, аларны таксига арендага бирдем. Үзем дә таксига эшкә урнаштым. Юрист булып, эш таба алмадым. Шуңа да, вакытлыча такси эше дә ярап торыр, дидем. Эшләми ятканчы эшләсәң, аз булса да, акча керә бит. Шулай мин менә ипотеканы, кредитларымны түләп бара алам. Югары белем, диплом, юрист башым белән таксида йөримме дип яткан булсам, бәлки, ачка тилмергән булыр идек, - ди Айрат.
Ә кемнәрдер менә шул үзенә булган югары бәяне төшерә алмый интегә дә инде.
Яраткан, күңелеңә ошаган эш табу да бик мөһим. Әгәр эш сиңа ошамый икән, ул һәрвакытта да иң авыры, күңелсезе булып тоеладыр, мөгаен.
- Мин иртәдән бирле заводта, тавыштан колакларым тона, ә күрше Сәкинә мәктәптә укытып та, миннән күбрәк хезмәт хакы ала. Укытучының нинди эше бар соң аның, күтәрми-төшерми, - ди Фирая апа.
Юк шул, Фирая апа, һәр эшнең дә үз авырлыгы, күрше тавыгы гына күркә булып күренә ул. Кайбер укытучыларның, киресенчә, заводка чыгып качасы килгән чаклары да буладыр әле, кем белә?
Эш җитәрлек Казанда. Бер кешегә берничә вакансия дә туры килә әле. Сайлап алу мөмкинлеге дә бар. Ярты көн эшлисеңме, көн аралашмы, эш графиклары да сыгылмалы. Эш һәм мәшгульлек үзәкләре дә эшсезләрне кабул итәргә әзер. Вакансияләр ярминкәләре дә гел үткәреп торалар. Бары тәвәкәлләргә генә кирәк...
PS. Кеше биш ел саен эш урынын алыштырып торырга тиеш, ди япон галимнәре. Әмма мин эш урыннары тапсам да, журналистлыктан тәрбиячелеккә китә алмам, ахры...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар