16+

104 яшьлек әби язмышы: "Гомере буе көттем, йөрәгемнән китмәде ул"

103 яшьлек әбинең үткән юлы да, гомере биштәре дә саллы.

104 яшьлек әби язмышы: "Гомере буе көттем, йөрәгемнән китмәде ул"

103 яшьлек әбинең үткән юлы да, гомере биштәре дә саллы.

– Беркайчан да иренмәгез – йөгерә-йөгерә эшләгез!.. Эштән кеше үлсә, мин менә 103 яшемә җитмәс идем. 70 яшемә кадәр сыер асрадым, бәрәңгемне казып утырттым, төбенә көрәк белән өйдем. Соңгы ун елымны гына бирештем. Шулай да яшисе килә! Быелгы Питрауны озатканда: “Икенче Питрауны күрергә язсын!” – дип сүзләрен бик авырдан, җыеп кына әйттем, – ди Дарья апа Арсентьева.

Кыз әби
Ике ел элек кенә күрешкәндә, әйтсәм әйтим, янып тора иде әле ул. Инде сүнә төшкән... Еллар бара, гаҗәп түгел. Дөньялык хәсрәтен дә мулдан кичкән. Гомер көзләренең соңгы иртәләрендә ул ипле тәрбиядә, шунысына бик шөкер. 

Гасыр яшьтәшенең Теләче районы Иске Карабаян авылындагы үз нигезе күптән тузган, янтайган инде. Шуңа да әбекәйне башта бертуганының кызы Анастасия апа караган. Ике ел элек ул 82 яшенә җитеп, бакыйлыкка күченгәч, Дарья әбине мәрхүмәнең кызы Юлия белән ире Михаил Федоровлар үз йортларына алып килгән. 

– Караучыларым бик әйбәт. Сый-нигъмәт өстәлдә, икесе дә тәмле теллеләр, хөрмәтлиләр. Минем бәхетемә дип туганнар, – ди Дарья апа. 
Дарья апа – кыз әби. Так яралгандырмы, кияүгә китмәгән. Күркәм тыйнаклыгы, сафлыгы өчен Хак Тәгалә аның картлыгына кадер-хөрмәт әзерләгән. Болын кадәрле йортта әбекәйнең яп-якты үз бүлмәсе бар. Урын җире чиста, киемнәре бик пөхтә. Янында гел Юлия апа, зиһене чуалмасынга элеккегеләрне исенә төшертеп сөйләштерә, шул арада ишек яңагына килеп сөялгән Михаил абый шаяртып китә. Ә “Кәтүк” түти – Дарҗа әби (керәшен телендә исеме әнә шулай дип йөртелә) кете-кете килеп көлә дә, кирәк җиргә үз мәзәген кыстырып җибәрә. 

Күп дисәң 70 яшь кенә бирерлек үзенә. Авызында 4 теше бар, гомер көзләре дә чәчләренә көмешен бик кызганып кына сипкән. Әйтерсең лә рәхәттә генә үскән дә бер бөртек авырлык күрмичә яшәгән ул. Чынлыкта 1919 елны ук туган, чын дөресе – аңа 104 яшь! Йортлары янып киткәч, авыл җирлеге сәркәтибе ут эчендә калган белешмәләрне үзенчә “дөресләгән” – Дарья әбине 1920 елны туган дип теркәгән. 

– Без сигезәү идек, бәбкәм. Бала вакытларымны бик яхшы хәтерлим, бүгенгесе генә никтер тиз онытыла. Ике абый өйләнеп башка чыкты, апа бар иде, ул кияүгә китте. Бик авыр заман иде бит, үстерергә көч җитми, дип, әти белән әни өч бертуганыбызны ятимнәр йортына илттеләр. Яннарында апа белән мин генә калдым. Илтүен дә илттеләр, ахырдан бик үкенделәр. Бигрәк тә әни көне-төне елады. “Капчык асып, хәер сорашырга чыксак та үлмәс идек, ник кеше сүзен тыңладык икән?” – дип алырга да бардылар. Кануннар бик каты иде бит. “Кире бирәбез, киемнәрен салдырып калабыз”, – дигәннәр. Хөкүмәт акчасына алынган, имеш. “Урам буйлап ялангач атласыннармы?..” – дип тагын үзләре генә борылып кайттылар. Юлда ук та әни: “Үз киемнәремне салып киертсәм дә була иде, тагын ялгыштык”, – дип өзгәләнгән. Авыр заман бит. Хәерчелек. Ятимнәр йортына чарасызлыктан илткәннәр инде аларны. Ничек кирәк алай киемнәр табыштырдылар да: “Монысында алып кайтабыз!” – дип киткәннәр иде, балаларны икенче җиргә күчергәннәр, күрешә алмыйча кайттылар. Кайдалыкларын да әйтмәгәннәр. Соңгы сулышларыннан өзелгәнче бала кайгысы белән яшәделәр, – ди Дарья әби.

Сарык фермасында эшли ул. 300 баш сарык карый, янында бәрәннәре. Тау астындагы елгадан сарыкларга чиләк-көянтә белән су, җилкәсенә күтәреп печән ташый. Шагыйрь әйткәнчә, күпме йөкләр үткән аның иңнәреннән, күпме шатлык, хәсрәт кичергән...

Тын гына елый
Олыгая төшкәч, өлкәннәр холкына никтер сабый акылына тиң бер йомшаклык сирпелә. Дарья әбинең дә меңгә төрләнүен Юлия ханым Федорова яшерми.
– Элек урсай тын гына елап утыра иде. “Ник елыйсың? Берәр җирең авыртамы әллә?” – дип сорыйм да: “Үз гомеремдә тешем дә сызламады, тәнем дә авыртмый. Үткәннәр исемә төшә дә, кызганып елыйм”, – ди иде. Соңгы ике атнаны бик үзгәрде әле, еламас та, кайда йөргәнебезне сорамаска әйләнде. Без кая гына барсак та аңа гел әйтеп йөрибез. Күздән югалтып, борчылып тормасын, дибез. Кайтып кергәч: “Озак йөрдегез, әй сагындым ла үзегезне!” – ди иде элек. Шул сүзенә күңелем булып, кочаклап ала идем, – ди Юлия апа.

 Менә гаҗәп сүз – урсай! Керәшеннәрчә исем анасы, ягъни икенче әни дигәнне аңлата икән. Апасы Ульяна кыз бала тапкач, Анастасиягә Дарья әбине икенче әни итәләр, дөресрәге ул үзе шушы зур вазифаны йөкләп алган. Аңа хәзер бөтен туган-тумача гына түгел, ярты авыл халкы урсай дип эндәшә. Һәр халыкның үз бизәге: аның үзен Дарҗа диләр, апасы Ульяна – Миңкәй, әнисе Катерина – Кәтүш. Аллаһыга дога кылу – келәү итү. 

– Безнең өйдә бусагалар биек, алар аша Урсайны бик йөртмәдем. Бер күзе бөтенләй күрми бит. Хәрәкәт кирәк дип кенә, иртән битен юарга юыну бүлмәсенә алып килә идем, хәзер утырган җирендә генә юындырам. Мунча өйгә тоташып эшләнгән, күтәреп барабыз, моңа кадәр гел үзе әкерен генә йөрде әле. Үзем юындырам. Бүлмәсенә кечкенә өстәл кертеп куйдык, урсай кушты. “Кухня ягына ук чыгып йөрисем килми, мәшәкать. Ашыкмыйча, чамамны белеп монда гына ашыйм”, – дигәч, борчымадык. Иртән мин аңа көн дә итле аш пешереп ашатам. Итләрен турап бирәм. Йомырка белән балык ашамый – яратмый. Ул нәрсә ашый шуны әзерлим, – ди Юлия апа. 

Адәм баласының озак яшәвендә ниндидер сер бар кебек, ләкин бу буынга эләккән хикмәт көн кебек ачык – ачлык, юклык, бил тураймас авыр хезмәт.

– Уракка төшә идек. Иртән җир бүлеп алабыз да, баш күтәрмичә эшлибез. Көнлек 30 сутый җир урып та, арыганымны хәтерләмим. Печәнгә төшсәк, ирләрне уздырмадым. Яныма кызлар басса, үтмәс чалгыларын үзем чүкедем! Сыерым сөтле иде, 15 көннән 15 көнгә май ясап, Теләче базарына сатарга йөрдем, – ди Дарья әби.

Эшкә батыр, уңган, тырыш, чибәр, акыллы кызга егет халкы да күз салгандыр. Тик нишләптер ул берсен дә тиңсенмәгән. 

– Йөргән егетем бар иде, бәбкәм. Читкә китеп төпләнде. “Кайтам, әзерләнеп тор – өйләнешәбез. Сине читкә алып китәм,” – дип хат та язды. Кайтты да. “Кәтүш, түти, Дарҗаны алып китәргә кайттым, кызыгызны бирәсезме?” – дип кулымны да сорарга килде. Минекеләр бөгелеп кенә төште. “Яныбызда карап торганыбыз, ансыз без нишләрбез? Бирмибез!” – диделәр. Әй, елаганнар да иде бичаралар. Аларны ташлап китә алмадым, ризалык бирмәделәр бит, сүзләрен ничек атлап чыгасың? Ә башка егетне ярата алмадым, – ди әңгәмәдәшем. 

“Артыгын сорарга ярамас...”
Яше – гасыр белән бергә атлый. Хисләр бар әле. Алар да олыгаямы икән? Тик шул егетен бүгенгәчә яратадыр кебек ул миңа. 

– Гомер буе йөрәгемнән китмәде. Оныта алсам тормышланыр, ялгыз калмас идем мин... Килде димчеләре дә. Ризалашмадым. Әти белән әнине җирләгәч тә кыстап карадылар әле. Ашыга-ашыга бәрәңге чүбе утап ятам шулай, капкадан бер ир килеп керде. “Йортка керт әле, икәү яшәрбез”, – ди бу. “Юк әле, үзем генә яшим”, – мин әйтәм. “Ярар, борыныңны күтәрмә, син кертмәсәң, мине кертүчеләр җитәрлек!” – диде дә капканы гөрселдәтеп ябып чыгып та китте. Ишегемне какмадылар, тәрәзәмне чиертмәделәр, инсафлы гомер иттем, – ди Дарья апа.

Иске йортында ялгызы калгач та тормыш ямен югалтмый, туганнары хакын хаклап яши. 
– Минем Миңкәй әби Казан егетенә кияүгә киткән. Бабайны Бөек Ватан сугышына алгач, урсай: “Әйдә авылда ризык бетми, ачтан үлмәбез”, – дип минем әбине ике баласы белән Казанга барып алып кайткан. Бик туган җанлы ул! “Мин эрләгән җепләрне сузсаң, озынлыгы моннан алып Мәскәүгә тиклем барып җитә”, – дип әле дә әйтә. Бөтен туганнарның балаларына йон эрләп, оекбаш бәйләде. Кирәксә акчасын бирер иде. Михаил белән һаман искә алабыз, печән чабарга бергә йөрдек. Урсай читтәрәк кенә үзенә чаба, без үзебезгә. Михаил белән икәү урсай кадәрле чаба алмый идек. Гомергә берүзе ике кеше кадәр эшләде, көч үзендә, егәр! Киптереп, өеп куя – бер чүмәләсе бер трактор арбасы!.. Балалар кайтса: “Бир кулларына акча, куандыр сабыйларны!” – дип кенә тора. Сүзен тыңлыйбыз. Кызым кияүгә чыкканда урсай минем әни янында яши иде. Үзендә яшәгәндә йортының җиде тәрәзәсенә челтәр тегеп элгән идем. “Яңа челтәрләр бит, алып төшеп юу да, үтүкләп куй, Мариягә бирерсең!” – дип аптыратты. Юклык заманда яшәгәнгә ипи валчыгын да кадерли. Хәзер дә нигезем, ди. Аяклары йөрсә, әллә ничә барып килер иде, – ди Юлия апа.

Ә мин Михал абыйны чеметкәләп куйдым. Ишәясен белгәч, каршы килмәдеме икән? Эшкә ярарлык әби түгел, ә тәрбия мәшәкате җитәрлек. 

– Урсайны без күптән алып киләсе идек. Болай да гел янына төшеп, ярдәм итеп яшәдек. Юлиянең әтисе үлгәч, Анастасия әни аны үз янына алып килде. Анастасия әнинең дә саулыгы чамалы – кан басымы 220дән түбән төшмәде. “Сиңа карарга авыр, урсайны без тәрбиялик”, – дип, алырга да төштек. Урсай күзен ачмыйча елады. “Синнән башка беркая да бармыйм”, – диде Анастасия әнигә. Икесе ун ел бергә әйбәт кенә яшәделәр. Бәрәңге кортын җыеп йөргәндә, Анастасия әни бакчасында буразна арасына егылып җан бирде. Шуннан соң гына төште безгә. Ике ел элек Юлия белән икәү бер көнне урынга егылдык – короновирус. Юлия 9 көн реанимациядә ятты. Ай ярым кеше рәтенә керә алмадык, чак исән калдык. Әле бит өйдә урсай бар, Казанда яшәүче бертуган энем Семен кайтып карады. Тернәкләнеп кайтып кергәч, дүртәүләшеп кочаклап елаштык. Урсай үзенә сагынган. Исән калуыңа куанмаслыкмы?! – ди Михаил Федоров.
Ни генә дисәләр дә, гасыр зирәклеген үзенә җыйган кеше барыбер тынгысыз инде. Дарья әби әле дә зырылдатып әйләндерер иде тормыш күчәрен. 

– Көн туып, ишегалдына чыгарга иренеп йөрсәң, хәзер куаларга керешә иде. Ялкауланганны яратмый. Башы да эшли, зиһене дә бик әйбәт кебек, тик сүлпәнләнде. “Печәннәр, ашлыклар быел нихәл?” – дип вакытын белеп сорады быел да. Мунча себеркесе бәйләгәнме, бәрәңгеләр чәчәк атканмы, үрдәк-чебешләр үсәме, барысын да белеп тора иде. Үз гомерендә барлыгы җиде баз казыган ул!.. Өйләре елга буенда, аста иде, шуңа да базлары еш ишелгәндер инде, – ди Михаил абый.

Күңеле көр, кәефе әйбәт әлегә. Шулай да ничә ел гомер көтәргә исәпләп торуын сорашкач, моңсуланып калды:
– Нәселебездә минем кадәр озын гомерле кешеләр юк югын. Инде болай да күп яшим кебек, гомернең артыгын сорарга ярамас. Шулай да яшәп туймадым әле... – ди Дарья апа. 

Гомер бит ул! Никадәр яшәлсә дә күңелгә әз тоела күрәмсең.

Язмага реакция белдерегез

21

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Матур әбекәй! Караучыларына баш иям!

    Мөһим

    loading