16+

Рөстәм Хәсәнов: «Хәйриячелек минем өчен – хобби»

Дүрт елга якын эшләп килгән «Яхшы гамәлләр көне» фонды директоры Рөстәм Хәсәнов - Татарстанда гына түгел, Россиядә дә билгеле хәйриячеләрнең берсе.

Рөстәм Хәсәнов: «Хәйриячелек минем өчен – хобби»

Дүрт елга якын эшләп килгән «Яхшы гамәлләр көне» фонды директоры Рөстәм Хәсәнов - Татарстанда гына түгел, Россиядә дә билгеле хәйриячеләрнең берсе.

Ул Россиядә беренчеләрдән булып Особенные дети.РФ иганәчелек интернет-кибетен ачты. Церебраль параличлы балаларны махсус җайланмалар, урындыклар белән тәэмин итүне максат иткән масштаблы проект, дәүләттән кала, авыруларга бушлай ярдәм итүче бердәнбер оешма. Хәер, фондның эше моның белән генә чикләнми әле. Аның кысаларында эшләп килгән гаять әһәмиятле башка проектлар, илебездә хәйриячелеккә мөнәсәбәт турында без Рөстәм Хәсәновның үзе белән сөйләштек.

- Рөстәм, башка бик күп иҗ­тимагый оешмалардан сезнең фонд кай ягы белән аерыла?
- Беренчедән, без акча бе­лән турыдан-туры эшләмибез. Алар шунда ук урындыклар ясау­чы ширкәткә күчерелә. Икенчедән, закон буенча, хәйрия оешмалары җыелган акчаларның 20 процентын үз ихтыяҗларына куллана ала. Ләкин без бу акчаларның бер тиенен дә файдаланмыйбыз. Өченчедән, үз эшебезгә волонтерлар җәлеп итмибез. Дүртенчедән, без дәүләттән бернинди дә ярдәм алмыйбыз. Бишенчедән, без бер тапкыр гына була торган вакыйгалар белән шөгыльләнмибез. Мондый хәл фонд эшчәнлегендә бер генә тапкыр булды. Ул вакытта без йортлары янган бер гаиләгә ярдәм иттек. Без зур масштабтагы проблемаларны чишәбез.

- «Үзенчәлекле балалар өчен җиһаз» проекты - үзегез өчен иң кадерлеседер, дип уйлыйм. Федераль масштабтагы әлеге уникаль проект эшчәнлегендә бүген нинди үзгәреш­ләр бар?
- Без бу эшне 2013 елда башлаган идек. Шушы вакыт эчендә меңнән артык баланы махсус урындыклы иттек. Бу искиткеч күрсәткеч, моның артында бик зур хезмәт тора. Эшебезнең ни дәрәҗәдә масштаблы булуын чагыштырыр өчен әйтеп күрсәтим: дәүләт Россиянең берничә субъектындагы инвалид баланы шушы кадәр урындык белән бер ел тәэмин итә. Әле бу ярдәмне алыр өчен бик күп документлар җыярга, мең катлы бюрократия юлларын узарга кирәк. Ә вакыт аяусыз - үзенекен эшли. Безнең урындыклар исә, акча күчерүче булган очракта, тиз арада авыру балага бер ай эчендә барып ирешә. Дөрес, кайвакыт бер ел да көтәргә туры килә. Чөнки даими чират бик зур - 300-350 кеше. Кайвакыт, акча җитмәү сәбәпле, гариза кабул итүләрне туктатырга да мәҗбүрбез. Урындыкның сатудагы варианты 40 мең сум тора. Ә безгә аларны «Назаров» ширкәте 10 меңгә эшләп бирә.



- Узган ел ахырында сез бит әле тагын бер җиһазга патент алгансыз дип беләм. Анысы алдагысыннан нәрсә белән аерыла?
- Аларның аермалык­лары зур. Без ортопедик урындыкның яткыру һәм бастыру функциясен башкара торган вертикализаторга гына патент алдык. Бу бик кыйммәтле җиһаз, кибеттә ул якынча 80 мең тора. Әмма бездә аның бәясе дүрт мәртәбә арзанрак булачак. Әлегә бу төр урындыкны җитештерми торабыз, гаризалар да кабул итмибез.

- Сезнең тагын бер зур проектыгыз - Декабристлар урамының 113нче йортында урнашкан «Хәйрия склады» да бик нәтиҗәле эшләп килә. Гафу итегез, тик үзем өчен бик кызык: кешедән калган киемне кияргә теләүчеләр күпме Казанда?
- Ничек кенә әле! Дүрт ел эчендә әлеге складка ун меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте. Бер сезоннан икенчесенә күчеш чорында су буе чират тезелә хәтта. Моңа кадәр 300 квадрат метр мәйданда урнашкан складка кием-салым, азык-төлек, көнкүреш җиһазлары кабул иттек. Тиздән мэрия безгә тагын да зуррак мәйданлы бина бирергә тиеш. Алып килүчеләр дә төрле категория кешеләр. Кемдер әбисенең иске пәлтәсен китерә, ә кемдер ярлыгы да алынмаган 18әр меңлек берничә кием-салымын калдырып китә. Казанлылар гына түгел, бөтен Татарстаннан киләләр. Шунысы да мөһим: безгә урамнан теләсә кем кереп, күпме тели, шулкадәр кием-салым яки башка кирәк-ярак алып чыгып китә алмый. Башта социаль хезмәтләрдән юллама алырга кирәк. Һәрнәрсәнең үз тәртибе бар. Кешеләр үзләреннән арткан әй­берләрен ­якшәмбедән ка­ла һәр көн сәгать ­­9.00дан 18.00гә кадәр китерә ала. Ә мохтаҗларга 9.00-13.00 сәгатьләрдә бирелә. Һәр киемгә - баллар, ә кеше саен билгеле бер лимит билгеләнә. Кием сайлап алу өчен исә бер сәгать вакыт бирелә, ягъни чит кеше киемнәренә дә ихтирам белән һәм аңлы рәвештә карарга тырыштык. Болардан кала, тагын бер проект турында әйтәсе килә. Авыру балаларны тәрбияләүче аз керемле гаиләләрне һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне Казан буенча бушлай социаль такси йөртә. Кая да булса бару өчен, өч көн кала, ­(843) 245-48-02, +7 937 615-48-02 телефон номерларына шалтыратып, таксига заказ бирергә кирәк.



- Фондка акча күчерүчеләр арасында танылган шәхесләр дә бармы?
- Байлар да, урта хәллеләр дә, сәхнә йолдыз­лары да оч­рый. Хәтта төрмәдә утыручыларның да акча күчергәне бар. Катнаш төрдәге кара-каршы көрәш буенча Россия чемпионаты финалы кысаларында, Федор Емельяненконың култамгалы перчаткасы аукционда ике миллион сумга киткән иде. Аннан соң ул акчалар безнең фондка күчерелде. Җырчылар арасында милләттәшебез Максим, «Корни» төркеме солисты Саша Асташенокны, шулай ук хәзерге вакытта Франциядә яшәүче гандбол буенча дөнья чемпионы Константин Игропуло турында да әйтергә мөмкин. Бер үк төрле яхшылыкны төрле-төрле кеше эшләгәч, монда кешелек­лелек сыйфатлары турында уйларга җирлек җитәрлектер дип уйлыйм.

- Сез үзегез хисчән кешеме?
- Ничек кенә әле! Фондка килгән хатларның яртысын укымыйм, чөнки булдыра алмыйм. Урындыкларны тапшырырга да үзем бик сирәк барам, чөнки мондый очрашуларны бик авыр кичерәм. Миңа оештыру эшләре күпкә җиңелрәк бирелә.

- Башкалар кайгысына битараф калмыйча, чит кеше мәнфәгатьләрен үзенекеннән өстен куеп, ихластан кайгырып, янып йөрүче кешеләр бик аз. Шуңа күрә: «Сиңа бу эш нигә кирәк?» - дип сорау­чылар да очрыйдыр.
- Дөнья кара һәм ак төсләрдән гыйбарәт. Әгәр сез нинди дә булса яхшылык эшләп, шуңа ак төс өстәсәгез, яхшылык күбрәк була, дип аңлатам андыйларга. ­Россиядә 140 кешегә бер церебраль параличлы бала туры килә. Димәк, әлеге балаларның барысын да урындык белән тәэмин итәр өчен һәр кешедән 80 сум акча җыю да җитә. Әгәр мэрия белән берлектә башлаган эшне ахырга кадәр җиткерсәк, Казан бөтен кешесенең дә кияргә киеме, ашарга ризыгы булган ­Россиядә беренче шәһәр булачак. Шәп бит инде! Өч-дүрт ел элек Россиядәге иҗтимагый оешмаларның саны 3000 тирәсе иде. Чынлап торып эшләүчеләр дә күп, әмма аларның күбесе нәрсә, ни өчен эшләгәннәрен аңлап бетерми: эшләре системага салынмаган, структуралары юк. Хәйрия эшендә хисләр белән генә идарә итәргә ярамый. Без хисап тотабыз, әмма, гадәттә, кешеләр җибәргән акчаларының нәрсә өчен тотылганлыгы белән кызыксынмый. Кешеләр бу адымнарын акыл белән аңлап эшләсеннәр иде.

Безгә шунысы бик мөһим. Без акча белән турыдан-туры эшләмибез дидем. Кайвакыт: «Ашарга алыр өчен акча бирегез әле», - дип киләләр. Андыйларга акча түгел, ризык бирәбез, дигәч, үзебезнең адрес­ка әллә нинди сүзләр ишетәбез. Кызганычка, андыйлар бик күп. Хәйрия белән акча эшләүчеләр дә күп. Иртәме-соңмы, без аларның эзенә барыбер төшәчәкбез әле. Бу тармакта төрмәгә утыртырлык җитди сәбәпләр бик күп. Татарстанда андыйлар азрак, әлбәттә. Бездә халык кешелеклерәк, ә ­Россия буенча карасак, хәйриячелек тармагында караклык авыруы бик тирәнгә киткән. Моны тиз арада законга үзгәреш­ләр кертеп, «дәваларга» кирәк. Әлегә минем кулда моңа каршы инструмент юк, әмма, иртәме-соңмы, аның булачагында шигем юк, чөнки хәйриячелек дигән булып, бик күп акчалар үзләштерелә. Иганәчелек астына коточкыч зур бомба салынган. Башка юнәлештәге, тармактагы караклыкны аңларга була әле, ә менә хәйрия акчаларын урлауны берничек тә гафу итәргә ярамый.

- Ничек уйлыйсыз, ә га­ди халыкның иганәчелеккә карата ­караш-мөнәсәбәте үзгәрдеме?
- Юк, берни дә үзгәрмәде. Кешеләр ничек сукырларча ышанганнар, шулай дәвам итәләр. Хәйрия өлкәсе үзе елдан-ел үсә анысы. Әмма бу, кызганычка, кешеләр яхшырак, кешелеклерәк була барганга түгел, ә әлеге өлкәне һөнәр иткән кешеләрнең артуына бәйле. Россиядәге хәйрия фондларының күбесе җыелган акчалардан алынган процентлар хисабына яши. Ә бу инде эшмәкәрлек дигән сүз. Минем үземнең «Реставратор» төзелеш компаниям бар. Әмма аның хәйриячелеккә бернинди дә катнашы юк. Дөрес, анда мин акча эшлим, ә фондта туздырам (көлә. - З.С.). Узган ел Казанда сакланып калган иң иске йортларның берсе - Иван Михляев йортын (XVII гасыр) яңадан сафка бастыр­дык. Әгәр мөмкинлегем булса, тулысы белән үземне хәйриячелеккә багыш­лар идем, әмма гаиләне, өч баламны да туендырырга кирәк бит. Шуңа күрә эшмәкәрлек - минем төп эшем, ә хәйрия­челек - хобби.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading