16+

107 яшен тутырган Өммениса әби озак яшәү серен ачты

Аллаһы Тәгалә аңа картлыкны сөеп биргән! Тәрбиядә, һәр көне кадердә! Патшабикә сыман урыны да түрдә. Дәрәҗәсен белеп, әмер итеп кенә сөйләшә! Кыскасы, әле дә көчендә, кемне дә биетә...

107 яшен тутырган Өммениса әби озак яшәү серен ачты

Аллаһы Тәгалә аңа картлыкны сөеп биргән! Тәрбиядә, һәр көне кадердә! Патшабикә сыман урыны да түрдә. Дәрәҗәсен белеп, әмер итеп кенә сөйләшә! Кыскасы, әле дә көчендә, кемне дә биетә...

107 яшьлек әби-карчык озак яшәүнең серләрен чиште

– Әнинең холкы шундый! Гомергә тик торганны сөймәде, үзе дә “эш пәрие” иде. Зиһене бик әйбәт, иртән уянуга: “Ит алып куярга онытмадыңмы? Казан асыр вакыт тиз килеп җитә ул!” – дип кисәтә. Мин онытып та җибәрәм кайчак. Әни гел бер тәртип белән яшәде, йокыдан торгач та, битен чишмә суы белән генә юа иде. Иртәнге ашы – бер йомырка. Аның каравы чәе үләнләп. Берничә төрле үлән салып пешерергә кирәк. Җәйме-кышмы, авырыйсыңмы, хәлең юкмы, ризыкның көе бер бездә, – дип елмая әбекәйне тәрбия кылучы кызы Сәрия апа.   

Сөбханаллаһ, Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Өммениса әби Һадиеваның гасыр чиген үтеп, 107 яшен тутырган көннәре! Озын гомергә тиенүе бер хәл, күркәм картлыгында саулыгы да шөкер – күзлексез күрә бит әле! Газеталарны ябырылып укый. Тәрәзә яктысы төшсә шул җитә. Янына кеше кергәнне дә тоешмый хәтта. Куәтле картлыгында колак җәһәте сынатамы дисәм, юк, кереп китеп, бирелеп укуы! 

– Күзлексез... Ничек күрәсез? – дим. Гаҗәпләнмәслек тә түгел, яшьләрнең борын өстендә күзлек утырып йөргәнне... 
– Сере бар, сеңлем. Оныкларыма да, иренмәгез, дим. Бер кашык чишмә суына бер тамчы бал салып, шуны күзләремә тамыздым. Иртә-кич! Битемне әле дә чишмә суы белән генә юдырырга кушам. Карамасаң, алтын да тутыга, көмеш тә карала, саулык та какшый. Иркәләнеп кенә яшәгән ир бикәсе түгел мин. Бик гади көн иттек, күр син, үземнән кала нинди байлыгым бар? Агач бүрәнәле йорт, алай да нигезем җылы! Кызым, хәленнән килсә, алып кына китәр иде дә, көчем барда бирешмим – аяк терәп торам. Үз өемдә патша мин, әле үз көем, – ди Өммениса әби. 

Гасыр яшьтәше димәссең дә, иртән торгач та үзе киенә икән. Сәрия апа, хәрәкәтләнсен диптерме, көндез дә Өммениса әбигә чиста киемнәр китереп бирә. Тегесе ыңгырашмый гына, кыштыр-кыштыр килеп, тагын бер чишенеп киенә. Ике кулы да “шөгыльле” – көн үтсенгә бер мәшәкать. Ярдәм итәргә теләсәләр – килештерми. Чәчләрен дә үзе тарый, яулыгын да үзенчә бәйли!

– Караваты, – дип күз салдым. – Җырлап тора димме?
– Түшәге шундый, тәннәре бозылмасынга махсус алып куйдык, тар куышлыклар буйлап һава йөреп тора, утка тоташтырылганга тавыш бирә, – ди Сәрия апа. – Әнинең бит таныклыгында туган көне 1916 елның 20 феврале дип язылган да, чын туган көне 1915 елның 6 июнендә.
108 яшь тула икән әбекәйгә! Кәгазь эше генә калыша, еллар үз тизлегендә гасыр белән ярыша.

– Карында чакта ук үлә язган бала мин. Әнине үзеннән 30 яшькә олы, хатыны үлгән иргә димләгәннәр. Үги әнине кем яратсын? Агулаганнар! Минем белән йөкле чагы, көчкә исән калган. Тормыш иткәндә үги туганнар белән дус идек, һәммәсен дә шушы нигезгә җыеп кунак иттем, – ди Өммениса әби. 
Хәер, хәтере барыбер аксый инде, үзе төзек итеп сөйли алмый, Сәрия апа исенә төшергәли, төзәткәли. Әгәр дә элеккеге зиһене көч-куәтенә керсәме!.. Бер гасырлык тарих тәгәрмәчен кирегә әйләндереп, күп нәрсәләр ишетер идек.

– Хаҗип исемле иде, әтине яман шештән 65 яшендә, Дердис абыйны 46 яшендә, Асия апаны 67 яшендә җирләдек. Өчәү идек, үзем генә калдым, – ди Сәрия апа. – Гаҗәпләнмәгез, әниләр яшьлекләрендә бәхет эзләп йөргәндә Кавказда яшәгәннәр. Олы абый читтә туганга колакка ятрак исем эләккән. Әнине Асия апа белән икәү чиратлашып карый идек. Бот сөяген сындырганчы, әни йөгереп йөрде әле. Күршебез үлгәч, хәлләрен белергә кергәндә таеп егылган иде. Бик сызланса да төзәлде, аягына басты ул. 100 яшеннән үткәч, бусага аша чыкканда тагын сөртенгән бит. Кабат шул михнәтләрне кичтек. Шуннан соң үзен генә калдырмадык инде. Соңгы кайтуында апа ковид белән авырган. Үзе дә белмәгән инде. Ишегалдында гына кочаклашып, елашып күрештек, тә мин китеп бардым. Йоктырганмын. Ике көннән хәлем начарланып, Казанга алып киттеләр, 45 көн реанимациядә яттым. Апа мине озатып калгач, бер атна да яшәмәде, әни янында үзе дә китеп барды. Җизнине чишмә суына җибәргән дә, мунча яккан, карарга чыгып барганда ишегалдында егылган. Җизни кайтып керсә, аңсыз ята икән... Хастаханәгә дә алып барганнар, коткара алмаганнар. Ковид белән авырганын яргач кына белгәннәр. Ә мин ике айдан артык яттым, алай да терелеп бетеп чыкмадым, әле дә кеше рәтенә кереп җиттем, дия алмыйм. 

– Сез дә юк, апагызны да җир куенына тапшырганнар. Ул көннәрдә Өммениса әбине кем тәрбияләгән?
– Җидесенә кадәр йорттан кеше өзелмәгән. Аннары апаның кызы көчкә үгетләп, Казанга алып киткән. Дүрт кенә көнгә сабырлыгы җиткән, үз нигезенә кире кайтарттырган. Кияүләр чиратлашып караганнар. Миңа апаның үлемен соңлап әйттеләр, – ди Сәрия апа. 
Аллаһының бер рәхмәте! Элеккегеләрнең ныклыгы да дәлилме, ковид чире дә урап узган, кагылырга курыккан бит үзенә! Елларны җилкендереп, чирләргә йодрык күрсәтеп яшәсен. 

– Әни гомергә эссене яратты. Хәзер дә шулай. Мунчага ирем Рөстәм күтәреп илтә. Үзем юындырам. Әни яп ди, мин эссегә түзмим, ишек ачам. Ачмасам, йөрәк кага башлый, әни мунчаны суытасың, ди. Ул бит әле боерып сөйләшә! Бәби сыман карыйбыз, Аллаһы берүк риза булсын иде, – ди Сәрия апа. 
Иң мөһиме дә шул!  Җәннәт – әниләрнең аяк астында, дип кисәтә, хәдис. Газиз әниләрне тәрбияләп кешелек бурычларын түлисе, безгә шулай җәннәтләргә түшәк түшисе. Тагын бер теләгемнән уңсыннар – мич җылысын кысып кочаклаган нигезләренә тормыш суыклары үтмәсен, гөрләтеп яшәр еллары алда да сөендерсен!  


 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading