16+

«Тукай минем өчен Пәйгамбәргә тиң» яки Минтимер Шәймиевнең татар мәдәниятенә мөнәсәбәте Разил Вәлиев күзлегеннән

Татар халкы республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиевне әдәбият-сәнгать дөньясын, аның нечкәлекләрен аңлап-тоеп яшәгән җитәкче буларак белә.

«Тукай минем өчен Пәйгамбәргә тиң» яки Минтимер Шәймиевнең татар мәдәниятенә мөнәсәбәте Разил Вәлиев күзлегеннән

Татар халкы республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиевне әдәбият-сәнгать дөньясын, аның нечкәлекләрен аңлап-тоеп яшәгән җитәкче буларак белә.

Мәдәниятнең кайсы гына тармагы булмасын - әдәбиятмы, театр, музыка-эстрадамы, рәсем сәнгатеме - ул бервакытта да алардан читтә калмады, иҗат әһелләренә гел ярдәм итеп килде. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белән Минтимер Шәймиевнең татар мәдәниятенә булган мөнәсәбәте турында сөйләшкәндә, моңа тагын бер кат инандык.

- Разил Исмәгыйлевич, Минтимер Шәймиев президентлык иткән елларда татар мәдәниятенә дәүләт дәрәҗәсендә күрсәтелгән ярдәм турында искә төшереп китик әле.
- Иң элек шуны әйтик, Минтимер аганы күбрәк сәясәтче, республика җитәкчесе буларак искә алалар, әмма аның рухи дөньясы, әдәбият-сәнгать өлкәсе белән багланышлары турында җитәрлек дәрәҗәдә сөйләнде, дип әйтә алмыйм. Борын-борын заманнарда ук ил-дәүләт җитәкчеләре фәлсәфәчеләр, шагыйрь­ләр, язучылар, мәгърифәтчеләр булганнар. Минтимер Шәрип улын да мин шулар белән янәшә куяр идем. Ә инде дәүләт дәрәҗәсендәге ярдәм дигәндә, берничәсе турында әйтеп китәм. Бервакыт язу­чыларның күп томлыкларын чыгару бөтенләй тукталган иде. Язучының мирасын туплап бирә торган әлеге томлыкларны кабат чыгару мәсьәләсендә, беренчеләрдән булып, Минтимер Шәймиев ярдәм итте. 2000 еллар башында шактый күп томлыклар бастырылды һәм бүген дә әлеге эш дәвам иттерелә. Аннан соң, унбиш еллар чамасы элек, республикадагы китапханәләрне оптимальләштерү, 400 китапханәне ябу турында хөкүмәт карары чыкты. Мин бу эшкә каршы төшеп, мәсьәләне сессиядә күтәреп чыккач, Президент: «Моны нык­лап өйрәнергә кирәк», - дип, министрлыкларга күрсәтмә бирде. Мәсьәлә җентекләп тикшерелгәч, әлеге карар гамәлдән чыгарылды. Ә яңа бюджет системасына, базар мөнәсәбәтләренә кергәннән соң, Башкортстан белән Татарстанда гына язучылар оешмаларына бюджеттан акча бирү сакланып калды. Монда да Беренче Президентыбызның өлеше зур. Бүгенге көндә Татарстан китап нәшриятына дәүләттән ел саен 52 млн сум чамасы акча бирелә. Бу яктан Татарстан - Россиянең бөтен төбәкләренә үрнәк.

- Минтимер Шәймиевнең театрга булган мәхәббәтен, аның Сәкинә ханым белән Камал театры премьераларын калдырмавын беләбез. Шунда ук гаиләгез белән сезне дә күрергә мөмкин. Спектакль тәмамланып, пәрдә төшкәч, сез ниләр хакында сөйләшәсез?
- Театрга гаиләң, фикердәшләрең белән баруның әйтеп бетергесез бер рәхәте бар аның! Театр карау ул әле спектакльнең башы гына! Аның иң кызыгы - шул театрдан соң фикер алышу. Спектакльне карап чыкканнан соң, без барыбыз бергә театрның чәй бүлмәсенә кереп, аны озаклап, тәмләп сүтеп җыя башлыйбыз. Минтимер Шәрипович монда да үзен чын белгеч итеп күрсәтә, чөнки һәр артистның үзенчәлеген тотып ала һәм бик тә дөрес бәя бирә белә. Әлбәттә инде, мондый вакытта бәхәсләр дә, карашлар төрлелеге дә килеп чыга. Әмма ул шуның белән кызык та бит! Тагын бер нәрсә турында әйтми булмый. Акча янчыгы акча салыр өчен уйлап табылган, ә күңел рухи байлык туплар өчен бирелгән. Кесәсе буш хәерче кешене беркем дә хөрмәт итмәгән кебек, күңеле буш кеше шулай ук дан-дәрәҗәгә, ихтирамга ирешә алмый. Бу яктан караганда, Минтимер Шәймиев - рухи яктан искиткеч бай кешеләрнең берсе. Мәсәлән, шул ук театр турында сүз чыкса, аның белмәгән артисты юк. Артистның үзен генә түгел, аның гаиләсенең, балаларының исемнәренә кадәр белә ул.

- Минтимер Шәймиевнең шәхес буларак үсешенә кайсы әдипләрнең китапларын уку тәэсир итте икән? Ул турыда сезгә әйткәне булдымы?
- Әгәр аның эш бүлмә­сенә керсәгез, бөтен җирдә китап өемнәрен күрерсез. Чираттагы бер очрашуыбыз­да мин аңардан: «Минтимер әфәнде, Сез боларны укырга вакыт таба аласызмы соң?» - дип сорадым. «Башка нәрсәгә тапмасам да, боларга мин вакыт табарга тиеш», - диде ул. Карыйм, эш өстәлендә Тукай китабы ята. Үзем дә аңа «Тукай турында ядкарьләр» дигән ике томлык алып кергән идем. Шуңа бик сөенде һәм: «Тукай минем өчен Пәйгамбәргә тиң, - диде. - Мин аны гомер буе укыйм һәм еллар узган саен, шагыйрьнең кадере арта гына бара. Миңа калса, кеше Тукайны гомере буена да ачып бетерә алмый торгандыр. Мин аны борчылганда укысам, тынычлык табам, шатлыклы вакытларымда - сөенечләремне уртаклашкандай булам. Теләсә кайсы халәттә дә Тукайны укып, аннан ләззәт алам». Ә инде язучылардан, белүемчә, Әмирхан Еникине яратып укый. Аның үзендә дә әлеге халык язучысыныкы кебек нечкә тоемлау хисе бар. Хәзерге вакытта ул тарих белән бик нык кызыксына.

- Аның кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов һәм казакъ шагыйре Олжас Сө­ләйманов белән дуслыгы турында укып, ишетеп беләбез. Ә татар язучылары арасында шундый фикердәше бармы?
- Ул бик күп язучылар белән аралаша. Әмма иң еш очраша-аралаша торган кешесе Туфан ага Миңнуллин иде. Аның вафатыннан соң без документаль фильм төшерү идеясе турында әйткәч, ул: «Бик дөрес. Туфан - Туфан инде ул», - диде. Фильмның исеме дә шуннан барлыкка килде. Туфан аганы ул, турысын бәреп әйтүенә карамастан, кеше буларак та ихтирам итә иде. Туфан ага, килешмәгән очракта, башкалар кебек баш селкеп, «әйе-әйе» дип тормый, үз сүзен, фикерен әйтә торган иде. Һәм Минтимер әфәнде вакыт-вакыт аның белән килешмичә дә булдыра алмый иде. Гомумән, ул язучыларга бик тә якын кеше. Язучылар авырып китсә, кыен хәлдә калса, без иң беренче чиратта, Президентка мөрәҗәгать итә идек. Һәм аның бервакытта да ярдәм итмичә калганы булмады.

- Минтимер Шәймиев Язучылар союзы корылтаенда да даими катнашып килде. Корылтай алдыннан Язучылар берлегенең иң актив әгъзалары белән дә очраша иде.
- Дөрес, һәр корылтай алдыннан без 15-20 кеше Президент белән очраша идек. Әмма алай гына да түгел, ул һәр җәйнең бер көнендә җәмәгать эшләрендә актив катнаша торган унлап шәхесне үзенә чакырып, учак янында бик иркенләп сөйләшү оештыра иде. «Галстукларыгызны салып ташлагыз һәм күңелегездә нинди фикер, уй-теләкләр бар - ­барысын да турыдан-туры әйтегез», - дип әйтә иде. Мондый ачылып китеп сөйләшүләрдә, үзе кайвакыт безнең белән килешмәсә дә, башка таяк белән сукмый иде. Аннан соң инде шушы үзара сөйләшүләрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең чишелеш юлларын эзли һәм таба иде.



- Әдәбият, ­язучылар турында барган сөйләшүләрдә Беренче Президент әледән-әле язучыларны профессиональ дәрәҗәдә әзерләү һәм университетта әдәбият ­факультеты ачу мәсьәләсен күтәрде. Менә шушы мәсьә­­ләләрдә бүген нинди үзгәрешләр бар?
- Казан федераль университетында андый институт бар, әмма әлегә ул үзгәреш­ләр чорын кичерә. Бу, чыннан да, зур проблема. Әдәбият белгечләренең, журналистларның, язучыларның күбесе - татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган кешеләр. Аның башка юлдан китүе һәм бүгенге көндә үз куәтен югалтуы безне бик нык борчый. Минтимер ага да бу мәсьәлә белән бик нык кызыксына һәм аны көн үзәгендә тота. Әлеге хәлләрне, Казан федераль университетына барып, махсус өйрәнде. Әгәр без бу проблеманы хәл итмәсәк, милләтебезгә тагын да ныграк куркыныч янарга мөмкин. Бу мәсьәлә, дөрестән дә, иң авырткан җирләребезнең берсе.

- Мөмкин булса, Разил Исмәгыйлевич, Минтимер Шәриповичның музыкага, бүгенге эстрадага булган мөнәсәбәтен дә беләсе килә иде.
- Безнең «Җыен» фонды, татарның атаклы шә­хесләренә багышлап, 50дән артык китап бастырды. Шулай бервакыт очрашкач, Минтимер әфәнде миңа: «Сез Сәйдәшне чыгардыгызмы әле?» - дип сорады. «Чыгарырга җыенабыз», - дидем. Шуннан соң ул: «Сәйдәш бит ул - татарның чын милли рухын бирә алган һәм моңын саклаган уникаль композитор», - диде.

Татар эстрадасы турында борчылып сөйләгән фикерләрен дә ишеткәнем бар. Мин белгәннән беренчесе - җыр текстларындагы мәгънәсез сүзләр, икенчесе - хәзерге көндә кайбер композиторлар язган музыканың милли моңы, милли нигезе булмау.

Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хөрмәт иткән шәхесләре

Шигърияттә - Габдулла Тукай, прозада - Әмирхан Еники, музыкада - Салих Сәйдәшев, рәсем сәнгатендә - Бакый Урманче, җырда - Илһам Шакиров, театрда - Шәүкәт Биктимеров һәм драматургиядә - Туфан Миңнуллин.

«Минтимер Шәймиевнең күңеленә дә язучы орлыгы салынган, ул сүз кыйммәтен белә. Әгәр җитәкчелек эшенә кереп китмичә, журналистика яки язучылык һөнәрен сайлаган булса, аннан менә дигән язучы, романчы чыккан булыр иде. Чөнки ул дөньяны тыштан гына түгел, ә эчтән дә бик яхшы белә».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading