16+

«5 балама ни ашатырмын, кышны ничек чыгарбыз!»

1962 елның язында колхоз кырларында чәчү эшләре төгәллә башлагач, кыр эшләреннән бушаган тракторлар колхозчыларның бәрәңге бакчаларын сукаларга керештеләр. Һәр хуҗалык кышлап чыккан бәрәңгеләрен баздан чыгарып, чәчүгә әзерләп куйдылар.

«5 балама ни ашатырмын, кышны ничек чыгарбыз!»

1962 елның язында колхоз кырларында чәчү эшләре төгәллә башлагач, кыр эшләреннән бушаган тракторлар колхозчыларның бәрәңге бакчаларын сукаларга керештеләр. Һәр хуҗалык кышлап чыккан бәрәңгеләрен баздан чыгарып, чәчүгә әзерләп куйдылар.

Менә бер көнне безнең тирә-күршеләрнең бакчаларын да сукаладылар. Әмма, безнең бакча ни сәбәпледер, сукаланмыйча калды. Әти үзе дә тракторист, ул КДП тракторында, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр, һәр елны чөгендер чәчә, аннары тишелеп чыккач аркылыга, буйга культилый. Иртәгесен әти бакчалар сукалаучы трактористлардан ни өчен безнең бакчаны сукаламый калдыруларын сораган. «Нигмәтҗан абый, Мәнсур безгә сезнең бакчаны сукаламаска кушты», – дигәннәр трактористлар.

Бу сүзләрне ишеткәч әни колхоз рисе Фәтхуллин Мәнсур янына китте. Аннан ул бик борчылып, ачуланып кайтты. Сәбәбе бик гади дә, чамадан тыш гаделсез дә икән: «Синең үткән елда эш көннәрең тулмаган, кояш көнең нормадан түбән, менә колхоз правлениясе бакчагызны сукалатмаска, дигән карар чыгарды», - дип, сөйләшеп тә тормыйча әнине сүгеп җибәргән колхоз рәисе.

Әйе, безнең әни алдагы 1961 елда бик озак авырды. Июнь ахырында, төн уртасында әти аны ат белән Буа больнисына илтте. Шул ук көнне операция ясадылар. Инде сукыр эчәге шартлап үлек аккан булган. Анда ятып чыккач, ярасы озак төзәлми аптыратты. Ике атна чамасы өйдә нуҗарганнан соң, төн уртасында тагын әти больнисага илтте. Янә кискәннәр, төзәлеп тә җитмәгән яраны. Операциядән соң әшәке тампоннар калган булган, һәм үлек җыелып шешә башлаган. Чистартып яңадан ямаганнан соң, ике атналап палатада дәваланды.

Өйгә кайткач, әни колхоз эшенә барырлык хәлдә булмады. Көчебез җитәрлек колхоз эшләренә әни өчен апам белән икәү бара идек. Һәр йортка тиешле чөгендер җирләрен эшкәртүгә дә без икәү бардык: миңа – 11, апама 14 яшь, олылардан калмый әни исеменә бирелгән җирләрне тиешенчә эшкәрттек. Ул чөгендер җирләрен җәй айларында 3 тапкыр эшкәртәсе. Шуның өстенә өйдә калган тагын 3 баланы да, сыер, сарык, бозау, каз, тавык-чебешне дә карыйсы. Әни авырып киткәч, беренче көннәрдә тирә-күрше апалар сыер саварга булышты. Аларга бит һәрвакыт мөрәҗагатъ итеп булмый, үз эшләре хәттин ашкан. Сария апам акрынлап сыер саварга өйрәнде. Иң мәшәкатьлесе иртәнге хәлләр. Көн озын эшләп арыйбыз, сыер көтүе 4тә чыга. Аңа кадәр сыерны савып алырга кирәк. Аннары сөт заданиясен үтәр өчен, бер өлешен сөт җыючыга илтеп тапшырырга. Әти иртән самовар куеп өлгерсә, бик әйбәт. Ул иртә таңнан эшкә чыгып китә. Тракторын ремонтлыйсы булмаганда гына яңгыр яумаса көндезләрен өйдә була.

Билгеле, шундый хәлләрдән соң әни ул елны салам эскертләре өяргә бара алмады. Ә без эскерт өяргә көчсез.
Менә шушы хәлләрне узып, 1962 елның язы җиткәч, әниебезне гаепле итеп, колхоз правлениясе бәрәңге бакчасын сукаламаска карар чыгарган. Әни урынына балалары барып эшләгәне берничек тә теркәлмәгән булып чыга. Көз көннәрендә мәктәптән соң кырда төн уртасына кадәр эшләп чөгендер алып нужа күргәннәр дә саналмаган…

Көннәр үтә торды, тирә-күршеләрнең бәрәңгеләре баш төртә башлады. Безнең бакчада алабута, билчән, сарут тездән булып үсеп җитте. Әни һәркөн: «Бәрәңгесез ничек яшәрбез, 5 балама ни ашатырмын, кышны ничек чыгарбыз!» - дип борчыла. Әтигә дә көн бетте: «Үзең шунда эшлисең, нигә бер эш кылмыйсың!» - дип тавышлана.

Шундый борчулы көннәрнең берсендә, төнге икеләр тирәсендә өй артында трактор тавышына уянып киттек. Әни: «Тагын ни кылалар инде, әллә терлек сарайларын ишәргә килгәннәрме?» - дип, бөтен өйгә кычкырып елый башлады.

Без әти белән бакчага чыктык. Бер трактор утын кабызмый гына бакча сукалый. Әйләнеп килгәндә безнең янга туктады да: «Нигъмәтҗан абый, бар кер, сез мине күрмәдегез, чыкмадыгыз да!» - дип, эшен дәвам итте. Без өйгә кереп киттек.
Ул көн шулай үтте. Килерләр, тикшерә башларлар дип курыктык. Икенче көнне каршы күршедә яшәүче әнинең туганы Низам абый керде. Ул бар хәлләрне белә иде. Бакчаны карап чыкты да, “мин иртәгә ат белән керермен, кырыйларда, җир башларында сөрелми калган җирләр күп”, дип чыгып китте. Ул Буа шәһәрендә «Сельхозснаб» дигән оешмада эшли иде. Икенче көнне кич белән атка ике терәнле сука тагып, без аның белән сөрелми калган җирләрне эшкәртеп чыктык. Низам абый, җир кипкән, тизрәк чәчергә кирәк, мин атны илтмим, өйдә калдырам, сука табыгыз, иртән бәрәңге утыртырбыз, диде. Әти кемдә бәрәңге утырта торган сука булган бар хуҗаларны җереп чыкты, тик берсе дә төрле сәбәпләр белән бирмәде! “Колхоз рәисе ни әйтер?” дигән курку белән яшәдек шул. Чөнки колхозчыларның паспортлары юк, паспортсыз кеше беркая чыгып китә алмый. Социализм крепостнойлары булып яшиләр.

Көч-хәл белән әти иң арттагы урамнан сука күтәреп кайтты, кемнән алганын безгә дә әйтми. Иртәнге караңгылык тарала башлаганчы безнең гаилә, Низам абый, аның ике улы – Фарук һәм Вазыйх бер бакча бәрәңгене утыртып чыктык. Без бакчада эшләгәндә бер күрше дә чыгып карамады. Ә без аларга керә идек булышырга!

Ул еллар гаиләбезгә авырга туры килде. 3 ел эчендә ике сыерыбыз үлеп китте. 7 кешелек гаилә авылда сыерсыз зур нужага кала шул… Әле шул елларда бер сарыкны талап колхоз фермасына алып киттеләр. Имештер, сездә законда каралганнан бер сарык артык!

Бакчабызны сукаларга килүче һәм гаиләбезне чын мәгънәсендә ул елны ачлыктан коткаручы кеше Гайнатуллин Сафатдин Гаяз улы булды. Трактористлар яшертен генә җыелышканнар да, бер сүзгә килеп, безгә ярдәм итәргә уйлашканнар. Һәм җаен китереп Сафатдин абый тракторын көйләп, төнлә сукаларга җибәргәннәр. Шулай итеп, безнең бакчаны кем сукалаганын белә алмады правление…
Көз көне бәрәңге уңышы башка еллардагыдан әйбәтрәк тә булды.

Соңгы сүзем. Хәзер мәктәп балаларына эш кушарга ярамый торган закон бар. Менә без үскәндә аның ни икәнен дә белмәдәк. Миңа 10-13 яшьләр чагында мәктәп балалары колхоз җирендә бәрәңге, чөгендер алдык. Әти-әниләр белән бергәләп чалгы белән борчак чаптык. Кыш көннәрендә колхоз фермасында дәресләрдән соң сыерлар карап, сыер савучыларга ярдәм итә идек. Башлангыч классларда көз көне колхоз дуңгызларына, машина кузовы тулганчы, урманнан имән чикләвеген җыйдык. Дәресләр тәмамлангач, мәктәптә класс идәнен чиратлап себереп тә, юып та чыкканны эшкә дә санамый идек, аның нинди авырлыгы бар? Ә өйдәге хуҗалык эшләрен бала аякка баскач ук эшли башлый иде…
Бу язмам Сафатдин Гаяз улына дога булып ирешсә иде.

Расих Җәләл,
Буа, Карлы авылы.
Фото: https://vk.com/balykly_official_group

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading