16+

«Әле ярый гәүдәсен кайтардылар»

Казанлылар 12 гыйнварда тагын бер батыры белән бәхилләште.

«Әле ярый гәүдәсен кайтардылар»

Казанлылар 12 гыйнварда тагын бер батыры белән бәхилләште.

41 яшьлек Казан егете Ришат Мифтаховны Курган зиратында җирләгәннәр. Махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатны соңгы юлга озатырга, гаиләсе һәм якыннары җыелган.

Ришат Мифтахов турында иң җылы истәлекләре белән аның тормыш иптәше Ильнара уртаклашты.

– Тумышы белән Казанныкы ул. Ә мин Чаллы шәһәреннән, - дип үзе белән таныштырды Ильнара. – 2013 елның октябрь башы, сентябрь ахыры булгандыр, дуслар белән Каменка дип аталган һәвәскәрләр фестиваленә килгән идек. Учак янында гитараларда уйнап, җырлап утырдык. Шунда килгән берничә егет белән таныштым. Сүз иярә сүз китеп, өйгә чаклы кайтара алмассызмы дидем. Татар егетләре булгач, аларга карата ышаныч хисе булгандыр. Шул вакыттан соң әлеге егетләр белән озак күрешмәдек. Гәрчә, берүк гел фестивальләргә йөргәнбез. Гел бергә, якында гына булганбыз.

Ришат белән Ильнараның сукмаклары янәдән Крутушка бистәсе янында үткәрелгән этник музыка фестивалендә кисешә. Илнар дигән егет бер ел элек өенә кадәр кайтарып куйган кызны танып алып, сүз ката. Моннан тыш, Ильнара да дуслары белән бергә Илнар һәм Ришат булган бер төркемгә эләгә.

– Беренче карашка, Ришат бик сабыр, тыйнак иде, аннан бер сүз тартып алып булмый иде, – дип искә ала әңгәмәдәшем. – Ә дусты Илнар чаярак, миңа үзенең телефон номерын калдырды. Янәсе, берәр фестивальгә барасы булса, миңа да хәбәр ит. Шул рәвешле, ел саен төрле район, төбәктә үткәрелгән бард фестивальгә йөреп тордык. 2015 елның көзендә оялчан егет Ришат белән якыннан аралаша башладык. Ә 2016 елның ноябрендә туебызны үткәрдек, – ди Ильнара сөенечле вакытларын искә алып.
2018 елның 28 июлендә яшь гаиләнең Зәлия исемле кызлары, ә 2021 елның 21 июлендә уллары дөньяга килә. Гаилә башлыгы Ришат Казандагы сыра заводында хезмәт куя.

– 2022 елның көзендә илдә мобилизация игълан ителгәч, Ришат та икетуган сеңлесенең ире белән китәргә җыенган иде. Гәрчә, армиядә хезмәт итмәгән булса да. Контракт төзим дә китәм, дип кат-кат әйтте. Ә без аны әлеге уеннан кире кайтуын сорадык. Ә Ришат хәрби комиссариатка барган да, контракт төзеп кайткан. Беребезгә дә бу хакта белгертмәде. Барыбер үз юлын сайлады. Кечкенәдән тартылган инде ул шушы өлкәгә. Җыенып китү өчен бер атна вакыт бирелде, шуннан соң 2023елның 26 мартында балалар белән озатып калдык без аны.

Ришат ике атна укуда була. Ильнарага да «Барысы да яхшы булыр», – ди. Булмый шул... 15 апрельдә Ильнарага шалтырата да, Ришат берничә айга югала. Гаҗизлектән яшь хатынның йөрәге елый, каенанасының күңеле билгесезлектән тилмерә.

– Ришатның әнисе бик бетереште, аны юатырга тырыштык. Ирем белән бер ротада булган егетләрнең туганнарын эзләп табып ватсап төркеме булдырдык. Соңрак кеше аркылы ул миңа видеохәбәр җибәрде. “Борчылмагыз, бар да әйбәт”, дигән иде. Светлодар шәһәре янында оборонада булганнар. Алгы сызыкта булгач, элемтәгә сирәк чыга иде. Айга бер тапкыр шалтыратып, балаларның фотоларын, видеоларын сорый иде. Үзе турында берни сөйләмәде ул. Посылкалар салыйммы, дип сорасам, берни кирәкми, без иң алгы сызыкта, бирегә берни килеп җитә алмый, дия иде, – ди Ильнара. 

Тормыш иптәше Ришатны 4 ай эзли ул. Беркем берни белми. Хәрбинең әнисе дә, сеңлесе дә, башка туганнары да төрле инстанцияләргә хатлар яза, белешә, сораша.

– Ришатның бу дөньяда юклыгы турындагы хәбәр 2024 елның гыйнвар башында килеп иреште. Бик озак эзләгәннәр аларны. Дүрт ай билгесезлектә яшәдек бит без, өметләндек. Тик күңелем әллә нәрсә сизгәндәй, бик кайгырдым, эчем пошты, Снаряд кыйпылчыгы тиеп бик каты яраланып, яу кырында ук һәлак булган. Бик озак алып чыга алмаганнар, – ди Ильнара. – Ришатны мөселманча төреп җибәргәннәр, мөселманча җирләдек. Кеше бик күп иде, хөрмәтләделәр аны. Бар кешегә дә рәхмәтемне белдерәм. Әле ярый гәүдәсен кайтардылар, шуңа куанабыз. Иремә «Сугышчан батырлык өчен» медален биргән булганнар, шөкер, аны да кайтарып бирделәр. Балаларыбыз бик юксына, "Әтиебез - герой" дип, аның медальләрен көн дә сыйпап торалар. 
Вафатыннан соң Ришатны Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр.

Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

8

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сөлек кебек егетләребез вафат була. Урыннары оҗмахта булсын.

    Мөһим

    loading