16+

100 яшьлек Җиһан апа: «Мине хәер-дога яшәтә»

Бер гасыр гомер яшәгән кешенең тормыш йомгагын сүтеп карар өчен бер генә сәгать вакыт җитмәгәнен алдан ук белеп бардым Җиһан апа янына. Утыра торгач, бәләкәй генә гәүдәле карчык туганымдай кадерле кешегә әйләнде.

100 яшьлек Җиһан апа: «Мине хәер-дога яшәтә»

Бер гасыр гомер яшәгән кешенең тормыш йомгагын сүтеп карар өчен бер генә сәгать вакыт җитмәгәнен алдан ук белеп бардым Җиһан апа янына. Утыра торгач, бәләкәй генә гәүдәле карчык туганымдай кадерле кешегә әйләнде.

Мөһаҗирләр

Ләкин ишектән керә-керешкә үк ялгышканымны аңладым. Аяк­лары бик үк тыңларга теләмәсә дә, үзен-үзе йөртә әле. Хәтта керләрен дә үзе юа икән. Колакларына да күз тимәсен, әйбәт ишетәләр. Бер генә сорауны да кабатлап бирмәдем. Ә иң мөһиме - күзләрендә яшәү очкыннары сүнмәгән. Биш вакыт намазын калдырмыйча, уразасын да тота.

1916 елның көзендә Баку шәһәрендә туган өченче кызларына әтисе белән әнисе Җиһан дигән матур да, мәгънәле дә исем кушалар. Кызлары дөньяны яратсын, яшәүдән тәм тапсын дип, алдан хәстәрен күргәннәрдер инде. Ә дөнья бер дә яратырлык булмый шул бу чорда. Беренче бөтендөнья сугышы, кая карама җимереклек, кайгы-хәсрәт. Ике яшьлек кенә булса да, Каспий диңгезендәге пристаньда әнисенең дүртенче баласын табуын хәтерли кызчык. Ләкин сабый озын гомерле булмый. Мең бәла белән, туган яклары Кама Тамагы районы Мәрәтхуҗа авылына кайтып төшәләр. Туган якта тормышлары җайга салына, сыерлар-сарыклар алалар. Ләкин 1921 елдагы корылык, аннан соңгы коточкыч ачлык күп балалы гаиләне тагын туган нигезеннән кубара. Бу юлы эчәсе сулары Үзбәкстанда, Сәмәрканд якларында була. Ләкин кая барсаң да шул бер кояш, бер ачлык икәнен, кара сакалның кайда да калмаганын белгәч, гаилә чит җирләрдә озак тормый, бер ел эчендә кире Мәрәтхуҗага әйләнеп кайталар.

Сугыш

Аннан соңгы тормышы башка авыл балаларыныкы шикелле үк ,хезмәттә уза. Әнисе бала тапканда тиф белән чирләп үлеп, яшьли ятим калган кызны беркем дә иркәләп тормый. Аңа тормыш арбасын бик иртә җигелеп тартырга туры килә. Үзе чибәр, үзе уңган, бар нәрсә дә кулыннан килә торган бу сылуны күрше егете Мотыйгулла, билгеле инде, ерак җибәрми. 1934 елда яшьләр туй итәләр. Ләкин бергә өч кенә ел торып калалар, хәтта балалары да булмый кала. Мотыйгулла абзыйны армия­гә алалар. Аннары фин сугышы...

- Безне бәхетсез итәр өчен генә булды инде ул сугышлар, - ди Җиһан апа, көрсенеп. - Бүтән күрергә язмасын аны. Бик яман нәрсә.
Инде иренең югалган хәбәре дә килгән. Ләкин Җиһан әле һаман да каенана-каената белән яшәп ята. Көне-төне колхозда эшли. Ул елны ашлыклар мул гына уңып, хезмәт көненә шактый гына иген дә биргән булалар. Шул чакта аның күңеленә шәһәргә китү уе керә. Моны белгәч, олылар киленнәренә: «Әгәр дә ашлыгыңны алып китсәң, нык рәнҗибез. Гомереңдә дә рәхәт күрә алмассың...» - диләр. Аларның бу сүзләренә килен үпкәләми, һәр бөртек исәптә булган авыр заман була шул ул. Игенен җан башына тигезләп бүлә дә, үз өлешен генә ала. Ни дисәң дә, яраткан иренең әти-әниләре ич, чит кешеләр түгел.



Бер туганнарына ияреп Казанга килеп, Казан киез итекләр фабрикасына эшкә урнаша тол хатын. 1939 ел була бу. Ике елдан Ватан сугышы. Яу кырында гына түгел, тылдагыларга да, җиңүне якынайтыр өчен, көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. Хәзер аның туганнары: «Безнең Җиһан апа киез итекләрне әйбәт ясаганга, солдатларның аяклары өшемәгән, шуңа җиңгәннәр дә», - дип шаяртсалар да, бу сүзләрдә хаклык та бар. Эшен яратмаса, бер гомер (45 ел буе!) 1983 елга кадәр, лаеклы ялга чыккач та шул эштә эшләмәс иде инде ул. Эше җиңел булмаган аның. Хәтта сул кулының ике бармагын да шунда өздергән.

- Ярый әле уң кулымныкы түгел, - дип, ходайга рәхмәт укып яши Җиһан апа.
Гомумән, оптимист карчык ул, борынын салындырып, күңелсез уйларга бирелеп утыручылардан түгел. Озак яшәвенең сере дә шунда түгел микән?!

Игелекле гомер

Бу сыйфатын да инкарь итмәсә дә, Җиһан апа озак яшәвенең серен үзе бүтәндә күрә. «Мине хәер-дога яшәтә», - ди ул. Фабрика биргән дүрт бүлмәле фатирларында алар өч гаилә торалар. Ике бүлмәдә кызы белән бер хатын, икенчесендә бер бабай белән бер әби, дүртенче бүлмәдә сугыш тол калдырган ялгыз Җиһан. Картлык килеп, көннән-көн хәлсезләнә баручы карт белән карчык бер көнне тәмам Җиһан апа кулына калалар. Балалары булса да, нишләптер, алар әти-әниләрен карарга тиешлекләрен оныткан булалар. Җиһан апа ул өлкәннәрне сабый баладай тәрбияли: юындыра да, киемнәрен дә юа, тәмле ризык­лар пешереп тә сыйлый. Менә шул чакта әби белән бабай күз яшьләре аша, аңа теләк телиләр: «100гә кадәр җитсәң иде. Ачык җәннәт ишек­ләреннән кереп китсәң иде!» - диләр.
- Фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килә, күрәсең, бер теләкләре кабул була инде, икенчесе дә кабул булса ярар иде! - ди Җиһан апа.

Кечкенә генә үпкә

Бүгенгесе көндә Җиһан апа үги әнисенең кызы Рәхилә апа белән бер фатирда ике карчык булып яшәп яталар. Рәхилә апа да туксанга җитеп килә инде. Бердәнбер улы вакытсыз үлеп киткән. Ярый әле, берәү булса да онык, аның балалары бар. Алар килеп ярдәм итешеп торалар. Хәер, кеше кулына калмаган әле Җиһан апа. Үзе теләгән кешесенә ярдәм кулы суза.
Шулай, аның озын гомере кешеләргә яхшылык эшләүдән туган күңел сөенечләреннән тора. Ләкин бер үпкәсе дә бар Җиһан апаның - күптән түгел генә булып узган сайлауга чакырмаганнар үзләрен. Өйләренә дә килмәгәннәр.

- Безне бөтенләй сызып атканнар, күрәсең, - дип, тешсез авызы белән кеткелди Җиһан апа, күзләрендәге моңны яшерергә тырышып. Сизеп торам, тормыш арбасыннан алай ансат кына, тиз генә төшеп каласы килми әле аның. - Югыйсә мин кемне сайларга икәнен дә уйлап куйган идем инде, радиодан тыңлап ятам бит. Аннары ходай белән сөйләшәм. Бөтен гомеремне шулай Аллаһы Тәгалә белән сөйләшеп, дөрес яшимме дип, аннан киңәш сорап үткәрдем. Калганын да шулай игелек кылып, иманда яши алсам, дөньяның иң бәхетле кешесе булыр идем, бер үкенечем дә булмас иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading