Эльмира Кәлимуллина турында белмәүчеләр юктыр да инде ул. Шуңа да, чибәр, талантлы кызның «Голос» проекты аша танылуы, Татарстан Республикасының атказанган артисты булуы турында сөйләп тә тормыйм. Ә менә аның дуслары телендә «кудряш» булуы, әнисенең «йолдызлык чире» мәсьәләсендә куырып кына торуын, нинди сорауга беркайчан да төгәл җавап бирмәячәге – болар турында...
– Эльмира, белүемчә, син музыкантлар гаиләсеннән түгел. Шуңа да ни рәвешле иҗат казанына килеп керүең, танылуың кызыклы – әти-әни хәер-фатихасындагы балачак хыялын тормышка ашыру булдымы ул, кем әйтмешли, йолдызлар кисештеме?
– Гаиләбездә музыкаль белеме булган кеше әниемнең сеңлесе генә иде. Әмма шуңа карамастан, авыз тутырып, гаиләмне музыкаль дип атарга хокукым бардыр. Дәү әнием миңа бишек җырлары белән үк ул орлыкны салды кебек. Әнием миңа мәктәптә җырлау өчен тавышыма туры китереп җырлар сайларга булыша иде. Хәтерлим әле, әни белән аның сеңлесе сөйләшәләр. Туган апам безне абыем белән музыка мәктәбенә йөртергә кирәклеге турында, бездә музыкаль күәс булуы турында тәкрарлый. Әнинең үз туксаны туксан – «Шәһәрнең икенче башындагы мәктәпкә ике баланы ничекләр йөртә алыйм ди мин!» Әмма сез әйткән йолдызлар кисешүедер инде – шул ук елның җәендә безгә шәһәрнең шул телгә алынган «икенче башына» күченергә туры килде. Музыка мәктәбе безнең күршедә генә булып чыкты. Башта сольфеджиода укыдым, хорга йөрдем. Соңрак минем белән индивидуаль рәвештә вокал белән шөгыльләнделәр, акрынлап конкурс һәм фестивальләрдә катнаша башладым.
– Һәм Эльмира шәһәр музыка көллияте студенты булырга уйлый башлады...
– Ә мине анда тавыш мөмкинлекләре җитеп бетми дип алмадылар. (Көлешәбез!) Шуңа мин, тынычлап, юридик лицейда укуымны тәмамладым, институтка икътисадчылык бүлегенә укырга керергә әзерләнә башладым. Мәктәпне тәмамлыйсы елны «Сандугач сайрар илем» исемле конкурста катнашу гына планнарны үзгәртте димме... «Татнефть» уздырган әлеге конкурсның гала-концерты Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узды һәм мин анда Гран-при иясе булдым. Әлеге конкурстан соң Казанда еш булырга туры килә башлады. Нәкъ шул вакытта миңа күпләр музыканы ташламаска, киресенчә, профессиональ рәвештә шөгыльләнергә киңәш итте дә... Мин дә ул вакытта, күпләр кебек үк, югары музыка уку йорты - консерваториягә музыка көллияте белеменнән башка да кабул итүләре турында бихәбәр идем. Чынлыкта исә анда музыка көллиятеннән тыш та кабул итәләр, башта база белемен аласың, аннан кабат беренче курска кабул итәләр. Мин дә шул схемага таянып, Казан дәүләт консерваториясе студенты булдым һәм 2012 елда аны уңышлы тәмамладым. Шул ук елны «Беренче» канал «Голос» проекты турында хәбәр итте дә.
– Әлеге «Голос» проектын, аеруча үзебезнең якташлар чыгышыннан соң, күзәтмичә калган татарстанлы булмагандыр... Ә менә ниләр сәхнә артында, кадр артында калды, Эльмира? Көнләшү, аяк чалулар булдымы?
– «Голос» проекты минем өчен ул иң беренче чиратта – мәктәп. Тормыш мәктәбе. Без бит барчабыз да кечкенә генә дөньяда яшибез. Гадәти кешеләр белән аралашабыз, гадәти эшләр белән шөгыльләнәбез дигәндәй... Ә монда минем өчен бөтенләй башка яссылык ачылды - телевизор экраныннан гына күреп белгән мега-талантлы башкаручылар синең белән янәшәдә эшли, сәхнәдә җырлый, синен осталыгыңны чарлый. Александр Градский, Леонид Агутин, Дима Билан, Пелагея исемнәре үзе генә ни тора?! Әлбәттә, әлеге җирлектә син бик тиз мобильләшәсең, андый осталар кулы астында тиз генә укырга, үзләштерергә өйрәнәсең. Әмма сәхнә арты тормышында сез әйткән көнләшү, аяк чалулар булды дип әйтә алмыйм. Киресенчә, без анда бер-беребез өчен борчылып, төшеп калганнар өчен елашып яшәдек төсле. Аннан, сәхнә бит ул бокс рингы түгел, анда көндәшне егып салырга кирәкми. Чыгып, үзең өчен җиренә җиткереп җырларга гына кирәк.
– Ничек уйлыйсың, Эльмира, танылу өчен нинди шарт мөһим – күп вакытта талант өстенә тырышып эшләү генә дә җитми төсле, уңыш 32 тешен дә күрсәтеп елмаймасаааа...
– Бәлки, миңа ышанмаучылар да табылыр, әмма мин бервакытта да үз алдыма танылу бурычын куймадым. Аны ничек куярга кирәген дә белмим... (Елмая.) Миңа һәрвакытта да мөмкинлегем чигендә тырышып, әйбәт итеп җырлау мөһим иде һәм хәзер дә шулай. Әнием, укытучым һәм үзем өчен минем чыгыш канәгатьләнерлек булырга тиеш. Шул гына. Уңышка ирешү өчен алшарт дип шуны атар идем – үзеңне багышлаган эшеңне яратырга кирәк. Әлбәттә, ярату белән генә булмый. Һәр эштәге төсле үк, музыкада да тырышып эшләргә, күп эшләргә кирәк! Үзеңә ышану да, булдырачакмын, дигән шигарь дә комачауламый һәм Ходайның «амин» дигән сәгате көттермәячәк.
– Танылу Эльмираны нинди якка үзгәртте соң?
– Читтән яхшырак күренәдер инде анысы! (Рәхәтләнеп көлешәбез.) Эчке дөньям белән мин шул ук Эльмира. Әлбәттә, хәзер вакыты тыгызрак, эшләре күбрәк кеше. Чак кына башкарак ритмда да яшимендер... Әмма кабатлыйм, күңелем үзгәрмәде. Әгәр инде борын чөю мәсьәләсендә сорасагыз, минем әни белән, бик тырышсаң да, «йолдыз чире» белән чирләп булмый. Шундук шапылдатып җиргә төшерәчәк.
– Кайда күбрәк яшисең дип тә сорыйм әле, Эльмира, «инста бит»еңә күз салсаң, анда самолет күбрәк...
– Шулай ук мыни? Хәзерге вакытта мин Казан белән Мәскәүдә күбрәк яшимдер. Әмма бу туган шәһәрем – Түбән Каманы оныттым яки яратмыйм дигән сүз түгел. Иҗатчы буларак, ике башкалада мөмкинлекләр күбрәк, шуңа күрә әлегә Казан һәм Мәскәү.
– Иҗатташ дусларың сине «Кудряш» дип атый, моның тарихы да бардыр әле...
– Моның бөтен хикмәте шул бөдрә чәчләр генә инде! Әллә ни кызык тарихы да юк. Үземне белә башлаганнан бирле мине «Кудряш» дип атыйлар да. Быел җәй БИМ-радиода Илнур Пухтов һәм Руслан Халитов белән «Отряд смешного реагирования» дигән программада без бер-беребезне кушаматлар белән атап эндәшә идек. Әлеге программа аша аудитория минем дә кушаматның Кудряш икәнен белде.
– Иҗатташ дуслар темасына тукталгач, сорыйм әле: бармы ул иҗатта ихлас дуслык?
– Әлбәттә! 100 процент! Без беренче чиратта кеше, аннан соң гына иҗади кешеләр. Мин, мәсәлән, консерваториядә бергә укыган төркемдәшләрем белән дус. «Голос» проекты финалистлары – Настя Спиридонова, Маргарита Позоян, Динә Гарипова белән аралашам. Композитор Эльмир Низамов минем дустым.
– Әти-әниең әлеге иҗат дөньясын тормыш векторы итеп сайлавыңны кабул иттеме, әллә башка төрле һөнәрле итәселәре килгән идеме?
– Аларга минем ни-нәрсә белән шөгыльләнүем принципиаль рәвештә мөһим түгел. Сәламәт һәм бәхетле булуым да җитә! Мин сайлаган тармакны да алар шуңа яратып кабул иттеләр, һәрвакыт ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торалар. Алар икесе дә инженер, әнием инженер-укытучы булса, әтием – инженер-төзүче. Бертуган абыем – техник фәннәр кандидаты, укытучы. Минем өчен тормышта иң мөһим һәм иң кадерле шушы өч кешедән башка үземне күз алдыма да китерә алмыйм. Китерергә дә язмасын! Гаиләм минем өчен беренче урында.
– Егет белән кыз арасындагы хисләр, мәхәббәт темасына бераз кагылып үтеп, сорыйсым килә. «Мин сине яратам» дигән тирән мәгънә сыйдырган сүзнең синең тарафтан әйтелгәне булдымы? Гаилә кору өчен идеаль яшь бар дип саныйсыңмы?
– Мин искелек тарафдарыдыр инде, әмма «мин сине яратам» дигән сүзне беренче булып ир-егет әйтергә тиеш дип саныйм. Әлбәттә, гаилә кору турында да уйланганым бар – һәр кыз баланың кияүгә чыгасы, бәхетле оя корасы, балалар үстерәсе килә. Әмма бу сорауга кистереп җавап бирә алмыйм...
– Хәзерге вакытта иҗат мәсьәләсендә без белмәгән, ишетми калган борылышлар бармы? Күпләр иҗат өчен Мәскәүне кулайрак күрә – бу нәрсә белән бәйле?
– Бернинди компания белән дә рәсми килешү нигезендә эшләмим. Иҗат һәм оештыру мәсьәләсендә үзем йөрим. Әмма Мәскәүне иҗат өчен идеаль урын дип әйтә алмыйм анысы. Әлбәттә, ул төп башкала, анда иҗади тормышның пульсы, иҗатка кагылган һәр яңалык анда тизрәк барып җитә, тизрәк чынга ашырыла. Шәхсән минем мисалда исә идеяләремне Казанда чынга ашыру җиңелрәк. Бездә дә шәп студияләр, үз эшенең осталары бар. Аннан, без бит хәзер интернет заманында яшибез. Ә ул бөтен чикләрне бетерергә сәләтле. Мисалга, минем «В черном бархате» Казанда калыпка салынды, гитара солосы Мәскәүдә язылды һәм электрон почтадан мине «куып тотты».
Ә Казан тормышымда зур урын биләп тора. Озакламый «Наш Татарстан» дигән яшьләр форумы узачак, анда бер мәйданчыкта эшләячәкмен. Шулай ук мин - Казан марафоны һәм Дөнья чемпионаты-2018 илчесе. Моннан тыш, Казанда гаиләм яши, шуңа да монда еш булам, монда яшим дип саныйм.
– Эльмираның ничек ял итәргә яратуы турында белик тә...
– Төрлечә ял итәргә яратам. Минем өчен ял ул – дуслар белән озаклап кафеда утыру да, тынычлыкта ялгызым калып китап уку да, шәһәр буйлап паркта йөрү дә булырга мөмкин. Ә кайвакыт беркемгә берни әйтми, чемоданымны кыстырып, бөдрә чәчләремне тузгытып, яланаяк йөгерерлек ак комлыгы булган диңгез ярына да качарга мөмкинмен...
Гөлнара Җәлилова
Комментарийлар