16+

Журналист һөнәрен алмаштыра: «Мин дә сату иттем әле сәүдә үзәгендә...»

Үз гомеремә беренче мәртәбә һөнәр алмаштырдым. Кызык өчен дә, бу эшнең асылына төшенер өчен дә түгел.

Журналист һөнәрен алмаштыра: «Мин дә сату иттем әле сәүдә үзәгендә...»

Үз гомеремә беренче мәртәбә һөнәр алмаштырдым. Кызык өчен дә, бу эшнең асылына төшенер өчен дә түгел.

Өстәмә керем ымсындырды. Менә җае да чыкты. 

Күрештерә торган җир...
Дуслар хәбәр салды: “Южный” сәүдә үзәгенә бер көнгә сатучы кирәк, диләр. Иртәнге сәгать уннан кичке сәгать унга кадәр эшлисе, хезмәт хакы көненә 3 000 сум ди. Баш җиткәнчә хәйлә корып, җитәкчегә икенче бер сәбәп җиткердем дә, күзне тырнап ачуга, йөгердем сәүдә үзәгенә. Бәясен дә, эшкә карата таләпләрне дә кичтән үк килешеп куйдык. Машина кую урынын да аңлатты, сатучылар өчен парковка дигәне читтәрәк икән. Ә минем анда кадәр үк барасым килмәде, мәйтәм, кем белә бер көнлек сатучыны, ярый ла башкаларныкын каравылчылары таный, мин әле ят кеше. 
 

Хуҗасы – яп-яшь кенә егет, Казан үзәгендә дә кибете бар: бисердан һәм номер буенча буйый торган картиналар сата. Әллә ни зур ихтыяҗдагы товар да түгел кебек, әмма керемле тармак икән, бигрәк тә бәйрәм алларында сәүдә гөрли. Мин дә яңа ел бәйрәмнәренә кадәр үк сату иткән идем, язарга гына бераз соңардым, гаеп итмәссез. 

Сатучылар махсус ишектән керәләр. Сак хезмәте аша үтеп, журналга имза куялар, ничәдә килгән, янәсе. Ә мин, хуҗа әйткәнчә, сәүдә үзәге ачылгач, төп ишектән кергән идем, ике сүз алышырга да өлгермәдек, сак хезмәте килеп тә басты, билгеләнмәдегез, имзагыз кирәк, ди. Икәүләп төшеп киттек. Анда да кәгазь эше тау кадәр, сатучының кемлеген алдан рәсмиләштерәсе. Килештердек. Ә минем бер көнлек сату хезмәтенә чыгуымның сәбәбе дә: сатучысы авырып киткән, бәйрәм алдыннан сатуны туктата алмый бит инде. 

Сәүдә үзәкләрендәге коридорларда утраучык булып урнашкан сәүдә нокталарын күргәнегез бардыр. Төнгә аларны махсус брезент белән каплап китәләр. Иртән ачасың, товарны санап аласың, дәфтәргә теркисең дә, утраучык янына куелган бердәнбер урындыгыңа утырып көтәсең. Сатып алучылар ишелеп килерме, берәмләпме, монысы бәхет эше. Ә синең вазыйфа авыр түгел, көн үтсенгә тирә-юньне күзәтәсең. Сәүдә үзәгенең икенче катында идем, ун адымнан ашау кафелары тезелеп киткән, әй ашап та карый икән иртәдән халык. Өйләрендә ризык пешерми ахрысы бу шәһәр халкы. Өлкәнрәк яшьтәге апалар икәүләшеп киләләр дә, озаклап йә каһвә эчәләр, йә бургер алып ашыйлар, туйганчы сөйләшеп утыралар. Чәйгә йөрешү гадәтен төрләндереп, әзер ризыкка килүләредерме, әллә гомумән бер-берсе өенә йөрешмәүләредерме, аңламадым. Әмма ярты көн үткәнче, каккан казык кебек селкенмәүләренә хәйран калдым.

Ашау тирәсе гөрли инде, киләләр, китәләр. Әле танышларымны да күрдем. Сәүдә үзәге шундый җир, Казанны зур дисәк тә, үз авылың кешесе очрамыйча каламы соң?! Берсе үткәндә артым белән борылдым, мәйтәм, сәлам бирсәм, моны эштән куганнар, сату итәргә калган дип авылга кайтып сөйли инде. Үзе дә кеше хатынын җитәкләгән, барган җирдән туктап, үбешүләренә ни әйтим... Хатыны, ике баласы бар. Икенче танышым – мулла! Бер тирәдә яшибез. Ашларга аны чакырам. Бу да, мин сиңа әйтим, яшь кыз белән күреште. Тегесе көттереп кенә килде, озак күзәттем мулланың әрле-бирле йөренүен. Кочаклашып күрештеләр, кара-каршы утырып ашадылар да, култыклашып чыгып киттеләр. Әллә мине җен саташтырды, әллә аны, аңламадым. 

Сәүдә хәйләсез булмый... 
Ике сәгать тик утырдым. Килүче юк. Өч утраучык рәттән тезелеп киткән. Төрлебез төрле товар сатсак та, көндәшләр кебек, бер-беребезне күзәтәбез. Тегеләрнең дә эш бармый, минеке дә. Түзмәде, күршем танышырга килде. Сораштырды да, шушы ук сәүдә үзәгенә сатучылар гел кирәк дип, минем номерны сорап алды. Чыгам мәйтәм, аларда да өч мең сум түлиләрдер, дисәм... Сәүдә үзәге буйлап, шәм яндырып эзләсәң дә көненә 1 100 сумнан да артыгын түләүче юк икән. Шуңа саткан товарың бәясеннән 5 проценты өстәлә. Сата алмасаң 1 100 сумыңны учыңа йомарлыйсың да, кайтып китәсең. Ә миңа нигә күп дисезме?

Бәйрәм алдыннан рискка барган бу егет. Ябык торса, бер сумлык та әйбер сатылмый бит. Дәфтәрен ачып карадым, аның сатучысы да 1200 сумга эшли икән. Соңгы араларда гына кичен кайтырга дип таксига 300 сум бирергә гадәтләнгән. Барысы да теркәлеп бара. Көнлек сату бәясе 20 мең сумнан алып 30 мең сумгача. Шунысы кызык, берничә көн сату гөрли дә, бер көнгә тыныбрак тора. Аннан тагын китә котырып... Шыпырт кына утрау мәйданы өчен аренда бәясен дә карадым. Аена 24 мең сум! Куш уч зурлыгы урын. Көнлек 30 мең сумлык товар сатсаң ярый да ул. Алай да керемгә эшлиләр, кызганмадым сәүдәгәрне. Ни дисәң дә кассаны да хәйләлиләр. Аппараты тора үзе, тикшерергә килсәләр, әле генә ватылды, килеп төзәтергә тиешләр, шуларны көтәм, дип әйтерсең, ди. Мин әйтәм, теге “Беренче театр”дагы  Биби итте мине, чикләвекнең имәндә икәнлеген, әйтерсең лә аңламыйм... 

Күршем серне чиште: кергән ишегеңә барып, кайту сәгатеңне язып, имзаңны сырлап кил, ди. Кайтканда озын чират, һәммәсе дә шул тәрәзәгә тыгыла, ярты сәгатьсез дә чыгып китә алмыйсың, дигәч, йөгердем!  

Әллә түли, әллә юк...
Шәһәр халкы төш җитәрәк кузгала. Шунысы рәхәт, тотып, киеп карап азапламыйлар күршеләрнеке кебек, әле бит алар сине кузгатып, әйберләреңне тузгыталар да, алмыйча да китәләр. Ә миңа дигәннәре төбәп килә, кирәксенгәне. Сәгать икеләрдә беренче сатып алучы сөендерде. Шуннан китте... Картиналарны, гомумән, озак сайлап тормыйлар, рәсемнәренә карыйлар да, ошатканын алалар да китәләр. Бәясен дә сатулашмыйлар. Әле хуҗа егет, 10 картинаны аерып, өстенә “скидка” дип яздыртты. 1200 сумлык бәяне 600 сумга төшердек.

Икене алсалар 500 сумнан бирәсе, диде. Сәбәбен сорагач, әйдә, элек кайтканнар дип әйтерсең, диде. Кеше игътибары өчен җим буларак эшләнгән эш дип аңладым. Ни дисәң дә картинадагы сурәтнең үзеңә ошаганын аласың инде, бәясенә дә карап тормыйсың. Кемдер икене, өчне дә алды. Егет халкы да сөйгәннәренә картина сайларга тырышты, берничә кызны бәхетле итәр өчен, зәвыкләрен сорашкан булдым. Минем сату гөрли дә, күршеләргә ямансу. Яннарына бардым. Урамда салкын булса, безнең башлыкларны алалар инде, җылырак көннәрдә якын да килмиләр, диләр. Ул көнне ни гаҗәп, ашау тирәсеннән кала, сәүдә үзәгендә бер генә ноктада да сату әллә ни бармады. Чыбыксыз телефон аша кемнең күпме сатканын белеп, ишетеп торалар икән. Үземә үчләшмәсеннәр дип куркып та куйдым әле. 

Гел утраучык янында гына утырып торырга димәгән. “15 минутка киттем” дигән язуыңны товар өстенә утыртасың да, сәүдә үзәге буйлап берәр сәгать йөреп киләсең – ярый. Тик күршеңә генә әйтергә кирәк, ул күз-колак булып торса яхшырак. Ләкин мин алай иркенләмәдем. Күршеләр кебек төшке ашымны алып килсәм дә, ашау нокталары янында куелган микродулкынлы мичләрдә җылытып ашамадым. Микродулкынлы мичләрдән сатучыларга кулланырга ярамый икән, күрсәләр – штраф ди. Ураза тоттым. Зал буйлап сак хезмәте егетләре туктаусыз йөреп тора, ачкыч белән борып җибәргән нәрсәләр шикелле, барган җирдән маршрутны кинәт үзгәртеп икенче якка юнәләләр, күзләренә чалынмау яхшырак. 

Ул да түгел, йөгереп диярлек балалы хатын килде. Бисерлы картина алганнар, әмма бисерлары җитмәгән, кызы “чигеп” бетерә алмаган. Шундый укны сатып алмакчылар, юк. Әй, орыштылар мине, әй, сүктеләр. Хуҗа егет белән дә хәбәрләштек, ул кибетенә килергә чакырган иде, нишләгәннәрдер. Сак булыгыз, карап алыгыз дияр идем, эшкә керешмичә каян беләсең инде? Шундый хәлләр дә була икән.  

Көн тиз үтә. Әле мин ияләшмәгән килеш вакытны сизмәдем. Вәт җиңел хезмәт бу, баш белән уйлыйсы юк, бернәрсә өчен җавап бирмисең. Ике көн эшлисең дә, ике көн ял итәсең. Әгәр дә мөмкинлегең булса, ике көн ялыңда икенче бер ноктага да чыгып эшләргә мөмкин, мондагыларның күбесе акчаны шулай “көри”, хәтта күршеләрем дә. 

Кайтыр вакыт җитәрәк, поездга соңга калган кебек, тагын 5 кеше картина алып китте. Инде барысын да тәртипләп язып, санап куйган идем югыйсә. Сызып, бозгаладым да, яңа саннарны яздым: калган картиналар күпме, сатылганы никадәр. Теге брезентны каплап, фотога төшердем дә хуҗага җибәрдем. Эш көнем тәмамланды, кичке сәгать ун тулды янәсе. Көтәм, акча юк. Күчерәм, дигән иде. Эчкә шүре керде. Ә түләмәсә? Шалтыраттым. Хәзер, диде дә, өзде бу элемтәне. Көтәм, юк. Кабат җыйдым, мин әйтәм, калдырган акчаны кереп алыйммы, күчерәсезме? Әллә мин сабырсыз, әллә ул вәгъдәсен бозмакчы иде, ут биетеп, талап диярлек алдым, күчерде. Менә шулайрак “Южный”дагы нокталарда сәүдә хәлләре...       

Язмага реакция белдерегез

8

4

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец

    Мөһим

    loading