Иң кызыгы сәнгать академиясенә укырга кергәч башланды. Анда программа җитди, хәер, югары белем шундый булырга тиеш инде. Мин III курста укып йөргәндә, Уфа опера һәм балет театрында Заһир Исмәгыйловның «Каһым Түрә» операсын әзерлиләр иде. Шунда башкорт халык җыры «Эскадрон»ны җырларга тәкъдим иттеләр. Бер генә куплетын. Ул роль сәхнәдә, булса, шул 3 минут булгандыр инде. Укытучым: «Театрга кереп, режиссерга шул җырны җырлап күрсәт әле», – диде. «Эскадрон»ны аңа кадәр Илһам абый, Абдулла Солтановлар башкаруында тыңлап, яхшы белә идем. Җырлап күрсәттем. «Шәп, иртәгә үк репетициягә киләсең», – диде режиссер Иркен Габитов. Ул мине опера сәхнәсенә чыгарды да.
Шул мизгелдән иҗатым, уйларым һәм хыялларым бөтенләй башка борылыш алды. Театр дөньясы, андагы тормыш... Ул бөтенләй башкача бит! Хәтта һәр театрның үзенә җәлеп итә торган исе дә бар.
«Әле бит мин студент кына. Эшләп карыйм, барып чыкмаса, ташлармын», – дип, үземдә артык ышаныч тоймыйча, бу эштә үземне сынап карарга булдым.
Әмма бу юлны сайлап ялгышмадым. Беренчедән, шәп педагогларда укыдым. Фәрзәнә Сәгыйтова мине вокал серләренә төшендерде. Опера буенча Марат Хисмәтуллин үзенең киңәшләрен кызганмады. Ул – легендар Мәгәфур Хисмәтуллинның улы, зур талант һәм көчле режиссер. Ул мине тәрбияләде: һәрбер жест, сәхнәдә үзеңне тоту. Чыгып җырлау гына түгел бит. Геройлар арасында мөнәсәбәт, аны тоемлау... «Беркайчан да уйнама, халык аңламаячак. Ә шул персонаж бул. «Шул герой булсам, нишләр идем?» – дигән сорауны алдыңа куй да аның тормышы белән яшә», – диде ул миңа. Уңыш сере шунда да. Ул бит кино караганда да сизелә: чын геройлар булса, алар белән бергә кайгырып, хәтта күзләр дә яшьләнә.
– Әлбәттә, опера – зур талант сорый торган югары сәнгать, тик эстрада керемлерәк кебек бит?
Солянка концертларында чыгыш ясый алмыйм. Бервакыт, яраткан җырчымның чыгышын карар өчен, җыелма концертка бардым һәм залда утырып шаккаттым. Хәзер тыңлаучының культурасы юк. Тамаша залына сыра, аракы, кабымлык алып кереп утыралар. Сикереп басалар, кычкыралар, чиныйлар... Бу бит коточкыч! Мондый концертлар мәдәни чара була алмый. Мине бу хәл бик борчый. Күңелдә начар тәэсир калды. Урамда үтә торган рок-фестивальләрдә генә андый хәл була дип уйлый идем. Юк, үзебезнең концертларда да икән! Солянкалар - мәдәниятебезне үстерү өстендә эшли торган концерт форматы түгел. Анда иң мөһиме: зал тулсын, кемдер сәхнәдә җырлап торсын. Бу – акча эшләү ысулы гына.
Әлбәттә, акча бар кешене дә кызыксындыра. Хәзерге заманда ансыз бер нәрсә дә эшләп булмый.
Опера сәнгатендәге эш хакына килгәндә, сүз дә юк, шоуменнар күбрәк ала. Екатеринбургта эшләгәндә, эш хакым гаиләмә җитәрлек иде, башка театрлар да рәнҗетмәде. Уфада да начар түгел. Аллага шөкер! Чәйлек, ипилек, шул ипигә, икрасы булмаса да, май ягарлык бар. Артыгы кирәкми.
Эстрада дигәннән, былтыр Казанда тәүге тапкыр сольный концертым булды. Аны Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов оештырды. «Әйдә, концертыңны куябыз. Син киләсең һәм җырлыйсың. Калган бар эшне дә үзем эшлим», – диде. Шулай булды да. Бөтен оештыру мәшәкатьләрен ул үз өстенә алды. Мин сәхнәгә чыгып җырладым да килешенгән гонорарны алып кайтып киттем. Менә шулай эшләргә була. Җитди продюсерлык үзәкләре тәкъдиме булса, кире какмыйм. Әмма җырчының үзенең концерт оештырып йөрүе – фантастикага тиң күренеш.
– Сезнең хакта: «Татар теноры Казан опера театрында җырларга тиеш!» – диләр...
Комментарийлар