16+

«Әнием, бер атна элемтәдә булмаячакмын, ә бәлкем...» (+видео)

Чүпрәле районы Чепкас-Илмәт авылыннан Мансур Насыбуллов махсус хәрби операция зонасында һәлак булган.

«Әнием, бер атна элемтәдә булмаячакмын, ә бәлкем...» (+видео)

Чүпрәле районы Чепкас-Илмәт авылыннан Мансур Насыбуллов махсус хәрби операция зонасында һәлак булган.

Җаны елаганга түзә алмаган көннәрдә Эльмира апа Бабаджанова төпчеге Мансурның фотоларын, смсларын кат-кат укый. Янында якыннары булганга гына, үз-үзен кулга ала.  

– Улым Мансур укчы булып  хезмәт куйган. Сватово якларында булды, – дип искә ала хәрбинең әнисе Эльмира апа. – «Панчо» дигән позывной алган иде. Шалтыратса, елап алам да, Мансур: «Башка шалтыратмыйм алайса», дип мине ачулана.  Ике тапкыр ялда булды. 2023 елның 27 октябрендә бөтенебезгә шалтыратып чыккан. Элемтә начар булды да, шуннан миңа смс язып җибәргән: "Әнием, мин бер атна элемтәдә булмаячакмын, ә бәлкем, күбрәк вакыткадыр...». Менә аның соңгы смсы. Шуннан элемтә өзелде. Мансур батальонындагы егетләрнең туганнары тупланган төркемдә 200, 300нче  егетләрнең позывнойлары язылган иде. Һәлак булганнар исемлегендә баламның позывноен күреп бер тапкыр егылдым. Соңрак сеңелем кайгылы хәбәрне шалтыратып әйтте, аңа да кемдер җиткергән. Шуннан икенче тапкыр егылдым. 

Мансур Работино бистәсендә барган бәрелешләрдә һәлак булган. Кайбер мәгьлүматларга караганда, кассета минасы шартлап, егеткә аның кыйпылчыгы эләккән.

– Алгы сызыкка дүрт егет кереп киткән. Икесе үлгән, шул исәптән улым да, икесе яраланган, әле дә госпитальдә дәваланалар. Улымның җәсәден 4 ай эзләделәр. Ә икенче иптәшен – 8 ай, тапканнар, – дип уртаклашты Эльмира апа. 

Аның тормыш иптәше Сабур абый һәм уртанчысы Инзил Мансур турында бер-бер яңалык булмасмы дип алгы сызыкка барып кайта. Ни чаклы гына кыен булмасын, беркем дә Мансурның үлеменә ышанырга теләми. Эльмира апа хәтта әсирләр исемлегеннән, госпитальләрдән эзли улын. Меңләгән видео карый. Әмма юкка...

– Арчадан волонтер Илнур абый шалтыратты, улымның табылуы турында хәбәр итте. Җирләсәк тә күңелем ышанмый, гәрчә, җәсәде янында жетоны, көмеш чылбыры, хәрби билеты табылган, – ди Эльмира апа.  

Тәтешнең Әтрәч авылында  гомер итүче  Мансурның өлкән апасы Эльвира Гафиятуллина белән балачак хатирәләрен барладык. 

– Гаиләдә без 3 бала үстек, мин олысы, аннан соң энем Инзил. Ә иң кечесе Мансурыбыз, – дип сөйли башлады Эльвира. –  2001 елгы ул безнең, тугыз классны бетерде дә төрле эшләрдә эшләп алды, шабашкада йөрде. Мәскәү астындагы хәрби частьләрнең берсендә хезмәт итте. Аннан кайткач, Мәскәүгә эшкә киткән иде, бер ай булгандырмы, юкмы, әтиләргә авыл җирлегеннән Мансур исеменә повеска килгән дип шалтыратканнар, чөнки энем пропискада шунда иде. Мансурны авылга чакыртып кайтардылар. Махсус хәрби операция зонасына иң беренчеләрдән булып китте. Төрле бурычларны үтәргә туры килгән аңа, безгә барысын да сөйләми иде. Күз яшьләрегезне күрәсем килми, дип кенә әйтте. Шуңа кайбер нечкәлекләрне белмибез дә.  2023 елның 27 октябрендә штурмга керәбез дип әйтте дә башка хәбәргә чыкмады. Моргтан бирелгән кәгазьдә үлем көне 1 ноябрь дип язылган. Мансурның җәсәден 2024 елның 10 мартында алып кайтып авыл зиратында җирләдек. 

Эльвира әйтүенчә, Мансур позитив, шаян-шук булган. Шигырьләр язып, шуны көйгә салган. Әле берничә шигырен миңа да җибәрде. Вконтакте сәхифәсендә Мансурның дусты Ренат Абдуллин да хәрби турында үзенең истәлекләре белән бүлешкән:

«Балачак сукмакларында бергә атлап үстек. Нинди генә маҗараларга юлыкмадык синең белән. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа.  Бергә таң арттырулар, учакта бәрәңге тәгәрәтүләр, яшьлегебезнең һәр мизгеле  – барысы да истә. Тыныч йокла,  Героебыз» дигән ул.

Мансурның барлык туганнарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен. Якын кешегезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын.







Язмага реакция белдерегез

0

0

9

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading