16+

"Безнең дә туганыбызга чакыру кәгазе килде. “Ә мин солдатларга ничек ярдәм итә алам соң?” – дип уйлана башладым..."

Шәленең батыр кызлары мобилизацияләнгән якташларына балаклава, толстовка һәм яңгырдан саклый торган плащ тегә. Әлеге хәйрия эшен хуҗабикә Гөлүсә Мифтиева башлап җибәргән.

"Безнең дә туганыбызга чакыру кәгазе килде. “Ә мин солдатларга ничек ярдәм итә алам соң?” – дип уйлана башладым..."

Шәленең батыр кызлары мобилизацияләнгән якташларына балаклава, толстовка һәм яңгырдан саклый торган плащ тегә. Әлеге хәйрия эшен хуҗабикә Гөлүсә Мифтиева башлап җибәргән.

Гөлүсә – гап-гади авыл хатыны, өч бала анасы. Белеме буенча тегүче, шуңа да вакыты булганда аз-азлап үзенә кирәк-ярак тегә торган булган. Кайчанда булса шундый зур эшкә алыныр, дип башына да китермәгән.  

– Бу афәтнең никадәр коточкыч булын, якын кешеләреңә кагылгач кына аңлый башлыйсың икән ул. Безнең дә туганыбызга чакыру кәгазе килде. Шуннан: “Ә мин солдатларга ничек ярдәм итә алам соң?” – дип уйлана башладым. Социаль челтәрләрдәге тегүчеләргә багышланган бер төркемдә, солдатларга җылы киемнәр тегә башлаганнарын күреп алдым да, үзем дә шушы идея белән янып киттем. Күмәкле эш таркалмас, бәлки башкалар да миңа кушылыр, дип интернетта үз битемә игълан элдем. Кечкенә генә хәбәрем халык арасында шулкадәр зур кызыксыну уятыр, дип күз алдына да китермәгән идем, – дип бүлеште безнең белән Гөлүсә.

Аның бу эшен авылдашлары да хуплап ала, кем ничек булдыра – шулай ярдәм күрсәтә башлый. Баштарак мәчеттә җыела торган булсалар, хәзер инде өмәләре авыл мәдәният йорты бинасында уза. “Бар Шәле халкы балаклава тегә белә инде хәзер. Балаларны түгәрәккә илткән арада гына да тегү өчен материаллар әзерләп куябыз”, – дип елмаеша алар үзара. Чыннан да, бөтен кешегә дә эш табылган монда. Кемдер макет буенча тукымага сызымнар ясый, икенче берәүләр шуларны кисеп тора, этикеткалар ябыштыра, әзер әйберләрне пакетларга урныштырып бара – эшнең нидә икәнен аңламаган кеше, тегү цехына эләктем, дип уйлавы да бар.

– Профессиональ тегү машиналарыбыз булса, цех та ачар идек әле, – дип елмая Гөлүсә. – Дөресен генә әйткәндә, акчалата ярдәм итүчеләр дә хәйран булды. 50 мең сумнан артык акча җыйдык. Шуңа ике рулон флис тукымасы, энә, җеп, кайчы кебек кирәк-ярак сатып алдык. Питрәч районы хастаханәсе табиблары, шәфкать туташлары акча җыелып безгә 50 метр тукыма алып бирде. Алардан толстовкалар тегәргә планлаштырабыз. Артык акча калса җылы эчке киемнәр сатып алырбыз, дип уйлап торабыз әлегә. Егетләребез киткәнче комплектларыбызны әзерләп өлгерсәк кенә ярар иде инде, – дип борчыла Гөлүсә.
Барлыгы 130 балаклава теккән инде Шәле кызлары. Максатлары балаклава, толстовка, плащтан торган 160тан артык комплект булдыру. Питрәч волонтеры

Александр Буздалов та аларга плащ тегү өчен 300 метр оксфорд тукымасы тапшырган. Бу көннәрдә кызлар шуларны тегү белән мәш килә.
– Мобилизацияләнгән авылдашларыбызга комплектларны үзебез тапшырачакбыз. Кулларына ук тоттырсак, күңелебез тыныч булачак. Ә менә райондашларыбызга киемнәрне Александр аша биреп җибәрәбез, ул тапшыру юлларын яхшырак белә, – ди тегүчеләр.  

Гөлфия Сайфуллина әлеге акциядә беренче көннән үк катнаша икән инде. 
– Кышка таба барабыз, көннәр салкынайта, балаларыбыз туңмасын-өшемәсен өчен булышасым килде. Үземнең якыннарым китмәде әле. Алай да авылдан бер-бер артлы егетләребезне озаттык. Бер авылда яшәгәч, туган шикеллек кешеләр инде алар да миңа. Авылдашлар өчен генә түгел, барлык якташлар өчен дә җан әрнеп тора. Барысына да чын йөрәктән булашысыбыз килә. Мин район хастаханәсендә санитарка булып эшлим, әле эштән кайттым гына, йоклап та тормыйча монда чыгып киттем. Күңел эшкә ашкынып тора. Машинам иске, тегеп булырмы, дип куркып кына тотынган идем эшкә, хәзер шомарып беттем инде. Өй эшләре торып тора әлегә, хәзер иң мөһиме – шушы киемнәрне егетләребезгә тапшырып өлгерү, – дип елмайды Гөлфия ханым.
Кайбер комплектларны авылдашларына тапшырырга өлгергән инде алар. 

– Егетләребез мондый бүләкләрне сөенеп кабул итте. Безне онытмаганнар икән әле, дип шатланып торалар. Бу киемнәр аларны чит җирләрдә, кышкы салкыннарда җылытыр, рухландырыр, көч бирер дип өметләнәбез. Иң мөһиме – исән-сау гына әйләнеп кайтсыннар. Бар теләгәнебез шул. Ирем дә хезмәт иткән кеше. Ишек шакыган саен, безгә дә хәбәр килде ахрысы, дип йөрәгем кысып куя. Бик борчулы вакыт, – ди Гөлүсә. 
Әлеге зур, саваплы эшкә сабыйлар да кушылган. Шәле авылы балалары хәрбиләргә үз куллары белән матур тәбрикләмәләр ясаган. Аларга: “Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!”, “Без сезне көтәбез!” – дип матур теләкләр дә язып куйганнар. Алар да яу кырына киткән якташларын, әтиләрен, абыйларын сагынып, түземсезлек белән көтә. 

Автор фотолары

Алисә Шәрәфиева

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading